Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Без дә туй алып бардык (Мидхәт Садыйков)

Кода-кодача тиешле кешеләре — Мөслим ягыннан, чи татарлар булып чыкты. Үзләре дә җыр-биюгә, мәзәк сөйләргә маһир халык икән. Бераз «кызып» та алгач, дилбегә теге якка күчте. Котлап сүз әйтүләр дисеңме, җырлап күрсәтүләрме…

news_top_970_100
Без дә туй алып бардык (Мидхәт Садыйков)
"Чаян" журналыннан

Шулай бервакыт минем хатынга — Тәслимәгә туй алып барырга тәкъдим ясаганнар.

— Әтисе, ничек уйлыйсың, ризалашыйкмы? Алиянең, дүртенче сыйныфта укучымның әтисе бик үтенеп сорый бит. Олы уллары институтны бетергән, өйләнә икән…

— Алай бик үтенеп сорагач, ризалашыйк, — дидем мин артык уйлап тормыйча. Ул заманда да тамада булгандыр, тик ул эшне мәҗлескә чакырылган бер жор телле кешегә йөклиләр иде дә, шуның белән вәссәллам. Алай акча биреш-нитеш юк иде. Шул бер җылы сүз — рәхмәткә инде. Әмма бәйрәм бәйрәм булып кала һәм үзенә күрә кызык та, истәлекле дә була иде.

Ярар, хуш, сораганнар икән, әзерләнергә кирәк бит. Ике атна буе мәҗлестә җырлана торган җырларны барлап, үзебезгә күрә репетицияләр ясап чыктык. Заманында икебез дә университет ансамблендә биегәнгә күрә мондый шөгыль безнең өчен таныш күренеш инде. Мин баянда уйныйм, хатын җырлый. Болар өстенә ул әллә ничә шигырь дә ятлады, такмазалар өйрәнде.

Ике атна дигәнең үтте дә китте. Без адресы күрсәтелгән фатирга җыелдык.

Кода-кодача тиешле кешеләре — Мөслим ягыннан, чи татарлар булып чыкты. Үзләре дә җыр-биюгә, мәзәк сөйләргә маһир халык икән. Бераз «кызып» та алгач, дилбегә теге якка күчте. Котлап сүз әйтүләр дисеңме, җырлап күрсәтүләрме…

Әнә шулай бергә-бергә уйнап-көлеп җырлы-моңлы мәҗлеснең беренче өлешен ерып чыктык. Алга таба тәнәфес игълан итеп, урамга таралыштык. Биибез. Тик кияү белән кәләш кенә нигәдер уенга соңладылар кебек. Шактый вакыт күзгә чалынмадылар. Баксаң, кәләшне урлаганнар икән. Кодалар ягыннан кунак булып килгән бер эшкуар оештырган моны. Имеш, алар туйга бер миллион сум акча салалар икән (инфляция чоры булса да, зур сумма инде), шуңа күрә булачак киленне сатып алуларын телиләр, имеш. Инде тәнәфескә дигән вакыт та узып китте. Кунаклар да биеп арыды.

Бераздан безнең янга кияүнең әтисе килде.

— Тавык та, бер ярты да алып барып карадым (талон, карточка заманы иде бит), риза түгелләр. Акча сорыйлар.

— Ә кияү кайда, ул нәрсә ди?

— Нәрсә дисен, ике тапкыр чакырып караган да, тегесе чыкмагач, әнә теге почмакка барып утырган. Эндәшми дә, сөйләшми дә.

Әлеге диалог өстәл тирәсендәгеләрнең дә игътибарын җәлеп итте.

— Берәр нәрсә булдымы әллә дип сорады тельняшкалы егет. Алар Мөслимнән килгән абзый белән Әфган сугышы турында сөйләшеп утыралар иде.

— Нәрсә булсын, әнә… — дип ситуацияне аңлатып бирделәр аңа.

— Әйдәле, барып килик әле, — диде тельняшкалы егет кияүнең әтисенә. Алар тиз-тиз атлап, каршыдагы тугыз катлы йортка юнәлделәр. Мин дә, бераз арткарак калышып, аларга иярдем. Тик… мин өскә таба йөгерә-атлый менеп килгәндә тегеләр инде киленне «азат» итеп төшеп тә киләләр иде. Туктап, аларны уздырып җибәрдем. Аннары, тагын берничә адым ясап, өченче кат мәйданчыгында сәер бер күренешне күреп өнсез калдым. Ике бүлмәле фатирның ишеге умырып алынганмы, каерылганмы, аңлашылмый. Ул яртылаш ачылып, ямьсез кыйшаеп, астагы элмәгендә генә эленеп тора иде…

Шактый озын тәнәфестән соң мәҗлесне башлап җибәрдек. Эшкуар кунак, сәбәп тапкан булып, Мөслимгә үк кайтып киткән. Тагын ике парның урыны бушап калган. Алар урынына «мәҗлес герое» — тельняшкалы егет кереп утырды. Хуҗа абзый аны: «Кунагыбыз — Илдар, Әфган сугышында катнашкан десантчы егет», — дип таныштырды. Кыска гына паузадан соң, мин баянда «Алмагачлар» көен сыздырып җибәрдем, хатын җырлый. Тик дәррәү итеп күтәреп алучылар гына булмады, бер-ике кеше безгә кушылып җырлагандай итте дә, бу номер шуның белән сүнде. Кунаклар кайнар итле-бәрәңге ашарга гына керешкән иде, тельняшкалы егет — Илдар үзе сүз башлады. Әүвәл бер-ике җөмлә белән яшьләрне котлап үтте.

Аннары:

— Чыннан да, илгә яшь алмаш, патриотлар кирәк. Сез дә матур-матур балалар, чын ир-атлар үстерегез, — дип теләкләрен ирештерде. — Без инде үз вазыйфабызны үтәдек, — диде ул, сүзен дәвам итеп. — Әйе, күпме яшь гомерләр өзелде шул Әфган җирендә. Әйдәгез, аларны искә алып… Мәҗлеснең икенче өлеше әнә шулай патриотик тәрбия темасына борылып китте. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән «кайнар» вакыйгалар беренче карашка кызык булып тоелса да, тора-бара туйдырды. Алга таба командирлар, замполитлар өчен дә тостлар әйтелде, рюмкалар зеңгелдәп кенә торды. Ир-атларның беришеләре исерешеп бетте. Аларны хатыннары җайлап, көенә барып дигәндәй, өйләренә алып китә торды. Беришеләре, һөҗүмгә күтәрелергә талпынып караган сугышчылар сыман, үзалларына һаман нидер сөйләнәләр иде…

Без дә бурычны үтәп, шулай дисәң дә ярыйдыр, кайтырга җыена башладык. Хуҗа абзый безне озата чыкты.

— Бик зур рәхмәт инде сезгә, — диде ул. Аннары:

— Дөресен әйтим, күчтәнәч итеп бирергә әйбер дә калмады. Ярар, бер бәхилләтермен әле, — диде уңайсызланып.

— Зарар юк, — дип, без аерылыштык.

Кай арада ярты гасыр вакыт узып киткән. Менә без дә лаеклы ялга чыктык. Илдә, дөньяда үләт чире башлангач, күбрәк өйдә утырабыз. Әдәби китаплар укыйбыз. Теге-бу образларга ияреп күңелгә уелып калган хатирәләр яңара. Елаудан йөзенә сөрем буялган кәләш, каерылган ишек күз алдына килеп баса. Бәхетле парлар булып матур гына яшәп яталар микән? Исән-саулар микән барысы да? Шуны беләсе килә.

«Чаян» журналының 2022 елгы февраль саныннан алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100