«Без - җиләкне, черки безне ашады» - Артистлар җиләк җыя
Җырчылар тырышып җиләк җыйган фотолары белән уртаклаша.
Рамил Шәрәпов виртуаль дусты Рәсимә апа чакыруы буенча Кама Тамагына җиләккә барган. «Кичә Шәрәпҗан видеосын куйгач, Рәсимә апа комментарий калдырган. „Люпин җыйдың, безгә каен җиләге җыярга кил“, - дигән. Мин ялындыра торган кеше түгел. Бүген килеп тә җиттем. Җиләк җыйдык», — дип язган юморист.
«Алайса комментарийларны чамалап язарга кирәк икән», — дип уйга калган юмористның виртуаль дуслары.
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина да чиләкләрен тутырып җиләк җыйган. «Тәки таптым бит мин җиләкне. Бик күп! Рәхәтләнеп җыеп кайттык!» — дип язган ул.
«Ай-яй, саран икәнсең, кайда җыйганыңны әйтмисең», — дип гаепләгән җырчының бер виртуаль дусты.
Алинә Сафиуллина да җиләк тулы чиләкләре белән фотога төшкән. «Җиләкле флешмоб башландымы әле? Без кызып җыя башладык», — дип язган җырчы.
«Пешмәгән бит әле бу җиләк, ник иртә җыясыз?», «Җиләкләрең эре күренә. Сездә яңгыр яуган, ахры», «Җиләк янында үзең дә матур», — дип комментарий калдырганнар җырчыга.
Комментарийларда җырчы заказга да җыяр идем дигәндәй язган.
Җырчы Гөлнара Габидуллина җыйган җиләкне дә инстачылар «пешмәгән» дип бәяләгән.
Алсу Әбелханова да каен җиләге җыйган. «Туган авылыбызда рәхәтләндек! Черки безне, без җиләкне туйганчы ашадык, җыйдык!» — дип язган ул.
Кемдер күп җыйгансың дисә, кайсыдыр кәрзинең тулмаган дигән. «Җиләк җыярга барганда да үзен тәртипкә китергән», «Яулыгың да килешеп тора», — дип комментарий язган җырчының инстадуслары.
Зөлфия белән Җәвит Шакировлар да җиләккә йөрде. Инстаграмда фото һәм видеолар куйдылар. «Эх, җиләкле җәйләрне сагынырсыз әле! Урманга барып җиләк җыегыз, ялкауланып ятмагыз! Иртәнге сәгать биштә тагын торып китәбез!» — дип язган Зөлфия Шакирова.