Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Без халык өчен эшлибез" - Сабаның "техника җене" кагылган комбайнчылары

Саба районында бу көннәрдә урып-җыю эшләрен төгәлләргә җыеналар. 25 мең гектарга якын чәчү җирләре булган район кырларында тырыш, булдыклы, кулларыннан эш килә торган, әмма хезмәтләре белән мактанмыйча, "шапырынып" йөрми генә, тыныч кына үз эшләрен башкаручы ир-егетләр эшли.

news_top_970_100
"Без халык өчен эшлибез" - Сабаның "техника җене" кагылган комбайнчылары

Алдынгыларның хезмәтен республикада гына түгел, районда да югары бәялиләр. Инде берничә ел район җитәкчелеге иң күп ашлык җыючыларга үз премияләрен булдырган. Атна саен "Ярыш экраны" чыгып бара. Анда Саба кырларында эшләүче комбайнчыларның, ашлык ташучы шоферларның күрсәткечләре урын алган. Кемнең күпме эшләве уч төбендәге кебек  ̶  алдау-йолдау юк. 

"Комбайнга "азарт" тарта"

"Саба" җәмгыятендә озак   еллар хезмәт куйган Айрат Галимуллин 2005 елдан бирле "Джон-Дир" 9660 комбайнында иген суктыра. Урак әле тәмамланмады, әмма ул узган елгы күрсәткечләрен куып тоткан диярлек. Хәзерге вакытта Айрат 22 мең центнердан артык ашлык суктырган.

Айрат Галимуллинның әтисе Миңнемулла абый, энесе Булат та Саба кырларын аркылыга-буйга йөргән кешеләр. Миңнемулла абый 1965  нче елда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, икенче елга исә үзе комбайнга утыра. Элек, иң беренче булып кем 5 мең центнер ашлык суктырып ала, шуңа бүләк бирә торган булганнар. Улы сүзләренчә, ул бүләкләрне ел саен диярлек Миңнемулла абый алган. 1990 нчы еллар өчен тузан суырткыч, телевизор, суыткычларны  бүләккә  алу  ̶  дәүләт бүләген алуга тиң булган бит. 

Хәзер Айрат та әтисеннән калышмый: Сабан туйлар саен бүләкләргә күмәләр үзен.

- Комбайнда мин бәләкәй вакыттан ук, әтинең ярдәмчесе булып эшли башлаган идем. Беренче тапкыр бу техникага руле артына 5 нче сыйныфта утырдым. Шуннан бирле ул мине "җибәрми", - ди игенче.

Айрат әфәнде сүзләренчә, техника "җене" аларның бөтен нәселенә кагылган. Ниндидер бер "азарт" шуңа тартып тора, ди ул. Аның улы да комбайннар белән кызыксына. Әмма, әле яшь  булу сәбәпле, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча, аны басуга алып килергә ярамый икән әле.


-Комбайнчы булып эшләүнең мин бер генә кыен ягын да күрмим, бәлки, эшемне яратып башкаргангадыр. Урып-җыю вакытында эшләгән акчам гаиләмне ел дәвамында туендырырга ярдәм итә. Районнан бирелә торган премияне дә ел саен алабыз. Быел республика Президенты бүләгенә дә омтылабыз, бәлки анысын да "эләктереп" булыр.


Яңгырлы һава торышы булганда гына кәеф бозыла, чөнки эш туктала. Хәзерге техникалар эшләү өчен бик уңайлы, барысы да компьютерлаштырылган. Урамда эссе булса да, кабина эчендә кондиционер эшли. Өстәвенә тавыш ишетелми, рәхәт. Тузан да керми...

"Миңа техника "җене" кагылган

Шул ук җәмгыятьтә шулай ук Америкадан кайтартылган "Джон-Дир" 9660 комбайнында   дистә еллап  эшләүче Рөстәм Газизҗанов күрсәткечләр буенча Айрат Галимуллиннан калышмый. Узган ел 24 мең центнер ашлык суктырган булса, быел күрсәткечне 30 мең центнерга җиткерергә исәбе. 

Комбайнга ул 6 сыйныфта укыганда тәүге тапкыр утыра.  Аның әтисе Рифкать ага белеме буенча агроном. Тик ул үз һөнәре буенча эшләми, ә комбайнны иярли. Соңрак улы Рөстәмне дә үзе белән ияртә. Хәзер дә  Рифкать ага улының уңышлары, эшләве белән гел кызыксынып тора.


- Әтигә ияреп йөреп, миңа да техника "җене" кагылгандыр инде. Ул да гомер буе комбайнда эшләде. Ул вакытта әле комбайннарның кабиналары да юк иде. Әти лаеклы ялга чыкканнан соң, аның урынына мин калдым. Бер ел эшләгәннән соң, армиягә киттем. Армиядән кайткан җиремә хуҗалык миңа атап, "исемле" "Дон" комбайны алып кайтып куйган иде. Бу миңа тагын бер этәргеч булгандыр, мөгаен. Комбайнчы һөнәренең бер генә дә тискәре якларын күрмим,- ди 25 елга якын алтын басуларны иңләгән Рөстәм әфәнде.

- Без бит халык өчен эшлибез, халыкка ипи җитештерәбез. Хезмәт хакы да, Аллага шөкер, үзебезгә җитә. Быел уңыш та, узган елга караганда, әйбәтрәк. Арпа, бодай, солы уңышы югары. Кайбер басуларда, гектарыннан 30-35 центнер ашлык җыйдык.

Комбайнчы булу, билгеле инде, җиңелләрдән түгел. Аларның эше иртәнге сәгать 6 да башлана, караңгы төшкәч кенә тәмамлана. Ике айга якын гаилә башлыгы өйдә булмый, дигән сүз. Тик моңа карап кына, кечкенәдән басудагы корабларда йөрергә өйрәнгән егетләр һөнәрләрен ташламый.  "Мин Түбән Кама шәһәрендә заводта да эшләп карадым, тик авыл, басулар үзенә тартып кайтарды. Хатыным да, шәһәр кызы булуга да карамастан, авылга күченеп кайтты һәм моңа һич тә үкенми", ди комбайнчы.

Рөстәм Газизҗановның 12 яшьлек улы да техника белән кызыксына. "Әгәр дә киләчәктә мине алыштырырга теләсә, мин һич тә каршы булмаячакмын", - ди игенче. Үзе дә эшләгәндә әтисе Рифкать аганың киңәшләрен һәрвакыт истә тота.


- Әти комбайнда кызу йөрмәскә, барабанның төзеклеген һәрчак тикшереп торырга, иләкләрне чиста тотарга куша иде. Чит ил комбайннарын да, үзебездә җыелганнарны да гел карап торырга кирәк. Чит ил комбайнында мин бер сезон дәвамында эшләргә өйрәндем. Анарда төрле "оборот"лар бар, шуларны көйли белү сорала. Чит илдә эшләнелгән 2 комбайн -  бездә җыелган 4 комбайн кадәр эшли. Коры көннәрдә уңыш бөтенләй югалмый. Чит илдә күптән булган роторный комбайннар бездә әле яңа  гына күренә башлады. Аңа масса әйбәт булган басулар кирәк. Ике комбайнга көнгә 50 шәр гектар эшләгән чаклар да була. Бункерлары зур. Икене салдың  ̶  "Камаз" тула. Шоферларга да җайлы.

Мул уңыш алу өчен вакытында ашламаны кертергә, чүптән арындырырга кирәк, ди Рөстәм Газизҗанов. Моннан тыш, басуны сукалау да үз ролен уйный, дип саный  ул.

- Тирән сөрелгән басуларда уңыш, билгеле инде, югарырак була. Хәзер басулар катып бетте. Дым тормый диярлек. Быел сукалаган берничә басуны да суктык. Анда иген күзгә күренеп аерылып тора. Сукалмаган басуларда уңыш гектарыннан 15-20 центнерга азрак була. 









Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100