Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без барыбыз да – берникадәр дәрәҗәдә адашканнар»: Айдар Галимовтан яңа җыр

news_top_970_100
«Без барыбыз да – берникадәр дәрәҗәдә адашканнар»: Айдар Галимовтан яңа җыр
"Татар-информ" архивы

Айдар Галимов «Адашканнар» җырын тәкъдим итте. «Уйлап карасаң, әлеге заманда без барыбыз да – берникадәр дәрәҗәдә адашканнар. Акны – карадан, турыны – кыектан, дөреслекне ялганнан аеру бер дә җиңел түгел бүгенге көндә. Ә киләчәккә ниндидер зур өметләр, планнар кора алмавыбыз, бәлки, иң катлаулысыдыр.

Ә шулай да ышаныч яшәтә кешене. Томаннар таралып, болытлар ачылып, зәңгәр күктә кояш чыгып, бер яктырыр әле бу дөньялар. Төшенкелеккә бирелмичә, курыкмыйча, ышанычлы адымнар белән алга атлыйк. Бер-беребезгә терәк, киңәшче һәм юл күрсәтүче булыйк», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсенә.

«Яңа җырыбызны бергәләшеп тыңлагыз, кушылып җырлагыз.

Бер табылгач югалтмагыз!

Бер генә бит безнең гомер!

Адашмагыз…» – дип теләгән җырчы иҗатын яратып күзәтеп баручыларга.

«Адашканнар» җырының сүзләрен Фирүзә Абдуллина, ә көен Гүзәлия Вәлиева иҗат иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100