Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Без күп очракта бер-беребезне аңлап җиткермәдек..." – Җәмәгатьчелек Нияз Халит белән хушлашты

9 августта Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, архитектура белгече, профессор Нияз Халитны соңгы юлга озаттылар. Матәм чарасы архитектор эшләгән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узды.

news_top_970_100
"Без күп очракта бер-беребезне аңлап җиткермәдек..." – Җәмәгатьчелек Нияз Халит белән хушлашты

Татар мәчетләре архитектурасын тикшереп дан казанган белгечне соңгы юлга озатырга 100ләп кеше җыелды. Алар арасында – туганнары, дуслары, коллегалары, яраткан студентлары бар иде. 

Матәм чарасының архитектура-төзелеш университеты бинасында узуы гаҗәп түгел. Профессор күп еллар шушында эшләде, йөзләгән студент тәрбияләп чыгарды. Хушлашу көнендә яраткан укытучыларына рәхмәтле студентлар күп иде. 

Нияз Халитов – ислам, төрки һәм татар милли архитектурасы тарихы белән шөгыльләнгән белгеч. Ул Татарстанда 1991 елда басылып чыккан “Казан мәчетләре архитектурасы” китабы авторы буларак танылган. Казан мәчетләрен совет заманнарыннан бирле җентекләп өйрәнгән уникаль галим.

Беренче сүз Нияз Халитов белән озак еллар бергә эшләгән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамовка бирелде. Ул Нияз Халитовның үлемен уку йорты өчен генә түгел, ә гомумән татар архитектурасы өлкәсе өчен зур югалту булуын ассызыклады.

"Шундый матур көнне без дустыбыз белән хушлашабыз. Нияз Халитов безнең милли архитектурабыз өчен зур эш башкарган кеше. Аның язган китаплары минем өстәлдә әле дә ята. Вакыт булган саен шуларны укыйм. Алар хәзерге китаплар кебек зур шрифта язылган китаплар түгел. Алар – эчтәлекле, матур, совет чоры китаплары. Аның калдырган мирасы безнең эшләнәчәк эшләргә нигез булып торачак", – диде ректор. 

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов: “Без һәрвакытта да бер-беребезне аңлап җиткермәдек, күп очракта бер-беребезнең фикерен кабул итмәдек. Анысы өчен гафу ит. Син әйбәт кеше идең. Барлык коллегалар исеменнән чын күңелемнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм”, - диде.

"Нияз Халитов белән без күптәннән таныш. Ул миннән олырак булса да, эшчәнлекне бер вакытта башладык. Минем күңелдә ул зур галим буларак истә калачак. Беренче көннәрдә үк татар теленә, татар архитектурасына мәхәббәте, омтылышы күзгә ташлана иде. Ул Казандагы Татар бистәсендә йөреп, һәрбер йортны, бизәкне тикшереп, фотога төшереп, зур коллекция туплады. Татар архитектурасы буенча эшләгән иң зур галимнәрнең берсе дип атап була", – диде Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.

"Нияз Халитов яшьләр белән дә уртак тел таба белгән шәхес", – диде татар яшьләре исеменнән чыгыш ясаган Динә Хәбибуллина.

“Нияз Халитов ачык күңелле кеше иде. Ул һәрвакытта да безгә үрнәк булып торды”, – диде Динә.

Казан дәүләт мәдәният институтының фән буенча проректоры, тарих фәннәре кандидаты, профессор, ЮНЕСКО кафедрасы җитәкчесе Рафаэль Вәлиев: “Нияз Халитовның татар мәдәниятендә үзенең урыны бар. Ул беренчеләрдән булып мәдәни һәм тарихи һәйкәлләрне өйрәнә башлады. Ул тарихи һәйкәлләрне өйрәнеп, аларны яңа дәрәҗәгә чыгарды”, - диде. 

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин Нияз Халитовның яшьләр белән нык эш алып баруын, бервакытта да мөрәҗәгатьләрдән баш тартмавы турында әйтте.

Тарихчы Дамир Исхаков Нияз Халитовның кыюлыгын әйтеп үтте. "Татар-информ" хәбәрчесенең: “Аның дәвамчылары бармы?” – дигән сорауга төгәл исемнәрне китерә алмады.

– Аның дәвамчылары бар идеме? Монысын төгәл генә әйтә алмыйм. Аның, бәлки, монда укытканга күрә шәкертләре булгандыр да, әмма ул күбрәк үзе генә хәрәкәт итүче шәхес иде. Мин андый кешеләрне “ялгыз дала бүресе”, дип йөртәм. Ул шулар рәтенә керә торган шәхес, – диде тарихчы.

Матәм чарасыннан соң, Нияз Халитовка Казанның “Әл-Мәрҗани” мәчетендә җеназа намазын укыдылар.

Казанның Киндерле бистәсе зиратына безнең редакция төркеме алданрак килеп җитте. Зират капкасы янындагы бик күп кешене күреп, Нияз Халитны күмәргә килүчеләр дип уйладык, "Газель" безне узып та киттеме әллә?” - дигән фикергә килдек. Якынрак килгәч, кара киемле кешеләрнең христиан кешесен җирләргә килгәнен аңладык. Безнең “Газель”ның килүен көтүне дәвам иттек. 

Татар архитектурасы үсешенә, гомумән, киләчәктә татар архитектурасы белән шөгыльләнергә теләүчеләргә концепция, таяныр нигез калдырган галимне соңгы юлга озатырга зиратка 15ләп кеше килде. Килүчеләрнең яртысыннан артыгы мәрхүмнең туганнары иде. 

Галимне җирләгәндә җиргә якын гына очып үткән очкычка барысы да күтәрелеп карады, бар да тынып калды. Арадан берсе: “Кара, Нияз, күктә сине хөрмәтләп "Аккош" йөзә”, - диде. Очкыч Киндерле бистәсе зираты өстеннән боҗра ясап, шәһәргә таба очып китте. 



Нияз Халитның тормыш иптәше Наилә ханым, ирен җирләгән вакытта күз яшьләрен яшереп кала алмады. Кыен вакытта Наилә ханымның янәшәсендә улы Рәйхан иде. 

Нияз Халитовны җирләргә килгән коллегаларының берсе – “Кол Шәриф” мәчете авторларының берсе, архитектор Искәндәр Сәйфуллин Нияз Халит белән 40 елдан артык таныш булуын әйтте.

“Мин аның белән 1973 елдан бирле таныш. Аңа: “Ул бит археологик партиядән кайтты”, дип сокланып төртеп күрсәтәләр иде. Ул бу вакытта соңгы курсларда иде, ә мин әле укырга кергән генә идем. Ул бик юмарт, энергияле кеше иде. Ул докторлык диссертациясен тәмамлаганда аспирантурага кердем. Ул миңа үзенең киңәшләре белән булышып килде. “Кол Шәриф” мәчетенең хәзерге халәтендә булуында аның да өлеше зур. Ул конкурсларны кабул итү комиссиясе җитәкчесе иде”, – диде ул.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100