Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без хәзер бишәү» - Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камаловның өченче улы туды

Иҗади гаиләнең өченче уллары туды.

news_top_970_100
«Без хәзер бишәү» - Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камаловның өченче улы туды
https://www.instagram.com/rafinaganiullina/

Баянчы Рәзил Камалов белән җырчы Рәфинә Ганиуллина өченче тапкыр әти-әни булды. Бу хакта иҗади гаилә инстаграмда үз сәхифәләрендә хәбәр итә.

«Бүген, 26 октябрьдә безнең өченче улыбыз туды.

7.00 йокыдан тордым, бүген түгелдер инде дидем, чөнки 19 октябрьдан бирле көтәбез, 8.08 минутта дөньяга килде, сизми дә калдым, Аллага шөкер.

Бәхетле бул, балакаем, безнең гаиләбезгә рәхим ит!», дип шатлыгы белән уртаклашкан әни кеше.

«Без хәзер бишәү»! Бүген өченче улыбыз дөньяга туды. Рәхмәт әнисе, син герой!!!», дип язган өч ул әтисе.

Инстачылар артистларны гаиләләре ишәю белән котлый һәм изге теләкләрен җиткерә.

Төпчек малайның Сөләйман һәм Айтуган исемле абыйлары бар инде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100