Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Без көн саен савыт-сабаны ничек бозабыз?

Яхшы савыт-саба шактый кыйммәт торса да, хуҗабикәләр аны куллана белми.

news_top_970_100
Без көн саен савыт-сабаны ничек бозабыз?
https://pixabay.com

Савыт-саба юганда хуҗабикәләр ясый торган хаталар турында киңәшләр сайтында яздылар.

Кайнар кәстрүлне салкын суга салмагыз. Термаль шок була һәм савытта ярыклар барлыкка килә.

Көюгә каршы катламы - тефлон, керамика булган табаларны артык кыздырмагыз. Ул зарарлы матдәләр бүлеп чыгара башлар.

Тозны салкын суга салмагыз. Юкса тоз савыт төбенә утыра һәм ак таплар барлыкка килә, аларны чистартып та булмый.

Агач яки чуен савыт-сабаны суда җебетмәгез. Агач әйберләр чыланып, таралырга, ә чуен савытларның саклагыч катламы бозылырга мөмкин. Аннары чуен күгәрә башлый.

Таш яки пыяла куна тактасы пычакны үтмәсләндерә.

Әче ризыкны алюминий савыт-сабада әзерләмәгез. Мәсәлән, томатлы ашны алюминий яки чуен табада пешерергә ярамый. Савытны әче ризыкларның кислотасы боза.

Чуен савыт-сабаны юа торган чаралар белән чистартырга ярамый, сабын майны бетерә. Ә чуен савыт-сабага исә саклагыч өчен бик юка гына май катламы сыланган була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100