Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Без бит мәңгелек түгел". Зөһрә Шәрифуллина җырларын бер җыентыкка туплау эшен башлаган

Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина җырларын киләчәк буынга тапшырырга ниятли.

news_top_970_100
"Без бит мәңгелек түгел". Зөһрә Шәрифуллина җырларын бер җыентыкка туплау эшен башлаган
Татарстанның халык артисты, җырчы Зөһрә Шәрифуллина 150 җыры тупланган җыентык әзерли башлаган. Сәбәбе - җырланган җырларын киләчәк буынга тапшырасы килү теләге, дип аңлатты җырчы.

- Төрле елларда җырланган 150 җырымны бергә туплап, киләчәк буыннарга тапшырырлык җыентык әзерлисем килә. Иҗат дәверемдә күп авторлар белән эшләдем, зур композиторларның җырларын җырладым. Алар барысы да мәгънәле җырлар. Менә шулар югалмасыннар иде дип телим, - диде Зөһрә ханым.

Җырчы бу җыентыкны яшьләр өчен мирас, материал булыр иде дип саный.

"Без бит мәңгелек түгел..." - дип тә өстәде ул.

Зөһрә Шәрифуллина бүген олы буын артистларыннан санала. Хәзер сәхнәдә дә сирәк күренә. Шуңа да "Интертат"ны укучы яшьләр өчен аның турында белешмә мәгълүмат әзерләдек:

  • Зөһрә Шәрифуллина 1956 елда Сарман районы Сарман авылында туа.
  • 1988 елда “Татар җыры” Халыкара җыр конкурсы лауреаты була, 1997 елда Татарстанның халык артисты исемен ала. 
  • Профессиональ эстрада сәхнәсенә аны беренче мәртәбә Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров алып чыга, башлангыч иҗат чорында Зөһрә Шәрифуллина аның эстрада төркемендә җырлый башлый. 
  • Зөһрә Шәрифуллина репертурында иң популяр җырлар - "Су буенда учак яна",(З.Хәйретдинов көе, Н. Касыймов сүз.),"Нигә яна йөрәгем" (татар халык җыры), “Аерылмагыз” (Р. Нәгыймов көе, С. Сөләйманова сүз.), “Юлга чыктым, кырга чыктым” (Р. Нәгыймов көе, К. Булатова сүз.), “Аккош канат кагына” (С. Ибраһимов көе, М. Гимазетдинов сүз.), “Мин бит кара карлыгач” (Ш. Тимербулатов көе, Г. Зәйнәшева сүз.)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100