Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без җиңмибез»: Украина кораллы көчләре капитуляциягә әзерләнәме?

news_top_970_100

Украина Югары Радасы депутаты Марьяна Безуглая Украина Кораллы көчләре башлыгы Валерий Сырскийның сөйләшүләргә әзер булуын һәм утны туктату (үз эченә капитуляция турындагы пунктны да алырга мөмкин булган) режимына кул куярга әзер булуын белдерә.

Безуглая сүзләренчә, Сырский Украинаның сугышта җиңә алмаячагына ышана һәм үз территориясендә Россия гаскәрләрен җиңүне мөмкин түгел дип саный. Сырский ВСУның капитуляциясенә риза, дип белдерделәр Радада.

«Берничә чыганак миңа Сырский һәм аның янындагыларның позициясенә карата 2 бик мөһим моментны раслады. Ул утны туктату режимына, капитуляция һәм тынычлыкка мәҗбүр итү темасына кагылышлы төрле вариацияләргә кул куярга риза. Ул җиңүгә ышанмый, һәм без үз җиребездә рус гаскәрләреннән өстенлек ала алмыйбыз, дип саный», – дип язган ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Депутат ВСУ башлыгын «җинаятьче» дип атый һәм, аның вазыйфада булган һәр көне Украина гаскәрләренең хәрби сәләтен киметә, дип белдерә.

Безуглая билгеләп үткәнчә, Сырский, сугышта катнашкан командирларның протестларына карамастан, Украина Кораллы көчләренең кайбер бүлекчәләрен ротацияләү турында карар кабул иткән. Нәтиҗәдә, Россия хәрбиләре ДНРның Дзержинск (Торецк) һәм Новгород (Нью-Йорк) торак пунктларындагы Украина хәрбиләре оборонасын үтеп керә.

Безуглая инде күп тапкырлар Украина Кораллы көчләре җитәкчелеген тәнкыйтьләгән булган. Аның элеккеге башлыгын, февральдә вазыйфасыннан азат ителгән Валерий Залужныйны да тәнкыйть утына тоткан. Соңрак Безуглая командалык алмашыну белән Украина гаскәрләрендә бернәрсә дә үзгәрмәгәнен белдерә. Ул Оборона министры Рөстәм Умеровны Украина Кораллы көчләрендә булган хәлләрне контрольдә тотмауда гаепли, дип яза «РИА Новости».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100