«Без каланча торганга авырыйбыз» — авыл халкы кәрәзле телефон челтәреннән баш тарта
Инстаграмда Питрәч районы Татар Тау Иле авылында кәрәзле элемтә каланчасын куйдыртуга каршы чыккан халыкның видеосы таралды. Авыл халкы бер урамда дүртенче каланча куелуына ризасызлык белдерә. Ул каланча куелачакмы? Аның зыяны зурмы? «Татар-информ» хәбәрчесе бу сорауга ачыклык кертергә тырышты.
«Без Татар Тау Иле авылында Яңа урам һәм Төзүчеләр урамында яшәүчеләр исеменнән мөрәҗәгать итәбез. Безнең бу урамнар янәшә урнашкан, хәзерге вакытта монда өч каланча эшли. Инде дүртенчесен алып кайтып салдылар, менә хәзер шуны куярга торалар. Бу каланчалар сәламәтлегебезгә зур зыян китерәдер дип уйлыйбыз. Балаларыбызга, үзебезгә — барыбызга да… Без каланча куюга каршы. Урамыбыз белән инвалидлар бит без, беребезнең дә саулыгы юк. Йорт саен икешәр инвалид, егыл да үл», — дип борчыла видеодагы апалар.
Питрәч районы хакимиятенең матбугат хезмәте белгече Екатерина Плеханова, авыл халкының фикерен ишеткәч, алар белән очрашып сөйләшүләр үткәрелүе хакында әйтте.
Без алар белән җыелыштык, җыелышта администрациянең җаваплы хезмәткәрләре дә, авыл җирлеге башлыгы да, подрядчы да булды. Әлеге каланчага яңа урын билгеләр өчен, кабат җыелышырга кирәк дигән фикергә килдек, киләсе атнага булыр инде.
Алар: «Без каланча торганга чирлибез», — диләр, тик кешенең авыруының сәбәпләре күп төрле була ала бит. Бүген анда каланчалар тора икән, димәк, алар зыянсыз. Аны куяр алдыннан да, куйгач та тикшерүләр үткәрелә. Тагын шуны әйтәсем килә: каланча кую белән без шөгыльләнмибез, без урын гына бүлеп бирәбез. Администрация җир бирергәме, юкмы икәнен генә хәл итә.
Анда каланча куюга каршы чыгучылар — әбиләр. Алар «Безгә интернет кирәкми», — диләр. Анда бит яшьләр дә яши, алар турында уйламыйлар, — диде Екатерина Плеханова.
Дүртенче каланчаны куймаячаклар
Татар Тау Иле авыл җирлеге рәисе сәркатибе Раушания Бохараева белән сөйләшкәннән соң, күрше авылларда, киресенчә, каланчалар булмавы, әмма халыкның аны куйдырырга теләве ачыкланды.
Каланчаны урнаштыру урынын сайлаганда төрле факторларга игътибар итәләр. Мәсәлән, ландшафт туры килмәскә мөмкин, ул биектәрәк урнашкан җирләргә куела.
Шулай да, администрация каланча кую мәсьәләсе белән шөгыльләнмәсә дә, район хакимияте халык фикерен яклый. Екатерина Плеханова ул урында — калган өч каланча янына дүртенчесен куймаячакларын әйтте.
Тик авыл халкы урын алмаштыру белән килешерме? Татар Тау Иле авыл җирлеге рәисе сәркатибе Раушания Бохараева әйтүенчә, каланчаның куела торган урыны билгеле булмыйча, халык килешә алмый. Чөнки бу урам халкы тынычланса да, икенче урам халкы каршы чыгарга мөмкин. Шулай ук ул авыл халкының каланчалар зыянсыз дигән фикергә ышанмавын да әйтте.
«Өч каланча торып та, кайбер кешеләрнең телефоны начар тота, дүртенче каланча куйгач яхшырачак дигән сүз түгел бит бу. Куелачак каланча Билайнныкы, аның белән бездә бик сирәк кеше куллана», — диде Раушания Бохараева.
Яшьләрнең фикере ничегрәк дип сорагач, «Аларның телефоннары яңа төрле, интернет болай да тота, аларга да ул каланча кирәкми», — дигән җавап килде үзидарәдән.
«Халык баш күтәреп, каланчаны куйдыртмау очрагы да булды»
Подрядчы Екатерина авыл халкының дәлилләре булмавын әйтте. «Каланча зыянлы диләр, әмма зыяны турында каян беләләр соң? Алар бу өлкәдә белгеч түгел бит», — ди подрядчы. Шулай ук алар каланчаны куйганчы һәм куйгач, электромагнит фонына үлчәүләр үткәреп, аның зыянын тикшерергә тәкъдим иткәннәр. Авыл халкы исә, подрядчы тикшерү нәтиҗәләрен сатып алыр, зыянсыз дип ялганлар дип куркып, бу тикшерүдән баш тарткан.
«Без бит ул каланчаны болай гына куймыйбыз, димәк, ул анда кирәк», — дип аңлата Екатерина.
Каланчаны башка урынга күчерүнең дә авырлыклары бар. «Җиде тонна металл ята шунда, менә аны хәзер башка урынга күчерәсе була», — диде подрядчы. Шулай да, подрядчы да авыл халкы белән уртак тел табарга тели.
Татар Тау Илендә каланча урнаштыру буенча килеп чыккан низаг — бердәнбер очрак түгел. Екатерина Лаеш районында булган хәл турында да сөйләде.
«Эш судка хәтле барып җитте, тик алар анда җиңеп чыкмады, киресенчә, каршы чыгучыларга үзләренә штраф салынды. Алар техника керә алмаслык итеп юлларны капладылар, сугыштылар. Кеше кран астына килеп баскач, эшләп булмый бит инде. Каланчаны куймадык, әмма элемтә булдыру җиһазларын башка оператор каланчасына куйдык», — диде ул.
Тикшерелмәгән яки тикшерүдән соң зыянлы дип табылган элемтә җиһазлары тормаячагын да аңлатты подрядчы. Мисал итеп, Казанда булган очракны сөйләде.
«Каланча куелганнан соң ике ел узгач, аннан утыз метр ераклыкта тугыз катлы йорт салганнар. Яңа йортта яшәүчеләр нурланыш алулары хакында әйткәннәр һәм каланчаны сүтәргә кушканнар. Элемтә җиһазлары тикшерелгән, чыннан да, электромагнит фонының артып киткәне ачыкланган. Тик каланчаны сүтмәделәр, ә аның секторларын, йортка таба карамасын дип, башка якка борып куйдылар», — дип сөйләде подрядчы.
«Аның күп булуы файдага гына»
Татарстан Республикасының дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтендә каланчаларның күп булуын зыянга түгел, файдага икәнен әйттеләр.
«Әз егәрлекле каланчаларның, ягъни 4G каланчаларының ешлыгы радиодулкын тәэсирен киметергә мөмкинлек бирә. Каланчалар күбрәк булган саен телефон әзрәк кыза, телефон сигналны кабул итәр өчен азрак энергия сарыф итә. Бу — дәлилләнгән факт, КФУның радиология белгече дә шундый фикере белән бүлеште», — диде министрлыкның матбугат хезмәте белгече Вероника Доронина.
Шулай ук матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, каланчаларны куюга ризасызлык белдереп сирәк мөрәҗәгать итәләр, күбесенчә телефон элемтәсен һәм интернетны яхшыртырга телиләр.
Монысы — рәсми аңлатма. Ә кәрәзле телефон челтәрендә эшләүчеләр ни уйлый? Социаль челтәрләрдә кәрәзле телефон каланчасына оялаган карга оясы чыкканы да бар. Бу видеоны төшергән хезмәткәр белән сөйләштек.
«Шулкадәр агулы, начар урын булса, анда каргалар ояламас иде. Кошлар зыянлы урыннарга ояламый бит. Ә кәрәзле телефон каланчаларына кошлар еш оялый, ояларын күрәбез.
Кәрәзле телефон каланчасының зыяны смартфонга караганда күбрәк түгел. Телефон белән файдаланасың икән, дулкыннар инде килә дигән сүз.
Кеше телефоннан сөйләшмәгәндә, мәсәлән, төнлә, каланчаның нурланышы бөтенләй юк. Авылда яшисең икән, анда кәрәзле телефон челтәре тота икән, нинди дә булса нурланыш инде бар дигән сүз», — дип аңлатты кәрәзле телефон челтәре хезмәткәре.
Кәрәзле телефон каланчасы белән «сугышу» очраклары
Былтыр Тверь өлкәсе Новозавидовский бистәсендә яшәүче бер кеше төнлә кәрәзле телефон каланчасын кисә. Ул бакчасындагы яшелчә уңышының аз булу сәбәбен шушы каланчадан күрә һәм аны юкка чыгарырга кирәк дигән фикергә килә. Каланча ауганда югары көчәнештәге электр чыбыкларын да өзә. Ир хөкем ителә.
Быел яз Төньяк Осетиядә кәрәзле элемтә каланчасын яндырдылар да хәтта. Халык коронавирус аркасында өйдә утырганда, каланчага 5G антеннасы урнаштырыла. Шул ук вакытта кешеләр чиплаштырыла дигән хәбәр тарала. Чиплаштырудан куркып, кешеләр каланчаны яндыра.
Мәскәү өлкәсендә кәрәзле телефон каланчасы аугач, кешеләр андагы җиһазларны актарып карый. Бер «оста» җиһазлар арасында бары тик хәрби максатларда гына кулланылган катушкалар бар дип язып чыгып, халыкка коткы тарата. Имеш, ул катушкаларны электрга тоташтырсаң, баш авырта башлый икән.