«Без кешенең үлемен күңелле уздырабыз» - үлемгә төрле караш
Кешенең үлеменә төрле халыкта төрле караш яши. «Татар-информ» хәбәрчесе бу хакта мәгълүмат туплады.
«Без кешенең үлемен күңелле уздырабыз»
Төрле халыклар үлемгә төрлечә карый. Әлбәттә, якын кешене югалтуы авыр, тик кайбер милләтләр кеше үлемен бәйрәм итеп саный. Күпләргә кулларында өскә табут күтәреп, мәрхүмне бии-бии күмүләре күрсәтелгән видео таныштыр. Үземә бу башта ниндидер урынсыз шаяру кебек тоелды, ә ул халык чынлыкта да кеше үлемен шулай бәйрәм итә икән.
Видеода Гана халкы.
Митети тумышы белән Габоннан, хәзерге вакытта Казанда яши. «Бездә бәйрәмнәр рәтенә кешенең иң якты мизгелләре керә. Бу — бала туу, туй һәм үлем. Без кешенең үлемен дә күңелле уздырабыз. Мәрхүмгә шуның кадәр яшәгәненә, дөньяга файда китергәненә рәхмәт әйтәбез һәм, ниһаять, бу дөньяның авырлыкларыннан котылганын бәйрәм итәбез. Үлгән кешене озатуда гел бию, музыка була, бу һәрвакыт позитив мизгел», — диде ул.
Махсус елаучы чакыру
Ә борынгы Мисырда, Римда мәрхүм белән хушлашу вакытында махсус елаучылар булган. Кайбер чыганаклар Борынгы Русьта да «плакальщица» дигән һөнәр булганын күрсәтә. Алар каты итеп еларга, махсус озату сүзләре әйтергә тиеш булган.
«Бәлки, кайдадыр махсус елаучыларны чакырганнардыр. Тик без Татарстанның рус авылларының фольклорын өйрәнәбез, монда андый һөнәр иясе булган дип әйтә алмыйм. Елаганнар, тик ул ниндидер мәҗбүри процесс булып саналмаган», — дип аңлатты Рус фольклор үзәгенең сәнгать җитәкчесе Светлана Первакова.
Вьетнамда мәетне тынлы оркестр белән озаталар
Рус һәм инглиз җырларын татарчага, татар җырларын русчага тәрҗемә итеп һәм аларны башкарып популярлыкка ирешкән Данил Шәймуллин Вьетнамда яшәп кайтты. Ул анда торган вакытта кызыклы вакыйгага тап булган. Данил яшәгән йортта иртәнге биштә тынлы оркестр уйный башлаган.
«Кешене соңгы сәяхәткә озатканда, мәетне фатирдан чыгарган вакытта тынлы оркестр яллап уйнаталар. Мәрхүмне шулай бөтен кешене уятып озаталар. Таң атканчы тынлы оркестр уйнатып, үлгән кешегә хөрмәт күрсәтергә һәм аны күмеп куярга кирәк икән. Оркестрны өч көн дәвамында чакыртырга да мөмкин», — дип сөйли Данил Шәймуллин.
«Мәетнең кырыгында мәрхүмне чакырырга төнлә зиратка баралар»
Марий Эл ягын өйрәнүче экскурсовод Ираида Степанова мариларның кеше күмү һәм искә алуга бәйле үзенчәлекләре хакында сөйләде.
«Бездә кеше күмгәндә җырлыйлар. Мәсәлән, гармунчы үлгәндә, берәрсе гармун уйный, аның яраткан җырын да җырлыйлар. Кешенең җаны үлми, ә икенче дөньяга күчә. Мин авылда үстем, кечкенә чагымда авыл ирләре табутны тәрәзәле итеп ясый иделәр. Табутның бер ягында кечкенә генә уем кисеп алып, анда пыяла куя иделәр.
„Менә сиңа йорт, менә тәрәзә“, — дип әйтә иделәр. Кабер ташында түбәле йорт рәсеме чокып ясаганнар. Әгәр ул агачтан булса, бер багана, бер матча куела һәм өстендә йорт түбәсе кебек нәрсә эшләнә иде. Матчага сөлге бәйләп куя иделәр. Ул мәрхүм якты юл буйлап барсын, аны искә алганда, аңа юл күренсен өчен кирәк. Хәзер тәрәзәле табутны сирәк ясыйлар, күпчелек кеше православие стилендә ясалган табутны сатып ала», — диде ул.
Бездә бик үзенчәлекле итеп мәрхүмнең кырыгын уздыралар. Төнлә зиратка үлгән кешене чакырырга баралар. «Бүген шундый көн, без сине чакырабыз, әйдә, безнең белән, синең өчен мунча ягарбыз», — диләр. Мунчадан үлгән кешенең берәр туганы аның киемен киеп чыга. Таң атканга кадәр аңа бөтен кеше мәрхүмнең исеме белән эндәшә. Аны сыйлыйлар, аның белән сөйләшәләр, әйтергә өлгермәгән сүзләрен әйтәләр.
Без бала вакытта, әни үлгәч, Дуня түти аның киеменә киенде. Кояш чыгар алдыннан бөтен кеше аны озатырга бара. Озатыр вакыт килеп җиткәч, ул һәр балага үгет-нәсихәт әйтеп чыкты. «Әтиегезне тыңлагыз, яхшы укыгыз», — дип әйтте. Бу театральләштерү кебек килеп чыга. Мин моны бик дөрес әйбер дип уйлыйм, чөнки безгә, әнисез калган балаларга, әнине башка күрмәячәкбез икәненә психологик әзерлек булды», — дип аңлатты Ираида Степанова.
Аның әйтүенчә, әлеге һәм башка мари йолаларын үтәп баручы яшьләр дә, үтәмәүчеләре дә бар. Алар күбрәк авылларда саклана.
«Мәет туенда күңелле җырлар тыңлыбыз»
Удмуртларда да мари йолалары белән охшашлыклар бар. Удмуртларның күмү һәм искә алу йолалары хакында фольклорчы, филология фәннәре кандидаты, Эстония әдәбият музееның һәм Удмурт федераль тикшеренү үзәгенең фәнни хезмәткәре Николай Анисимов сөйләде.
«Удмуртларның бер өлеше православие динендә һәм икенче азрак күләмдәге өлеше үзләренең традицион динендә. Православие динендәге удмуртларның кеше үлеменә карашы һәм аңа бәйле йолалары Россиянең башка православ динендәге халыкларныкы белән охшаш. Шулай да борынгы бабаларның табынулары ныклырак дин формасы булып саналганга, аның борынгы тамырлары чукынган удмуртлар арасында да саклана», — дип аңлатты фольклор белгече.
«Удмуртларның традицион күзаллаулары буенча, табут мәрхүмнең йорты буларак ясала. Шуңа да удмуртларның кайбер этнографик төркемнәрендә табутның тышкы ягында тәрәзә һәм ишек рәсеме ясыйлар, я балта белән сызып куялар. Кешене соңгы юлга озату мәҗбүри, чөнки син җеназасына барган мәрхүмнәр сине үз үлемеңнән соң теге дөньяда каршы алачак дип санала.
Мәетне юу, киендерү, табут ясау, кабер казу һәм табутны күтәреп бару кебек күмү этапларында мәрхүмнең гаиләсенең катнашуы тыела.
Православие динендәге удмуртлар үлгән кеше йортында дога кыла, ә борынгы удмурт йолаларын үтәүчеләр күмү-искә алу җырларын, сагышлы көйләрне, мәрхүмнең яраткан җырларын башкара», — диде Николай Анисимов.
Удмурт халкының төрле искә алу йолалары да бар. «Искә алу вакытында, ягъни өчесе, җидесе, тугызы, кырыгы яки елын үткәргәндә, корбанга тавык яки әтәч китерәләр, чөнки ул артка таба ишеп йөзә, шуңа күрә корбанга туры килә дип санала», — дип аңлатты фольклор белгече.
Искә алу йолаларының иң үзенчәлеклесе — әти яки әни үлеменнән соң так сандагы ел үткәч, мәрхүм исеменә корбанга мөгезле эре терлек чалу. Николай Анисимов әйтүенчә, әлеге йола кайбер җирлекләрдә генә сакланган.
«Бу мәрхүмнең соңгы бәйрәме дип санала, шуңа күрә аны аеруча тантаналы итеп, үзенчәлекле туй рәвешендә үткәрәләр. Йоланың исеме дә шуннан килеп чыга. Аны мыдлань сюан (кирегә туй), бер сюан (соңлаган туй), берпум сюан (соңгы туй), вал сюан (ат туе), кулэм мурт сюан (мәет туе) дип атыйлар. Әлеге йола вакытында туй көйләре яңгырый, җырларның сүзләре мәрхүмгә багышлана. Шулай ук кияү һәм кәләш булып киенгән ир кеше белән хатын-кыз да була», — дип аңлатты Николай Анисимов.