«Без бергә» хәйрия концерты: «Бу дөньяда игелеккә һәрвакыт урын бар»
Кичә «Пирамида» комплексында Башкортстан һәм Татарстан сәнгать әһелләренең «Без бергә» хәйрия концерты узды. Проектның максаты - Донецк һәм Луганск халык республикаларына теләктәшлек белдерү. Концертта Татарстан һәм Башкортстанның танылган артистлары чыгыш ясады.
Халык әйтсә, хак әйтә. «Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт», - ди татар халык мәкале. Концертка нәкъ шул максат белән артистлар һәм тамашачылар җыелган дип аңларга кирәк.
Концерт башлануга ук теләге булган һәркем өчен ярдәм итү мөмкинлеге туды. Моның өчен экрандагы qr-кодны сканерларга кирәк иде. Һәр кеше үзе теләгән сумманы җибәрә алды. «Пирамида» залы шыгрым тулы иде, алып баручы Иван Остроумов бу мәгълүматны игълан итүгә халык кесәләреннән телефоннарын чыгарырга ашыкты. «Җыелган акча Донецк һәм Луганск халык республикаларына ярдәмгә җибәрелә», - дип өстәде алып баручы.
Шунысын искәртик, Башкортстан һәм Татарстан сәнгать әһелләренең «Без бергә» уртак хәйрия концерты 25 майда Уфада булган. Бу чара да Башкортстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәмендә оештырылды. Концертны ачып җибәрү өчен сүз Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага бирелде.
Ирада Әюпова: «Без бергә» проекты мәрхәмәтлек һәм шәфкатьлелеккә юнәлтелгән»
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова фикеренчә, Башкортстан һәм Татарстан сәнгать әһелләренең «Без бергә» хәйрия концерты мәрхәмәтлек һәм шәфкатьлелеккә юнәлтелгән.
– Бүген рәсми сүзләр кирәкми. Бу гади чара түгел, зур вакыйга. Ул үзе үк бер көчле күпер. Безнең халыкка шушы күпер бик кирәк. Без һәрвакыт сорау бирәбез: «Иң кирәклесе нәрсә соң?» - дибез. Бүгенге көндә мәрхәмәтлек һәм шәфкатьлелек сыйфатлары бик кирәк.
Чараның идеясе Башкортстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры чыгышында туды. Ихластан Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйковага рәхмәт әйтәм. Уртак проектлар дуслыкка юнәлтелгән. Без бергә, без булдырабыз. Барыгызга уңышлар, исән-сау булыйк, - диде министр.
Шунысын әйтик, концертта ике республиканың да танылган артистлары катнашты: Гүзәл Уразова, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Филүс Каһиров, Рөстәм Гыйззәтуллин, Раяз Фасыйхов, Zainetdin, Илнат Фәрхуллин, Әлфия Нигъмәтуллина, Рәфис Сирусин, Роман Плеханов, Зөлфәт Хәким, «Аргымак» этно-төркеме һәм «Казан» бию ансамбле.
Тәнәфессез барган концерт бары тик җыр һәм бию номерларыннан гына торды. Җырчыларыбыз әйтергә теләгән сүзләрен җыр-моң аша җиткерде. Ара-тирә җырчыларның, тамашачыларның күңелен күреп: «Кәефләрегез ничек?» - дигән сүзләре ишетелде.
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Концертта гына түгел, тормышта да бер-береңә ярдәм итәргә кирәк»
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова бу проект турында халыкка күбрәк сөйләргә кирәк дип саный:
– Хәйриячелек һәрвакыт кирәк. Концертта гына түгел, гомумән, тормышта бер-береңә ярдәм итү кирәк. Кем ничек булдыра ала. Әйтик, артистлар күңелдәге булган хисен сүз, җыр, эмоцияләр белән җиткерә. Матди яктан да ярдәм иткән очраклар күп булды.
Концертның исеме бергәлекне белдертә. Бу турыда күбрәк сөйләргә кирәк. Соңгы арада күп нәрсә үзгәрде. Ул тормышка йогынты ясамыйча калмый. Кирәге бармы, юкмы дигән сүзләр күп булыр. Һәркемнең үз мәшәкате, үз тормышы, үз авырлыгы. Әмма, минемчә, уңай сүзләр күбрәк булыр. Бу үз сүзеңне әйтергә омтылу, тырышу.
Башкортстанга да барган идек, халык җылы кабул итте. Минемчә, бу проект – зур эш. Һәм ул кирәк эш, - диде җырчы.
Гүзәл Уразова: «Яшәргә, тырышырга, эшләргә кирәк»
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова чыгышы алдыннан берничә җөмлә әйтте.
– Яшәргә, тырышырга, эшләргә кирәк. Бердәм булыйк, чөнки бердәмлектә безнең көч. Күп сөйлисем килми. Бу ел – күп сөйли торган ел түгел, бу ел күп эшли торган ел. Барыбыз өчен дә шулай булсын, - диде җырчы.
Гүзәл Уразованың ире, Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов та соңрак Гүзәл Уразованың сүзләренә кушылды:
– Хәйрия концертлары һәрвакыт оештырылып килде. Булсын, киләчәктә дә уздырылсын. Шулай итеп, кемгәдер ярдәм күрсәтү мөмкинлеге туа. Без мөмкинлегебез булганча катнашырга тырышабыз, - диде ул.
Раяз Фасыйхов: «Дөньялар тыныч булсын, барыбыз да догада»
Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов:
– Тамчыдан күл җыела, диләр. Мондый проектлар матди яктан гына булышу дигәнне аңлатмый. Халыкның да берләшкәнен күрәбез, аларның күңелләрен күтәреп җибәрергә тырышабыз. Разил Вәлиевның җырындагыча: «Кайгы төшсә безнең башка / Бер алманы бишкә, әй, бүләек» – гомер буе шулай булган, кайгы килсә, халык берләшкән.
Кешеләрне тәнкыйтьләргә яратмыйм, һәр кешенең үз фикере, үз юнәлеше. Чын иҗат кешеләре – нәзберек, эмоцияле, хисчәннәр.
Без барыбыз догада. Дөньялар тыныч булсын. Куйган максатларга ирешеп, исән-сау булыйк дигән теләктә калам. Тугандаш республикаларның «Без бергә» дигән концертын оештыру да халыкларның бердәмлеген күрсәтә. Бик әһәмиятле, мөһим, матур проект.
Филүс Каһиров: «Күңел тынычлыгы өчен хәйрия концертларында катнашам»
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров:
– Хәйрия концертлары авыр ситуацияләрдә калган вакытта ярдәм йөзеннән оештырыла. Моңарчы да андый концертларда катнашканым булды. Мохтаҗ кешеләргә халык белән бергә ярдәм итәбез. Бернинди авырлык күрмим, күңел тынычлыгы өчен бит ул. Насыйп булса, алга таба да хәйрия чараларында катнашырга исәп бар, - диде җырчы.
Илнат Фәрхуллин: «Җырчылар бервакытта да игелекле эшкә каршы килми»
Халыкара музыкаль бәйге лауреатлары, автор-башкаручы Илнат Фәрхуллин:
– Уфа һәм Казанда бик яхшы эш башкардык дип саныйм. Күпме дә булса ярдәм күрсәттек. «Кичә бик яхшы эш башкардык, Аллага шөкер», - дигән хисләр белән бүген горурланып, шатланып уяндым.
Мондый проектлар булсын иде, артистларга, оештыручыларга рәхмәт. Җырчылар бервакытта да игелекле эшкә каршы килми, - диде җырчы.
«Хәйрия концертлары мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулын сузарга ярдәм итә»
Алып баручы Иван Остроумов:
– Хәйрия концертларын беренче тапкыр гына алып бармыйм. Татар-башкорт халкы һәрвакыт ярдәмчел, мәрхәмәтле. Бүгенге көндә балаларга, оешмаларга, халыкларга булышырга кирәк. Хәйрия концертлары мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулын суза. Без татар һәм башкорт халкының дуслык күперен Донецк һәм Луганск халкына тапшырдык, - диде чараның алып баручысы.
Зөлфәт Хәким: «Игелеккә, миһербанлыкка һәрвакыт урын табыла»
Татарстанның халык язучысы, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким әлеге проектка үз бәясен биреп, «игелеккә, миһербанлыкка һәрвакыт урын табыла», - диде.
– Бу дөньяда вәхшилек күп. Шул ук вакытта бу дөнья искиткеч ямьле дә. Рәхимсезлекләр белән дә көнаралаш очрашып торабыз. Әмма игелеккә, миһербанлыкка да һәрвакыт урын табыла, урын бар. Без бу кечкенә планетада яшәргә дучар ителгән, без шушы хәяттә яшәргә мәҗбүр. Шуңа күрә сынауларга да түзәрбез.
Барлык кешегә дә хәерле киләчәк телим. Сынмыйбыз. Юк кына, вак кына шатлыкларга куанып, яшәвебезне дәвам итәбез. Дөнья шулай бара инде ул. Бөтен нәрсә хәерле булсын – шуны телим», - диде җырчы.
***
Игелек кыл да суга сал, диләр. Безне кечкенәдән үк әти-әниләребез шәфкатьле, иманлы, әхлаклы булырга өйрәтә. Янәшәбездә ярдәмчел кешеләр күбрәк булса, яшәве дә күңеллерәк. Бу дөньяда күбрәк изгелекләр кылып калыйк.