Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без беркайчан да моның кадәр югалтмаган идек»: фермерлар сөт бәяләре төшүгә зарлана

Быел кабат сөткә сатып алу бәяләре төште. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кабат югалтулар кичерде. Әмма шуңа да карамастан, Татарстанда сөт җитештерү арта гына бара. Мондый тотрыксыз чорда керемне ничек итеп саклап калырга һәм артык сөтне кая куярга?

news_top_970_100
«Без беркайчан да моның кадәр югалтмаган идек»: фермерлар сөт бәяләре төшүгә зарлана
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Югалтканны инде кире кайтарып булмый»

Быел сөткә сатып алу бәяләре тотрыксыз булу сәбәпле, Татарстан хуҗалыклары сөтнең бер литрыннан уртача 7,5 сум югалткан, диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов. «Гомуми югалтулар әлегә исәпләнмәгән», – диде ул парламент комитеты утырышында.

Сөтне сатып алу бәясе февраль аенда төшә башлады. Апрель аенда Татарстан хуҗалыкларының узган ел белән чагыштырганда 205 млн сумга азрак табыш алуы билгеле булды. Ә сатылган сөт күләме 132 мең тонна булган, бу – узган ел белән чагыштырганда 16 мең тоннага күбрәк.

Дөрес, соңгы вакытта сөткә сатып алу бәяләре арта башлаган – майга һәм коры майсызланган сөткә ихтыяҗ арткан.

Ленар Гарипов соңгы вакытта сөткә сатып алу бәяләре артуын әйтә, чөнки майга һәм коры майсызланган сөткә ихтыяҗ арткан.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров фикеренчә, авыл хуҗалыгы тармагындагы гомуми югалтулар бер елда 12 млрд сумга җиткән.

Бу – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 1 еллык җыелма консолидацияләнгән сметасы, федераль һәм региональ бюджетлар бүлеп бирә торган акча. Мин күпме югалтуыбыз турында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка әйттем. Хәзер Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, сөткә бәяләр арта, ди. Ләкин без моңа кадәр беркайчан да югалтмаган кадәр югалттык. Һәм югалтканны инде кире кайтарып булмый, – дип сөйләде ул.

Байтемиров сүзләренчә, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сыерларны сатарга теләүләре турында сигналлар килә.

Камияр Байтемиров авыл хуҗалыгы тармагындагы гомуми югалтулар бер елда 12 млрд сум дип бәяләде.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут әйтүенчә, илдә сөт җитештерүчеләр кирәгеннән артык, башка бизнеска күчәргә кирәк. Әмма 2022 елда Россиядә 6 млн тонна сөт җитмәгән. Әгәр дә без сөтне күп җитештерәбез икән, димәк, сөт продукциясе ясала торган пальма маен кертүне ябарга кирәк. Гомумән, агроикътисади сәясәтне үзгәртергә кирәк, – ди Камияр Байтимеров.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында әйтүенчә, сатып алу бәяләре түбән булу сәбәпле, фермерларга беренче яртыеллыкта сатылган сөтнең 1 килограммына исәпләнгән субсидияләр бирелгән. Барлыгы алар 1,8 млрд сумга якын акча алган, шул исәптән республика бюджетыннан 1 млрд сумнан артык.

Байтемиров сүзләренчә, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сыерларны сатарга теләүләре турында сигналлар килә.

Фото: © «Татар-информ»

«Һәркем сөтен сату өчен урын эзләде, шуңа күрә бәяләр төште»

Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов «Татар-информ»га сөтне сатып алу бәясе әле гыйнвар дәрәҗәсенә җитмәвен, әмма күтәрелүен сөйләде. Мәсәлән, берлек мәгълүматлары буенча, 31 гыйнварга бер литр сөтнең уртача бәясе 34 сум 7 тиен торса, 15 октябрьгә – 30 сум 27 тиен.

Еллык уртача 32-33 сумга кадәр күтәреләчәк. Без шундый бәяне фаразлаган да идек. Бәя буенча иң уңышсыз ай июль булды, ул вакытта бер литр сөтнең минималь бәясе 27 сум 30 тиен торды. Сентябрь ахырына ул 12-13 процентка үсте, – ди ул.

Денис Пирогов: «Сөткә бәяләр төшү сезонлы һәм ел саен була».

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ул, сөткә бәяләр төшү – сезонлы һәм ел саен була торган хәл, диде. Югалтулар булмасын өчен, җитештерүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә еллык контрактлар төзү киңәш итә. «Гыйнвар-февраль айларында контракт төзүчеләр теркәлгән бәя белән эшләде, аларда югалтулар булмады», – ди ул.

Аның әйтүенчә, трейдерлар – эре алыпсатарлар белән эшләгән предприятиеләр зыян күргән. Зур федераль компанияләр зур күләмдә сөт алудан баш тарткан, нәтиҗәдә, базарда ажиотаж туган.

Һәркем үз сөтен сату өчен урын эзләде, шуңа күрә бәяләр төште. Җитештерүчеләр бәяне үзләре үк төшерде. Әгәр без тәкъдим иткәнчә контракт имзалаган булсалар, андый хәл булмас иде, – ди Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры.

Хәзерге вакытта еллык контрактлар белән сөт базарының 2-3 проценты гына эшли. Югалтулардан саклану өчен, бу санны 50 процентка җиткерергә кирәк, дип саный ул.

Халык арасында сөт продукциясен популярлаштыру өчен, майдан июльгә кадәр промоакцияләр үткәрелде – татарстанлылар 30-40 процентлы ташлама белән продуктлар сатып ала алды.

Фото: © Татар-информ»

«Кибетләрдә әзер сөт продукциясе 10-15 процентка кыйммәтләнә башлый»

Денис Пирогов әйтүенчә, сатып алу бәяләренә йогынты ясаган факторларның берсе – узган елгы коры сөт, май һәм сыр запаслары. Болар барысы да базарда тәкъдимнәрнең артып китүенә китерде, аннан соң бәяләр көтелгәнчә төшә башлады. Моннан тыш, халык арасында сөт продукциясенә ихтыяҗ да зур түгел.

Күп сатып алына торган ике позиция генә кала бирә – сөт продукциясе һәм сырлар. Чималның бәясе төшкәч, җитештерүчеләргә субсидия бирү буенча зур эш башкарылды. 1 килограмм сөт өчен өстәмә 2 сум акча алдылар, – диде ул.

Халык арасында сөт продукциясен популярлаштыру өчен, майдан июльгә кадәр промоакцияләр үткәрелде – татарстанлылар 30-40 процентлы ташлама белән продуктлар сатып ала алды.

Бу – билгеле бер дәрәҗәдә ихтыяҗны сакларга булышты. Әзер сөт продукциясенә ихтыяҗ 2-3 процентка арта башлады. Сентябрь аенда ул бераз үсте. Ә бүген киштәләрдә әзер сөт продукциясенең 10-15 процентка кыйммәтләнә башлавын күзәтәбез. Бу ихтыяҗга начар тәэсир итәчәк, – ди Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры.

Хәзерге вакытта «базарга басым ясаучы» башка факторлар да барлыкка килгән.

Төп ставка артты, шуңа күрә кредитлар, инвестиция проектлары кыйммәтләнде. Болар барысы да чимал җитештерүгә генә түгел, эшкәртүгә дә тәэсир итәчәк. Параллель импорт буенча килгән комплектлау һәм запас частьләр дә логистика һәм валюталар курсы аркасында кыйммәтләнә. Һәм без курс белән нәрсә булачагын белмибез, – ди Пирогов.

Быел Татарстан 2,1 млн тонна сөт җитештерергә планлаштыра.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Гомумән алганда, дөньяда сөт продукциясен куллану арта»

Быел Татарстан 2,1 млн тонна сөт җитештерергә планлаштыра. 2022 елда республика елына 2 млн тоннадан артык сөт җитештереп, рекорд куйды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2023 елның 9 аенда 1,6 млн тоннадан артык сөт җитештерелгән инде, бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,5 процентка күбрәк.

Пирогов фикеренчә, мондый җитештерү күләмнәре булганда сөт продукциясе әзерләүне, беренче чиратта коры сөт һәм сыворотка, сырлар экспортын үстерергә кирәк. Бу продуктларны Якын Көнчыгышка һәм Азия илләренә җибәрергә мөмкин. Россия хөкүмәте юл чыгымнарын компенсацияләү турында карар кабул итте.

Безнең продукция сыйфат буенча ярыша алырлык дәрәҗәдә. Гомумән алганда, дөньяда сөт продукциясен куллану арта һәм кеше башына 120 килограммга җитә. Ә медицина нормалары буенча 300-320 кг ашарга кирәк. Шуңа күрә монда потенциал бик зур. Мәсәлән, Алжир елына 400 мең тонна коры сөт куллана. Россия аны елына 110-111 мең тонна җитештерә. Әгәр дә без бу базарга 20 мең тонна гына җибәрсәк тә, бу – бары тик 5 процент кына. Димәк, бу – үсеш өчен зур потенциал, – дип сөйләде Пирогов.

Статистика буенча, хәзер илдә продукцияне куллану кеше башына 220-230 килограммга җитә.

Фото: © «Татар-информ»

Сөт тармагын үстерү өчен, Россия эчендә дә бу продукцияне куллану дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Статистика буенча, хәзер илдә продукцияне куллану кеше башына 220-230 килограммга җитә.

Сөт продукциясен куллануны 10 килограммга гына арттырсак та, бездә куллану күләме 2 миллион тоннага җитәчәк. Бу – Татарстан 1 ел эчендә җитештергән кадәр дигән сүз. Сөт продукциясен куллану культурасын мәктәптә тәрбияләргә кирәк. Шартлы рәвештә, бер стакан сөт, шул ук сыр, май, йогурт ашарга. Моның чыгымнары да азрак, – дип аңлатты Пирогов.

Әмма аныңча иң мөһиме – әзер сөт продукциясенә бәяләр артуга юл куймау.

Сәүдә челтәрләре үз табышларын чикләргә тиеш. Без ай саен хисапларны карыйбыз – ни өчендер сәүдә челтәрләре керемнәрен арттыра гына, – дип сүзен тәмамлады Пирогов.

«Татар-информ»нан тәрҗемә, авторы Надежда Гордеева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100