Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без дә акчабызны югалттык»: Чаллыдагы финанс пирамидасы шаукымы Казанга да килде

Чаллыда «балык» пирамидасын оештыручылар Сергей һәм Татьяна Решетовлар тикшерү изоляторында утырганда, криминаль вакыйга шаукымы башкалага да килеп җитте. Казанда да «Чаллы схемасы» буенча бер эшмәкәр хатын-кызга акча биргән кешеләр хәзер полициягә гаризалар яза.

news_top_970_100
«Без дә акчабызны югалттык»: Чаллыдагы финанс пирамидасы шаукымы Казанга да килде
Фото: rt-online.ru

Казан «инвесторлары» сүзләренчә, вәгъдә ителгән дивидендларны алар февральдә генә алырга тиеш булган, әмма Чаллы пирамидасының җимерелүе турында белгәч, акчаларын мәңге күрмәячәкләрен аңлаган. Шул ук вакытта бизнес-леди үзе дә, аның адвокаты сүзләренчә, үзен Решетовларның гамәлләреннән зыян күрүче дип саный һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Республика Татарстан»да Дарья Субботина яза.

«Балык деликатеслары белән сыйлады»

  • Татарстанда чираттагы «финанс куыгы» шау-шу белән сентябрьдә «шартлады». Чаллыда яшәүче йөзләгән кеше ирле-хатынлы Татьяна һәм Сергей Решетовларга шикаять белдереп полициягә гаризалар яза башлады, алар күп еллар дәвамында халыктан балык бизнесына дип акча җыйган.

Алар инвесторлар акчасына кыйммәтле балык һәм диңгез продуктлары сатып алырга, аларны үз кибетләрендә сатарга, ә табышны акча кертүчеләр белән бүлешергә вәгъдә иткән. Ай саен 7-10 процент дивиденд вәгъдә иткәннәр. Әлеге сүзләргә ышанып, чаллылылар Решетовларга дистәләгән миллион сум акча биргән: кемдер – эшләп тапканын, кемдер – кредитлар алып.

Ә процентлар түләү тукталгач, инвесторлар Решетовларның бернинди балык кибетләре булмавын, һәм алар процентларны башкалардан алынган акча белән түләвен ачыклаган. Октябрь ахырында чаллылылардан миллиард сумга якын акча алган ир белән хатынны тоткарлыйлар һәм СИЗОга озаталар. Ә хәзер бу шау-шулы тарихның кайтавазы Татарстан башкаласында да ишетелде.

Исемен атарга теләмәгән, Казанда яшәүче бер хатын-кыз сөйләвенчә, 1 ел элек ул танышлары аша Чаллы эшмәкәре Чулпан М. һәм аның абыйсы Булат турында ишетеп алган.

«Чулпан Чаллыда үзенең балык бизнесы өчен дип акча җыя. Ә аның абыйсы Булат Чулпанның бизнесы өчен Казанда акча җыйды. Мин акчаны турыдан-туры Чулпанга күчердем, кемдер аларны Булат аша тапшырган. Алар безгә нәкъ Решетовлар вәгъдә иткәнне вәгъдә итте. Товар белән килгән фураларның фотоларын күрсәттеләр. Чаллыга килгәч, Чулпанга кунакка бардым, ул мине балык деликатеслары белән сыйлады», – дип сөйли яшь хатын.

Аның сүзләренчә, 1 ел элек ул Чулпан бизнесына 50 мең сум акчасын керткән һәм алар өчен дивидентлар да алган. Июль аенда инде миллион сумга якын акчасын биргән. Чулпан аңа февральдә өчтән бер өлешкә күбрәк акча вәгъдә иткән.

«Октябрьдә мин Решетовларның кулга алынуы турындагы хәбәрне күрдем, анда аларның схемасы да тасвирланган иде, һәм аларның бер-берсе белән бәйле икәнен, безнең дә алданган булуыбызны аңладым. Мин, әлбәттә, шунда ук Чулпан белән элемтәгә кердем, ә ул үзен дә Решетовлар алдаган булуын әйтте.

Ләкин без бит Решетовларның барлыгын белми идек, без бары тик Чулпан белән генә эш иттек һәм акчаны аңа, имеш, аның бизнесы өчен бирдек. Шуңа күрә мин 8нче «Горки» полиция бүлегенә нәкъ аңа шикаять итеп гариза яздым. Казанда полициягә гариза язган тагын 3 кешене беләм. Башкалар, бәлки, әле хәлне белмиләрдер яки февральгә кадәр көтәргә карар иткәннәрдер.

Әйтүләренчә, Чулпанның абыйсы – Казанда ниндидер түрә, һәм аның күп кенә хезмәттәшләре дә моңа акча керткән, диләр. Безгә билгеле булганча, Чулпан шактый күчемсез милек сатып алырга өлгергән, шуңа күрә без тикшерү кысаларында аннан безнең акчаны түләтеп булыр, дип өметләнәбез», – ди ул.

«Ул арадашчы гына»

«РТ» корреспонденты телефон аша Чулпан М. белән элемтәгә керә, әмма ул комментарий бирергә теләми.

Аның мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Мидхәт Корманов журналист белән аралашудан баш тартмый һәм аның клиенты – Решетовлар эшендә күпсанлы зыян күрүчеләрнең берсе, ул бөтен акчасын Татьянага күчергән, дип белдерә.

«Ул арадашчы була. 2019-2020 елларда Решетовлар белән эшли. Кешеләр акчаны аңа тапшыралар, ә ул аны Татьяна Решетовага бирә. Зыян күрүчеләр Решетовлар турында «без белмәдек» дип ялганлый, алар барысы да бик яхшы белгәннәр. Бүгенге көндә минем клиентымда Решетовлардан 162 млн сумлык расписка бар – бу зыян күрүчеләрнең акчасы, ул аларны Решетовларга арадашчы буларак тапшырган. Өстәвенә, Татьяна Решетова аны 20 млн сумлык кредит алырга мәҗбүр иткән.

Чулпан 182 млн сумлык зыянны күрсәтеп, полициягә гариза язды. Чулпанның һәр кешегә досьесы бар: күпме керткәннәр, кайчан, нинди суммалар кире кайтарылган, аның бөтен бухгалтериясе бар. Күпчелек акчаны банк аша күчергән, шуңа күрә акча хәрәкәтен дәлилләү авыр булмаячак. Минемчә, акчаларны кире кайтарачаклар, Решетовлар бит аларны кайдадыр керткән. Әгәр төрмәдә утырырга теләмәсәләр, кире кайтарырга тиешләр», – дип саный Корманов.

Шул ук вакытта полиция Чаллыдагы «балык магнатлары»ннан башка зыян күрүчеләрне эзли. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзер Решетовлар эшенә 900 млн сумлык 164 гариза кертелгән. Кертемнәр суммасы төрле – 800 меңнән 84 млн сумга кадәр.

«Тикшерү версиясе буенча, шикләнелүчеләр 2020 елның гыйнварыннан 2023 елның сентябренә кадәр балык сату һәм шәһәр читендә клуб төзелеше сылтавы белән гражданнардан акча җәлеп иткән. Бизнес табышсыз булып чыга, ә вәгъдә ителгән процентлар башта яңа җәлеп ителгән акчалардан түләнә», – ди ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт идарәсе матбугат сәркатибе Наталья Сәгыйтова.

«Тикшерүгә иң кыска вакыт эчендә барлык зыян күрүчеләрне ачыклау мөһим. Гаепләнүчеләрнең гамәлләреннән зыян күргән яки аларның хокуксыз эшчәнлеге турында мәгълүматлары булган һәркемгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча дежур частена мөрәҗәгать итәргә кирәк», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100