«Без бүген бәхетле булырга тиеш»: «Телефондагы кибетче апай», блогер Айсылу Яриева тарихы
Айсылу Яриева белән аның блогерлык юлы, шәһәрдән авылга кайтуы, кибеттә эшләве һәм тормышындагы үзгәрешләре турында сөйләштек.
Ул язылучыларына «җанкисәкләрем» дип эндәшә, һәр көнне «Хәерле иртә!», – дип видео төшерә. Кайчак матур шигырьләр укып сөендерә. Тормышчан нәрсәләр турында фикерләре белән бүлешә. Эшен дә онытмый, кибеттәге яңалыкларны, сатып алучылары турында сөйли, яңа кайткан товарлары белән кызыктыра. Ни генә сөйләсә дә, халык аны яратып тыңлый. Чөнки аның блогының төп максаты – яхшы кәеф һәм җылылык бирү. «Телефондагы кибетче апай»ны олылар гына түгел, яшьләр дә үз итә. Сүзем кибетче-блогер булып танылган Айсылу Яриева турында.
«Әби белән бабай, туганлыкны онытмыйча, дус-тату яшәргә өйрәтте»
Әңгәмәбезнең саллы өлешен Айсылу Яриеваның балачак хатирәләре тәшкил итте. Чөнки аның тормышында әби-бабасы зур урын алып торган. Тормышка карашы, холкы формалашуга да йогынтылары зур булган.
Арча районының Наласа авылында туганмын. Әти-әнием яшь вакытта шунда эшләгәннәр. Балалар бакчасы булмагач, мине 11 айлык вакытта Кукмара районының Олыяз авылына әби-бабай янына алып кайтып куйганнар. Шуңа да әби-бабай янында үстем дип әйтәм мин. Алар миңа бик кадерле.
Миңа 4 яшь булганда әти-әнием үзләре белән Чаллыга алып киттеләр. Ләкин кечкенә вакытта еш авырттым. Әти-әнигә икесенә дә эшләргә кирәк. Шуңа күрә мине авылга кайтарып куялар иде. Ә мин сөенеп кайтып китә идем дә, әти-әнием алырга кайтканда качып кала идем. Киткәннәрен тау башыннан карап тора идем дә. «Киттеләр», – дип, сөенеп өйгә кайтып төшә идем, – дип искә алды ул.
Айсылудан кала Сәрвәрә һәм Мөдәрис Исмәгыйлевларның тагын 9 оныгы була. Алар һәрбер оныгын да тигез күрәләр, җәйләрен аларны үзләрендә кунак итәләр.
Әби белән бабай 16-17 яшьтә өйләнешкәннәр. 6 бала алып кайтканнар. Без 10 онык булдык. 25 майда оныклар кайтып төшә идек һәм җәй буе шунда була идек. Хәзер: «Алар безне бик нык яратканнардыр инде», дип уйлыйм. Беркайчан да: «Кайчан китәсез?», – дип әйтүче булмады. Безне аермыйлар иде. Туганлыклыкны онытмыйча, дус-тату яшәргә өйрәттеләр. Сабантуйга, башка бәйрәмнәргә җыелышканда да авылда: «Сезнең туганлык көчле», – дип кызыгып әйтәләр иде, – дип сөйләде ул.
Бабасы Мөдәрис абыйның җылы кочагында
Фото: © Фотосурәтне Айсылу Яриева тәкъдим итте
Бабасы Мөдәрис Исмәгыйлев 2017 елда вафат булган. Әңгәмәдәшем хатирәләр белән уртаклашты:
Ул минем кебек үк бик күп кеше белән аралаша иде. Яшь вакытта «попутка» белән кайтканда «Син кем кызы?» – дип сорыйлар иде. «Мөдәрис кызы», – дип әйтә идем. Чөнки аны белмәгән кеше юк иде.
Авылда иң беренче машина бабаемда булган. Ул беркайчан да бер кешегә дә каршы килмәгән. Кеше авыртканда хастаханәгә алып барырга яисә кайдандыр алып кайтырга кирәк булса, ул гел булышып торган, – ди Айсылу горурланып.
Бүгенгесе көндә әбисе Сәрвәрә апа авылда яши. «Әбиемә 87 яшь. Күзләре бөтенләй күрми башлады. Бик сагындым үзен», – ди Айсылу. Мөмкинлек булган саен хәлен белергә кайта. Шулай ук әтисенең туганнары белән дә элемтәне өзми.
Миңа 15 яшь булганда әти-әнием аерылышты. Әтием – Балык Бистәсендә, әнием Чаллыда яши. Аллаһка шөкер, аралашып яшибез. Кунакка кайтабыз. Әле бер көнне генә аның Казанда яшәүче бер «племяннигы» шалтырата: «Айсылу апай, монда сине Казанның бер танылган блогеры үзенең блогына куйды», – ди. Бөтен туганнарыбыз белән дә аралашабыз, Аллаһка шөкер, – диде ул.
Авылга әби янына кунакка кайткач
Фото: © Фотосурәтне Айсылу Яриева тәкъдим итте
«Баламны алып, иң беренче мин кайттым»
Айсылу Яриеваның яшьлеге Чаллыда үтә. Ул биредә укый, белем ала, гашыйк була, кияүгә чыга, беренче баласын таба. Чаллының «Главпочтамт»ында, аннары хастаханәдә эшли. Икенче баласы белән йөкле булганда кинәт авылга кайтырга ниятли.
Авырлы булганда соңгы айларда урамдагы сугышу-талашу күземә чалына башлады. Нәкъ безнең өй каршында кафе бар иде. Төнлә шушы кафе янында кайчак яшьләрнең сугышканын күрә идем. Белмим нишләп шулай булгандыр инде?! Нигәдер ул вакытта андый нәрсәләрне бик авыр кабул итә башладым.
Бервакыт 6нчы мәктәп яныннан үтеп киткәндә ике яшүсмернең сугышуын күрдем. Аларны карап торырга шундый күп кеше җыелган иде! Күреп, битараф кына үтеп китүче олылар да күп. Корсагым зур иде инде. Алар янында телефонны алдым да, полициягә шалтыратып: «Килегез. Монда сугышалар», – дип әйттем. Шул сүзләрне ишетү җитте – бөтенесе дә тындылар. Аларны бит кемдер карап торып сугыштыра иде. Бу минем өчен ахыргы тамчы булды, – ди ул.
Авылга кайтуның тагын бер сәбәбе – бала тапканнан соң кичергән депрессия дә була.
Мин аны китаплардан укып кына, кемнәрдәндер ишетеп кенә белә идем. «Бу китап сүзләре, кемнәрдер уйлап тапкан нәрсә генә», – дип ышанмый идем. Була икән. Мин баламны бик иртә кесерев кисеме белән 34нче атнада таптым. Кисәк кенә су китте. Үземне чыгарып җибәрделәр, ә баланы хастаханәдә алып калдылар. Бу ана өчен бик авыр нәрсә. Мин бер хатын-кызга да сабые белән аерылып торуны теләмәс идем, – ди Айсылу.
Бала тапканнан соңгы депрессия — бала туганнан соң кайбер хатын-кызларда барлыкка килә торган озакка сузылган төшенкелек, борчылу, хәлсезлек һәм кызыксыну югалу халәте.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Сабыен өйгә алып кайткач, аларга Лесхоз бистәсендә йорт сатылуы турында хәбәр килә.
Бер көн дә уйлап тору юк. «Мин кайтып китәм», – дидем. Мондагы тормыш нишли? Ничек кала? Кем кала? Анысы мөһим түгел иде. Ул вакытта иремнең дә, үземнең дә эшләр әйбәт. Күпләр: «Айсылу, әзрәк кенә уйла әле. Хәзер авылга кайту дөрес булырмы?», – дип кире бормакчы булдылар. Юк. Баламны алып, иң беренче мин кайттым. Аннары инде гаиләм дә кайтты.
Бер-ике ай узгач, мин тынычландым. Шунда ялгышканлыгымны уйлый башладым. Авылда яшәү авыр булудан түгел. Авыл җирендә миңа авыр булды, дип әйтмим. Безне кечкенә вакыттан эшләтеп үстерделәр. Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен кабул итүе кыен булды. Бик озак шуңа ияләндем. Күченеп кайтып киткәндә миңа: «Апай, сиңа авылда авыр була», – дип әйткәннәр иде. Менә шуны әйткәннәр инде алар. Авылда кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте бөтенләй икенче төрле бит, – дип сөйләде Айсылу.
Лесхоз бистәсенең табигате, киресенчә, аңа терәк була, депрессия белән көрәшергә ярдәм итә.
Олы улымны мәктәпкә озаткач, бәләкәй улымны ала идем дә бик күп вакыт урамда, табигатьтә йөри идем. Язмы, көзме ул – табигатьтә булырга тырыштым. Йөрү бик булыша. Хәзер дә шулай. Бераз гына кәеф төшә башласа, «Бар әле, Айсылу, тор әле», – дим. Лесхозда яшәгәндә көн саен эштән соң 1әр сәгать йөреп керә идек. Кибетчеләр көне буе аяк өстендә басып торалар. Аякларга, умыртка баганасына зур авырлык килә. Шулай эштән соң бер йөреп кайткач, барыбер җиңел булып куя иде, – дип сөйләде ул.
Кече улы Айсаф бераз үскәч, Айсылу Яриева аны балалар бакчасына йөртә башлый һәм эшкә чыга.
Бездә Лесхозда спорт мәктәбендә кунакханә бар. Иң беренче эшем шунда булды. Анда хоккей, фигуралы шуу буенча җыеннар була. Шунда Россиянең төрле төбәкләреннән балалар килә иде. Шунда килгән һәрбер баланы, эшемне бик ярата идем. Гомумән, мине шулай өйрәттеләр. Бабаем мәрхүм гел: «Нинди эшкә генә тотынсаң да, эшеңне яратып эшлә. Аннары сине дә эштә яратачаклар», – дип әйтә иде. Аның шул сүзләре аңыма кереп калган, – ди ул.
Авылда да Айсылуның иҗади күңеленә шөгыль табыла. Ул авыл концертларында катнаша, спектакльләрдә уйный.
«Әниләр һәм бәбиләр» спектаклендә
Фото: © Фотосурәтне Айсылу Яриева тәкъдим итте
«Нәрсәгә гел елмаеп торасың», диючеләр дә бар
Соңыннан тормышында кибет барлыкка килә. Анда Айсылу товарын да сата, язылучыларына кибетче тормышын күрсәтә. Язылучылары: «Сез сөйлисез дә, без тәмле ризыклар эзләп, кибеткә чыгып чабабыз. Безгә андый тәмле ризыклар алып кайтмыйлар иде. Сез сөйләгәч, алып кайта башладылар», – дип сөендереп торалар.
Бервакыт хастаханәгә бардым, шунда бер бала: «Әни, бу бит безнең телефондагы кибетче апай», – дип әйтте. Социаль челтәрләрдә үз блогымны алып бара башлагач, танышларым да күбәйде, – ди ул.
Айсылу Яриеваны күпләр оялмыйча сөйләшүче, гел елмаеп торучы, күтәренке кәефле кеше итеп күрә. Ләкин ул блогын оялчанлыгын җиңү өчен алып баруын сөйләде. Һәм чыннан да, социаль челтәрләр аңа ачылырга ярдәм иткән:
Үземне блогер дип санамыйм. Блогны мин быел гыйнвардан гына алып бара башладым. Бу косметика ясарга өйрәнеп кайтканнан соң булды. Оялуны онытып, сөйләргә, аралаша башларга кирәк иде. Һәм иң мөһиме – минем гыйнвар аенда бик күп танышларым барлыкка килде. Мин аралашырга яратам. Шуңа күрә үземнең оялчанлыгымны җиңеп, блогымны алып бара башладым. Ул – минем бары тик үземнең оялуымны җиңү өчен генә ачылган нәрсә иде. Блогерлар бит инде, гадәттә, оялып тормыйлар, күп нәрсәләрне сөйлиләр. Мин әле шулкадәр булдыра алам дип әйтмим. Ләкин камерага сөйләп, шигырьләр укып, оялчанлыгымның күпмедер дәрәҗәсен җиңгәнмендер инде. Кайбер темалар буенча чикләрем бар. Әлегә гаилә мөнәсәбәтләрен күрсәтергә теләмим.
Иң мөһиме, кәефләребез булмаганда, кәеф юк дип елап утырасы түгел бит. Минем блог башкалар өчен позитив кына булырга тиеш. «Бөтенебезгә дә елмаеп яшәргә насыйп булсын» – дип әйтәм мин. Әлбәттә, гел алай гына булмый. Шулай да кеше булып калырга кирәк, – ди Айсылу Яриева.
Гел позитив һәм елмаеп торучы Айсылу Яриеваның да хейтерлары бар икән.
Ике-өч кенә кеше бар инде ул. «Үзеңнең тавышың түгел. Ясалма тавыш куясың», – дип гаеплиләр иде. Ул ясалма тавышны ничек ясарга икәнен белмим дә әле мин. «Нәрсәгә гел елмаеп торасың», – диючеләр дә бар. Аларга: «Елмаегыз сез дә», – дип язам. Башта бер кешене дә «блок»ка да җибәрмим, кара исемлеккә дә кертми идем. Хәзер әзрәк кенә чикләрне билгеләргә кирәк дигән фикергә килдем. Чөнки кайчак кеше артык кылана башлый, – ди ул.
Шулай да уңай комментарийлар калдыручылары күбрәк икән:
«Айсылу, алып бара гына күр. Иң беренче синең битеңне ачып, исәнләшүеңне генә көтәбез», – дип яздылар. Аларның бу сүзләреннән күңелләр күтәрелеп китә иде. Шәһәргә күченгәч, берничә көн Интернет эшләмичә торды. Шул вакытта килгән хатлар! «Айсылу, без сезне көтәбез, зинһар өчен, кибеттә эшләмәсәгез дә блогыгызны алып барыгыз инде», – дип язганнар, – дип сөйләде ул.
«Без бүген бәхетле булырга тиеш»
Айсылу әңгәмәдә янәдән Чаллыга күченүе турында сөйләде. Аның тормышында яңа этап башланган.
Һәрбер сатучының үз алучысы була. Минекеләр миңа йөрделәр, башкалар бүтән кибетчегә йөрделәр. Бик яратып эшли идем. Хәзер дә аралашып торабыз. Шундагы апалар хәлне белеп язалар, шалтыраталар.
Минем Чаллыга китүемнең төп сәбәбе – тормышыбызның әз генә үзгәрүе булды. Бәләкәй улымны тапкач, авылга кайтып киткән идем. 11 яше тулгач, малаем белән янәдән монда килдек. Олы малаем Айзат Чаллыда тора иде инде, – дип бүлеште Айсылу.
Кече улы Айсаф белән
Фото: © Фотосурәтне Айсылу Яриева тәкъдим итте
Хәзерге көндә ул табигый косметика ясый. «Һәрбер хатын-кыз кулланып карый алсын өчен, бәясен дә бик очсыз куям», – ди ул. Бу һөнәрне үзләштергән вакытта үзендә төрле шикләр булуын сөйләде:
Минем холкым шундый: тик кенә утыра алмыйм, гел хәрәкәттә булырга кирәк. Косметиканы тик кенә утырып ясарга ничек түземлегем җитәр икән дип уйлый идем. Ул киресенчә минем күңелемә тынычлык бирә торган эш булды, – ди ул.
Әңгәмәнең ахырында Айсылу Яриева белән киләчәккә планнары турында сөйләштек:
Без план белән яшәргә ияләнгән инде. «Плансыз яшәп булмый», – дибез. Ләкин: «Без фаразлыйбыз, Аллаһ хәл итә» дигән төшенчә бар бит. Соңгы арада шуны аңладым: без бүген бәхетле булырга тиеш. Иртәгә буламы-юкмы ул – билгесез. Мин бүген яшим һәм мин бүген бәхетле булырга телим. Блогны да алга таба да алып барырга уйлыйм. Аллаһ боерса, яраткан эшем белән шөгыльләнеп яшәргә язсын. Планнар бик күп, – дип тәмамлады Айсылу.