Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без Иркәнең чын йөзен ачтык…» Фазлыевлар Иркәгә булган дәгъваларын белдерде

Җырчы Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Ландыш Нигъмәтҗановага теләктәшлек белдереп, Рамил һәм Рамилә Хәйретдиновларга да кушылырга өндәп, Инстаграм сәхифәсендә чыгыш ясадылар.

news_top_970_100
«Без Иркәнең чын йөзен ачтык…» Фазлыевлар Иркәгә булган дәгъваларын белдерде

Ландыш Нигъмәтҗанованың «Барс Медиа» ширкәтеннән ни өчен китүен сөйләп видео урнаштыруыннан соң, танылган җырчылар Ильмира Нәгыймова, Фирдүс Тямаев, Айгөл Рәхимова, Илсөя Бәдретдинова да теләктәшлек белдереп чыгыш ясады.

Коллегаларына ияреп, кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертү максатыннан Алсу һәм Азат Фазлыевлар да инстаграм сәхифәсендә видео урнаштырдылар.

«Соңгы көннәрдә татар эстрадасы шаулый. Ландышның видеосын карагач, без дә үзебезнең фикеребезне әйтергә булдык. Күпләр әлегә хәлләрне пиар дип кабул итте, тик бу пиар түгел, барлык әйткән сүзләребез дә хак. Бу гайбәт буларак түгел, ә гыйбрәт буларак барып җитсен иде», — ди Азат.

Иркә һәм аның гаиләсе белән дустанә мөнәсәбәттә булуларын, тик билгеле бер моментка килеп җиткәч, Иркәнең чын йөзен ачуларын, кем икәнен аңлауларын сөйли Алсу. «2019 нчы елның май аенда без аңа бик зур суммада акча бирдек. Чөнки ул елады, ярдәм сорады. Бу әниебезгә дип җыелган бурычларны каплау өчен, эшмәкәрләргә бирелергә тиешле акча иде. Без бу акчаны Иркәгә, гаиләсен якын итеп, ышанып тапшырдык. Акча алганнан соң Иркә безне кара исемлеккә кертте. Без аның белән хәбәргә чыга алмадык. Бу гамәл — безгә бик зур билге булды», — дип әйтә Алсу.

«Иң күңелгә тигән әйбер — Иркәнең гаиләмә кагылышлы бик зур гөнаһ сүзләр таратып йөрүе. Без әниебезне дәвалау өчен халыктан акча җыйдык, рәхмәт аларга. Без бу акчаларны әни исән вакытта ук, февраль аенда 7 гарип балага тапшырдык. Әлеге балаларның әти-әниләре алдаларга ирек бирмәс, бәлки бу видео астында раслап язырлар да. Иркә безне халык акчасын үзләренә тотты, әниләренең авыруларын пиар өчен уйлап чыгарганнар дип сөйләп йөргән. Безгә бу сүзне бик зур кешеләр җиткерде. Хөрмәтле тамашачылар, бу ялган сүзләр безнең йөрәккә нык кадалды. Мин гаиләмне шакшылыкка батырырга ирек бирмәм! Акчасына караганда да, шушы әйбер безне нык рәнҗетте», — дип өстәде Азат.

«Без Хәйретдиновлар белән матур гына аралаша идек, концертларга йөрешеп, ярдәмләшеп яши идек. Тик көннәрдән бер көнне безнең арадан салкын җилләр үтте. Һәм моның сәбәпчесе — Иркә икәнен аңладык. Дөресен генә әйткәндә, без бик күп төгәл мәгълүмат беләбез. Бик күп кешегә зыян тиде, алар күбесе дәшмиләр, бәлки куркып та куйганнардыр. Иң авыр йөк яңа гына сәхнәгә күтәрелеп килүче Рамил һәм Рамилә Хәйретдиновлар җилкәсенә төште. Без моны төгәл беләбез. Бәлки алар киләчәктә әлеге мәсьәләгә ачыклык кертерләр», — дип әйтә Алсу Фазлыева.

«Без курыкмыйбыз. Мин беләм, бәлки бу видео чыккач, безне ТМТВ каналыннан, татар радиосы ешлыкларыннан алып ташларлар. Без үзебезне таптатудан туйдык, без бар нәрсәне үзебезнең хәләл көчебез белән эшләп булдырдык. Күреп торасыз, ерак юлларга йөрибез, тырышабыз, эшлибез. Без курыкмыйбыз. Без бары тик дөреслек өчен. Без үзебезнекен бирмибез, кешенекенә тимибез!» — дип сүзен тәмамлады Азат Фазлыев.

«Молодцы! Дөрес һәм хак сүзләр. Ул Иркәнең кем икәнен мин 2007-2008 нче елда ук белдем инде. Кайберәүләр әле генә белә башлады», — дип фикерен җиткергән сәхнәдән киткән җырчы Ленар Сәйфиев.

«Молодцы», - дигән җырчы Илсөя Бәдретдинова.

«Менә бит… бөтен нәрсә акчада»;

«Ай — яй куркыныч хәлләр, Иркәне бу кадәр дип уйламый идем»;

«Бу дөньяда дөреслек булырга тиеш», — дип яза соңгы яңалыклар белән тетрәнгән инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100