Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Без белмәгән Зәки Вәлиди

news_top_970_100
Без белмәгән Зәки Вәлиди

Күренекле язучы, публицист, драматург, данлыклы әкиятче бабай Рабит Батулла тәрҗемәсендә бөек шәхесебез Әхмәтзәки Вәлидинең 2 томлык «Хатирәләр»е дөнья күрде. Алдан ук искәртеп куям, әлегә мин «Хатирәләр»нең «Төркестан вә башка Көнчыгыш мөселман түркләренең милли яшәеше һәм культурасы өчен көрәше» дигән беренче томын (К.: Татар. кит. нәшр., 2020. 510 б.) укып чыктым һәм фикер йөртүем шул китап белән генә чикләнә. Зәки Вәлиди бу истәлекләрен «сөекле хатыным Назмия Унгар Туганга багышлыйм» дигән.

Сүз дә юк, Рабит Батулла биниһая зур эш башкарып чыккан, ул олы мактауга лаек. Ләкин китапны тәрҗемә иткәндә, Рабит Батулланың «төрки» термины урынына «түрк» сүзен куллануы белән мин шәхсән килешмим.

Беренчедән, «түрк» төшенчәсе белән хәзерге заман татар укучысының башы бутала.

Икенчедән, безнең тарихчылар, телчеләр үзләренең фәнни хезмәтләрендә «төрки дөнья», «төрки милләтләр», «төркиләр», «төрки кабиләләр», «Төрки каһанат (яки каһанлык)» дип яздылар һәм язалар.

Өченчедән, «түрк» сүзен тарихчы Зәки Вәлиди үз хезмәтләрендә киң кулланган, шуңа күрә Рабит Батулла автор стилен, автор язылышын саклаган, дип уйларга да тулы нигез бар.

Кеше исемнәрендә бераз төгәлсезлекләр дә күзәтелә, мәсәлән: китапның 9нчы битендә Кечек Солтан дип тә, Морад Солтан дип тә языла, ә 13нче биттә Күчүк Солтан, Солтан Мурад һәм Солтан Морад язылышлары да очрый. Шунда ук Күчүк солтанның углы, Күчүк Солтанның углы юл һәм баш хәрефләр белән язылган. Унгыт (8 б.) – Уңгыт (13 б.), кайсы дөрес? 16нчы биттә Нәкышбәнди – Накышбәнди, 82нче биттә, никтер, Нәкышбәнд. 27нче биттә әл-Газзали, Газзали. Алакуянбаш (59 б.) – Алакуян (70 б.). Алла, Аллаһ – 51 б. Морад Рәмзи, Мурад әфәнде – 55 б. Гадеррәүф – 61 б., Габдерәүф – 62 б. Нәҗҗәр, Нәҗҗар (28 б.) – Наҗҗар (68 б.).

Гаяз Исхакыйның «Зәки Вәлиди кемдер?» («Мҗ», 2022 ел, 22-24 нче саннар), Вахит Имамовның «Зәки Вәлиди илендә» («Мҗ», 2022 ел, 28 нче сан) исемле саллы мәкаләләре матбугатта басылса да, Зәки Вәлидине аз беләбез әле, аны татар дип йөрибез, ләкин ул үзен башкорт дип санаган ләбаса. Ул, тарихчы-галим буларак, фикерен төпле дәлилләр китереп ныгыткан. Вәлиди уенча, башкорт милләте барлыкка килүдә башка этнослар да катнашкан, ягъни башкортларга Көнчыгыштан килгән «кыпчак, каңлы, сувын, уран, кайлы, катай, байлар (баят), кәрәй (кераит), чураш, нугай, кыргыз, мәркит кебек ыруглар» (8 б.) кушылган.

«Иң аз белгән темам – үз ыруымның тарихыдыр» дип әйткән тарихчы, тик шулай да шактый гына бай мәгълүмат биргән. «Татар, мишәр вә мөселман чувашлардан гыйбарәт булган авылыбызның асылын 30-40 йорттан артмаган хуҗалыклар тәшкил итә иде. Авылыбыз Соклы-кай, Унгыт исемле ике нәселдән тора» (8 б.).

Атасы Зәкине 14 яшендә «Җаек елгасы буйларында яшәүче Тәңгәбир башкорты Хаҗи Мәхмәт Якшымбәтовның кызы»на (14 б.) өйләндерә, дип язылган, ләкин бу дөрес түгел, алга таба китапны укый торгач, улының өйләнергә ашыкмавы аңлашыла, ә белем алыр өчен туган авылын ташлап китә.

Зәки Вәлидигә дә кирелек, авыл мокытлыгы, принципиальлек хас була. «Бәянелхак» газетасының хуҗасы Мөхәммәтдин Сәйдәшев Зәкине чакырып ала да татар ысулында кием тектереп бирергә вәгъдә итә. Әмма Вәлиди шәһәр татары киемен киеп йөрергә ризалашмый, урысча тектерелгән кием кияргә телим, ди. Мөхәммәтдиннең кәефе китә, ә Зәки шул ук көнне базарга бара да урысча тегелгән кара костюм сатып ала. Редакциягә яна костюм киеп килгәч, Мөхәммәтдин Сәйдәшев аның эшләгәненә түләнә торган акчасын кисә. Сәйдәшевләр – артык үпкәчел, кире кешеләр иде, ди Вәлиди дә үз чиратында.

Ата-анасының дусты Муллагол Дивана турында хикмәтле итеп язган автор. Бу дәрвиш Вәлидиләр гаиләсенә Төркестанның Яси шәһәреннән килеп йөргән, ул Ясәви тарикаты (җәмгыяте) әгъзасы саналган, ә Зәкинең әтисе Нәкышбәнди тарикатында торган. Ләкин уртак тел табып, дуслар булып яшәгәннәр. Муллагол кечкенә Зәкине бик яраткан, аңа төркичә, фарсыча әхлакый шигырьләр ятлаткан. «... Һавадагы кошларга балыкны җим буларак биргән Аллаһ бәләкәй бәндәсенә дә хөкемдарлык дәүләте бүләк итә алыр» (23 б.). Әмма шигырьнең мәгънәсен ачмаган, үскәч аңларсың, дигән. 1918 елда Башкортстан Хөкүмәтендә Зәки Вәлиди рәислек иткәндә, атасы сораган улыннан: «Хәзер Муллаголның шигырен аңладыңмы инде?» һәм шигырьне яттан сөйләп биргән.

Зәкинең урысча өйрәнүе атасының ниятенә бәйле була, чөнки солдатта чагында урысча белмәгәннән иза чиккән ул (25 б.).

Вәлиди башкортларның, ислам динендә булса да, әче бал куллануын киң итеп тасвирлап уза. Ул заманда да шаккатмалы, гаҗәпләнерлек хәлләр булган. Аның туган авылы умартачылык, әче бал ясау белән дан тоткан, әчетелгән балны еш эчкәннәр. Мәсәлән: «Туганыбыз Әһил мулла исемле бер картрак имам күп вакыт исерек була иде һәм исерек килеш халыкка намаз укыта. Кәшшаф мулла:

– Бу хәлдә намаз укылмас! – дип лаф ора.

Атам исә шулвакыт:

– Шикләнгән кеше намазын өендә укысын яки казага калдырсын! – ди иде.

Анам да, атамнан качырып кына, әчебал куя иде, үзе дә бераз эчә торган иде. Атам әче бал куелган тәпәнне күрә, әмма күрмәмешкә салыша» (29-30 б.).

Яки тагын бер ямьсез мисал: «Качкынбайларның гаиләсендә кымызның иң шәбе эшләнә, Алакуян елгасының Агыйдел суына кушылган җирендә корылган, «ызба» дип аталган кышлакларга күченгәч, әчебал эчәләр иде һәм бик тә хәтәр биюләр була торган иде. Намазны да онытмыйлар, исерек-сәрхуш булсалар да, намазны укыйлар. Рамазанда ураза тотмаган кеше булмас иде» (43 б.).

Зәки Вәлиди әтисенең мәдрәсәсе 4 йорттан торган, 100-150 шәкерте булган, шәкертләрнең күбесен тау башкортлары тәшкил иткән. Зәки дә бал мәҗлесләреннән баш тартмаган. «Мәдрәсәдә чакта, атамнан качырып кына, шәкертләр әчетергә бал куя иде, башкортча эчү мәҗлесе коралар иде. Пәнҗешәмбе көн кичләрен көрәш, бию оештыралар. Араларында гаять каты тәртип булыр иде. Әчебал гамәленә кагылышлы хәбәрләр атама барып ирешми иде, мин дә бу эшләр турында атама әләкләми идем» (31 б.).

Төркия матбугатының тәэсире аркасында, Зәки тәмәке дә тарта башлаган. Беренче тапкыр тарткан тәмәке төпчеген табып, Нәҗҗар агасының икенче хатыны иренә тоттыргач, агасы аны таяк белән кыйнаган, ләкин Зәки ара-тирә тәмәке тарткалаган. «Ул вакытта тәмәке тарту бездә нәҗес эш санала иде. Кыз (Зәки күз салган Ләйлибәдәр. – И.Ф.) шул турыда минем йөземә бәрде», – дип яза автор:

«Күтенә кигән чалбарының

Балаклары тар икән,

Коръән өе мәдрәсәдә

Тәмәке тарта икән,

Кигәне сасык, шул исенә

Күрше-күлән төчкерер,

Авызы янсын корагорның,

Ил янмасын, ди микән?» (80 б.)

Димәк, шәкертләрнең дә тәртип ягыннан төрлесе булган икән. Зәкинең Нәҗҗар агасы, Мәрҗанинең ике хәлфәсе Габбас белән Садри, Казан мәдрәсәсендә укыган чакта, алдынгы саналганнар, шул ук вакытта кайнап торган тормышта яшәгәннәр: күп эчкәч, гауга чыгарганнар. Болар турында кемдер хәтта такмак та язган:

«Нәҗҗар, Габбас белән Садри –

Шәкерт икән үзләре;

Типтерәләр бик оста,

Тәтәйләрдә күзләре» (28 б.).

Зәки Вәлидинең башы төрмә дә күргән, аны 1918 елда Ырынбурда большевиклар төрмәгә ябып куйганнар, ә 1944 елда Төркия Җөмһүриятендә Исмәт паша аны төрмәгә яптырган, тик моның сәбәбен автор, нишләптер, искәртмәгән.

Ибне Фадланның мәшһүр сәяхәтнамәсенә нигезләнеп, башкортларны мыскыллап язганы өчен, гарәпчә бик яхшы белгән Муллакай Габдулла хәзрәт З.Вәлидинең атасы күз алдында Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең «Мостәфадел әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исемле китабын утка яккан. Сүз уңаеннан әйтим, башкортлар Мәрҗанине яратмыйча, «Шиһаб хәзрәт» дип кенә йөрткәннәр.

Зәки Вәлиди дә курайны башкорт уен коралы дип санаган. «Дустым Ибраһим курай дип аталган башкорт уен коралында хисапсыз күп көйләр уйный-уйный җырлый» (42 б.).

Зәки Вәлиди – төлке кебек хәйләкәр башкорт булган, күп вакыт «агымга каршы» йөзмәгән, үз җанын, үз «шкура»сын саклаган. Башта Колчак ягында сугышкан. Аннары Ленинның «башкортларга мөстәкыйльлек бирәм» дигән вәгъдәсенә ышанып, кызыллар ягына күчкән. 1918 елда Кече Башкортстанны төзегән. Башкорт Хөкүмәтенең беренче рәисе булып торган. Большевиклардан алдангач, Төркестанга (Урта Азиягә) киткән. Басмачылык хәрәкәтендә катнашканнан соң, Төркиягә качкан.

Зәки Вәлиди хатирәләрен укыгач, 1917-1918 елларда башкортларның милли хәрәкәте көчле булган, дигән фикер туды миндә. Зәки әтисе Әхмәтша белән ел саен җәен көнчыгыш Башкортстандагы, Җаектагы дусларына, казах кардәшләргә һәм Себер (Төмән) татарларына сәяхәтләр кыла торган булганнар. Чыннан да, бу салынган багланышлар, ныклы элемтәләр 1917-1918 елларда башкорт милли хәрәкәтен оештыруда бик зур роль уйнаган. Зәкинең 1908 елда Кәмәлек авылына баруы шулай ук эзсез калмаган, ул кешеләр белән аралашкан, күңелләренә сүз салып куйган, 1917 елда башкорт хәрәкәтендә Кәмәлек башкортларыннан күп зыялылар катнашкан.

Зәки Вәлиди бик аралашучан, кыю, әрсез кеше булган. Кемнәр белән генә аралашмаган ул!

Оренбургка сәяхәтендә «Хөсәения» мәдрәсәсе шәкертләре, Закир Рәми бай, «Шура» мәҗмугасының баш мөхәррире Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин белән таныша. Әстерхан сәяхәте вакытында «Идел» газетасының баш мөхәррире Габдерахман Гомәровка бара. Ул аны редакциядә мөхәррир сыйфатында калырга өнди, өйләндерергә тели, ләкин Зәки «Казанга барып, фәкать укыячакмын гына» дип җавап кайтара. Алга китеп әйтим, соңыннан Зәки Вәлиди Әстерханга икенче сәяхәт тә кыла, шул вакытта «Идел» газетасында аның беренче фәнни мәкаләләре басылып чыга. Мәсәлән, кадимче Морад Рәмзинең 2 томлык тарихи әсәрен тәнкыйтьләп, алдынгы фикерле дин галиме Мәрҗанине бик каты яклап мәкалә бастыра. Г.Гомәров, Әстерхандагы имамнар Габдерахман Иләков һәм Мәхмәт Садыйк белән берлектә, «Мәгариф» журналы да чыгара. Алар З.Вәлидине шушы матбаганың нәшер эшләрен башкаручы, ягъни баш мөхәррир итеп куярга һәм гүзәл бер нугай кызына өйләндерергә бик нык кыстаганнар, хәтта бу кыстау аңа боерык кебек яңгыраган. Зәки тәкъдимне кабул итмәгәч, аларның аралары суынган.

Казанда зур галим Муса Җарулла вә мәшһүр сәяхәтче, мөхәррир Габдерәшит казый Ибраһимов белән күрешеп сөйләшә. Мондый күренекле шәхесләр белән аралашып, киңәшләшеп, аларның матди ярдәмнәрен тоеп яши. Закир Рәмиев Казанга, Оренбургка барыр өчен аңа 50 сум биргән. Муса Җарулла, Касыйм хәзрәт («Касыймия» мәдрәсәсе мөдәррисе), «Бәянелхак» исемле татар газетасын чыгаручылар Габдерәшит казыйның улы Мөнир бәй һәм Мөхәммәтдин Сәйдәшев Зәкигә кылган гамәлләре өчен аерым хак түләп, әҗерен биреп барганнар.

«Бәянелхак»та Зәки Вәлидинең мәдрәсәләргә реформа кирәклеге турында бер мәкаләсе басыла. Аны Казан ислахчыларының бер төркеме хупламый, бу төркемгә Габдулла Тукай да, Фатих Әмирхан да керә. Габдулла Гыйсмәти кушаматы белән язылган әлеге мәкалә уңаеннан, шагыйрь Тукай, мыскыл итеп, бер шигырь, ә мөхәррир Әмирхан 1-2 мәкалә бастыра. Вәлиди Казан ислахчылары белән күрешә, «ләкин аларның төгәл планнары юк, фикерләрен дә нигезсез дип таптым» дип яза. Шуңа күрә зыялы ислахчыларны нык кына тәнкыйть иткән, Тукай әгъза булып торган төркем, ягъни «Фатих Әмирхан төркеме – хәмер эчә, азгын уеннар уйный икәнен белгәч, мин алар белән бик аралашмадым». Әмма Вәлиди «Болгар» кунакханәсендә яшәгән Тукай янына еш барып йөргән, алар аңлашканнар. «Әлислах» газетасының хуҗасы Фатих Әмирхан тәкәббер, мәгърур кеше булганга күрә, Зәки Вәлидинең тәнкыйтенә ачуы бик каты чыккан һәм бераздан «Вәлидинең максатын ялгыш аңладым» дип мәкалә язган Тукайны да бастырмаган.

Казанда укыганда, Зәки Вәлиди Алтайның сагай төркиләреннән саналучы, Казан император университетында эшләүче, 8 тел белүче профессор Николай Катанов, чуваш шәрыкчысы-ориенталисты Николай Ашмарин белән дә танышкан, нык аралашкан. Бу ике шәхестән бик күп файда күрдем, дип язып калдырган тарихчы галим. «Халык мәгарифе вәкиллеге» («Министерство народного образования») журналында Н.Ашмаринның басылган «Татар әдәбияты» мәкаләсен Зәки Вәлиди урысчадан татарчага тәрҗемә иткән, соңрак аның бу тәрҗемәсе «Вакыт» газетасында да чыккан. Зәки Казанда фәкыйрь тормышта яшәп, гаять күп укыган, үзе әйтмешли, «бик мәшгуль» булган.

Зәки 1909 елның май аенда, пароходка утырып, Уфага китә, анда мәдрәсә ачкан хәлфә Зыятдин Камали һ.б. зыялылар белән күрешә.

Язмыш Зәки Вәлидине бөтен дөньяга атаклы психолог Фрейд белән Австриянең башкаласы Венада бер үк кунакханәдә очраштыра, сөйләштерә.

Казан дәүләт университеты профессорлары Резеда Ганиева, Хатыйп Миңнегулов лекцияләрендә мин ишеткән исемнәр «Хатирәләр»не укыганда кабат яңарды: Суфи Аллаһияр, Җәләлетдин Руми, Ясәви, әл-Газзали, Галишер Нәвои, Абай, Шиһабетдин Мәрҗани, Морад Рәмзи, Муса Җарулла Бигиев, Мәҗит Гафури, кырымлы мөхәррир Гаспралы, шәех Зәйнулла ишан һ.б.лар.

Бер үк вакытта ишетмәгән исемнәр дә очрады: азәрбайҗанлылар Ахунд Йосыф Талипзадә, Ташкүперзадә, француз Фламмарион, гарәп галиме Ибн Халликан, һиндстанлы Габделхәй әл-Лукневи, Госманлы әдәбиятыннан Язучыуглы, Кәмал Өмми, фарсы суфи шагыйрьләре Аттар, Хафиз Дивани, гарәп тарихчысы Ибн әл-Асир, гарәп шагыйре һәм фәйләсуфы Әбү әл-Галә (Габдулла) әл-Мәгарри, Төркия тарихчысы Җәүдәт паша, төрек зыялысы Фатих Солтан Мәхмәт, казах шагыйре Нурфәез Байганин (Нурпәй хаҗи), казах солтаны Кинә Сары, Хива ханы Әбүлгази, мисырлы мөхәррир Мостафа Камил, Әфганстан әмире Габдерахман хан, фарсы суфие Шәмси Тәбризи-Мәүлана, ГосДума әгъзасы Шаһшәриф Мәтинов, Петербург университетында укыган табибә Зәйнәп Габдрахманова...

Габдулла Тукай, Фатих Әмирханнар замандашы, башкорт хәрби көчләрен оештыручы көчле җитәкче, Ленин, Сталин һәм Троцкий белән аралашкан гайрәтле сәясәтче, төрки халыкларның тарихын язган күренекле галим Зәки Вәлидинең тормыш юлы һәм фәнни мирасы алга таба да өйрәнелергә лаек.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 март 2023
    Исемсез
    Зәки Вәлиди - Башҡортостан тарихында яҡты эҙ ҡалдырған күренекле шәхес!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100