news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Без барыбыз да шул көнне үлдек

news_top

Көн карасу, көзге җил тәнеңне теткәләп, үтәли өшетә. Юл буенда сары яфраклар бөтерелеп оча, ә мин кызымның кулын кысып тотып барам. Бара идем...

Кызым мәктәптән кайта, портфелендә рәсем дәфтәрләре, ә күзләрендә – шатлык. «Әни, бүген безгә укытучы «бишле» куйды», – диде ул, елмаеп.

Юл аша чыкканда, тирә-якка карадык та кебек. Әмма бер мизгелдә бөтен дөнья кинәт ишелеп төште. Бер секунд эчендә куркыныч тавыш, тимер шыгырдавы һәм тормоз тавышы...

Мин кызымны кулымда тотып кала алмадым. Машина зур тизлектә килеп бәрде. Баламның кечкенә гәүдәсе асфальтка ауды, портфеле читкә очып китте. Мин кычкырдым. Юк, акырдым мин. Үз тавышымны үзем дә ишетмәдем.

Кызымның күзләре әкрен генә йомылды. Ул берни әйтмәде, бары сулышы өзелде. Янында тезләнеп утырганда, кулларым туңды. Җаным суынды.

Яныбызга халык җыелды. Кемдер: «Ашыгыч ярдәм чакырыгыз!» – дип кычкырды.

Ә мин һаман кызымның битен сыйпап, аны уятырга теләдем. «Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәндә, мин инде аның киткәнен аңладым.

Йөрәгем ярылды… Гүя бөтен дөнья өстемә ишелде дә баламны йолкып алды.

Ирем килеп җитте. Ул кызыбызны кулына алды, әмма соң иде инде.

Без икебез дә шул көнне үлдек. Барыбыз бер мизгелдә мәет булдык без. Моны әйтеп тә, аңлатып та булмый инде.

Сабыемны җирләү көне яңгырлы булды. Кара кулчатырлар арасында мин үзем дә югалып калдым. Ирем күз яшьләрен күрсәтмәде, әмма йөзендә җан әрнүе ачык иде. Аның карашы мине өзгәләде. Ул үзен гаепләде, мин дә үземне.

Айлар узды, әмма безнең арада нидер сынды. Бер өйдә яшәсәк тә, сүзләр бетте. Аш бүлмәсендә икебез дә тынлыкта утыра идек. Өй буш, караңгы...

Мин кызымның киемнәрен шкафтан чыгармыйча сакладым. Ирем, киресенчә, аларны күрергә теләмәде.«Мин болай яши алмыйм…» – диде ул бер кичтә. Бу сүзләр йөрәгемә пычак булып кадалды.

Мин дә аңладым: без икебез дә бу кайгыны күтәрә алмадык. Аерылышу карарын тыныч кына кабул иттек, әмма эчтән әрнедек.

Ул китте. Мин өйдә ялгыз калдым. Кызымның бүлмәсе һаман шулай тора. Өстәлдә аның рәсем дәфтәре ята. Соңгы рәсем – гаилә: әни, әти һәм кыз. Мин бу рәсемгә карап елыйм. Төннәр буе йоклый алмыйм. «Кызым, сиңа анда тынычмы?» – дип пышылдыйм.

Ялгызлык салкын кебек тәнемә үтте. Кайчак урамда кечкенә кызларны күргәч, йөрәгем тагын сызлый. Мин аларның кулларын кысып барган әниләренә кызыгам.

Кешеләр «вакыт дәвалый» диләр, әмма бу яра төзәлми. Мин һәр көн кызым белән булган мизгелләрне искә төшерәм. Аның тавышы колакта яңгырый. Аның җылы кочагы һаман хәтердә. Мин үземә «яшәргә кирәк» дип кабатлыйм, ләкин йөрәк ышанмый.

Ирем турында хәбәрләр ишетәм, ул еракта яши. Без сөйләшмибез. Безне бергә бәйләгән җеп өзелде. Әмма без икебез дә бер үк кайгыны йөртәбез.

Кызым төшләремә керә. Кайчак ул елмая, кайчак кул болгап китә. Уянгач, күзләремнән яшь ага. Яз көне каберенә чәчәкләр алып барам. Чәчәкләр арасында утырып, дөнья тынгандай тоела. Мин кызым белән сөйләшәм, ләкин җавап тынлык кына. Җил яфракларны селкетә, ә минем күңелдә бушлык.

Мин кызымны мәңгегә югалттым, әмма йөрәгемдә саклыйм. Һәр көн яңа яра кебек, ләкин мин аның исемен онытмыйм. Аның исемен пышылдап, йокларга ятам. Кайчак «әгәр шул көндә…» дип уйлап, үземне гаеплим.

Ә тормыш дәвам итә. Тормыш дәвам итәргә тиеш… Раббым, ярдәм ит...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар