Татар эстрадасы җырчысы Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге аккаунтында чит илдә ял иткән фотосын урнаштырган. Халык комментарийларда җырчыны Марат Яруллин белән ял итәргә барган дип шикләнә.
– Хәерле имин кичләр! Бу көннәрдә сезгә 2 яңа җыр тәкъдим итәчәкмен! – дип язган Ильмира Нәгыймова һәм геолокация итеп Шри-Ланканы билгеләгән.
«Күңелле яллар, Нәгыймова», – дип язган Марат Яруллин.
«Яруллин белән бергә»; «Без бит сезнең бергә ял иткәнне беләбез, бергәләп күңелле итеп ял итәргә сезгә»; «Әйе, Марат фотоларда күренә, үзен начар яшерә, ә нәрсәдән куркырга», «Кеше сүзеннән куркалар инде, хәзер «чәйни» башлыйлар бит, күрсәләр»; «Юньлерәк җиргә барып булмадымыни?»; «Марат Яруллинның акчасы җитмәгән бүтән җиргә алып барырга»; «Хәерле яллар»; «Кем белән баруы мөһим түгел, үзе акчасына алынган путевка дип уйлыйм, чөнки безнең мужиклар – сараннар» дигән фикерләр язучылар бар.