Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без бирештек, яшисе дә яшисе иде әле...» – татар эстрадасы җырчысының әтисе вафат

news_top_970_100
«Без бирештек, яшисе дә яшисе иде әле...» – татар эстрадасы җырчысының әтисе вафат
Фото социаль челтәрдән алынды

Татар эстрадасында үзенең беренче адымнарын ясап килүче, «Salamandra» псевдонимы белән җырлаучы Гөлия Насыйбуллинаның әтисе вафат булган.

Җырчының якын кешесе авырган булса кирәк. Гөлия социаль челтәрләрдә: «Эх, әти. Без бирештек, яшисе дә яшисе иде бит әле.

Килгән һәм янәшәбездә булган һәрбер кешегә рәхмәт. Гафу, әгәр кемне дә булса күрми калган булсам… Бик авыр. Шул кадәр күп сез, безгә терәк булучылар.

Әти, син бүген бик күп кешене җыйдың. Урының җәннәт түрләрендә булсын», – дип язды.

Җырчы әтисенә багышлап иҗат иткән шигыре белән дә уртаклаша:

«Фәрештәләр жирдә яшәмиләр,

Күктән бары дәшәләр.

Нихәл, балам, исән йөр, дип

Ак теләкләр телиләр.

«Әти» диеп сиңа дәшәм,

Күккә карап тама яшьләрем.

Нәни кызың сине һаман көтә,

Бусагадан атлап кергәнең.

Авыр чакта «кызым» диеп

Сабырлыкка мине өндәдең,

Әти кызы икәнемне күреп,

Сокландылар безгә күпләре».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100