news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Без йоклаганда: бүген төнлә Россия өстендәге 88 Украина дронын бәреп төшергәннәр

news_top

Россиянең Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары (ПВО) төн эчендә ил территориясендә 88 Украина пилотсыз очкычын юк иткән. Бу хакта «РИА Новости» Оборона министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

ПВО көчләре 8 мартның 20:00 сәгатеннән бүгенге 07:00 сәгатькә кадәр Украина Кораллы көчләренең 88 дронын бәреп төшергән. 52 пилотсыз очкыч Белгород өлкәсендә юк ителгән, 13 – Липецк өлкәсендә, 9 – Ростов өлкәсендә, 8 – Воронеж өлкәсендә, 3 – Әстерхан өлкәсендә.

Тагын берешәр пилотсыз очкыч Краснодар крае, Рязань һәм Курск өлкәләре территорияләре өстендә бәреп төшерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар