Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без бәхетле идек». Эшмәкәр ир-ат унтугыз ел бергә булган сөйгәнен атып үтергән

Аннары ул үзенә дә аткан, ятим калган алты яшьлек кызын приютка озатканнар.

news_top_970_100
«Без бәхетле идек». Эшмәкәр ир-ат унтугыз ел бергә булган сөйгәнен атып үтергән
https://nnovgorod.sledcom.ru

Түбән Новгород шәһәрендә 37 яшьлек Татьяна исемле хатынны ире атып үтергән. Моңа кадәр хатын ике тапкыр полициягә мөрәҗәгать итеп, ярдәм сораган булган. Ләкин хокук саклаучылар бу хатынны 40 яшьлек вәхши иреннән коткарып кала алмаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 18 декабрьдә көндез була. Татьяна ире Вячеслав белән аерылышырга тели, шуннан соң алар талаша башлыйлар. Бу вакытта хатын иреннән чыгып киткән була инде. Вячеслав пистолет ала һәм хатынга берничә тапкыр ата. Аннары ир-ат үз-үзенә ата һәм үлә.

Әлеге хәлдән соң берничә сәгать узгач, социаль челтәрдә Вячеславның сәхифәсендә язма барлыкка килә. «Безне шундый итеп истә калдырыгыз. Беренче үбешүдән башлап 19 ел. Бүген финал. Икебезне дә тәкәбберлек ашады. Хисап 0:0. Ләкин без бәхетле идек. Барыгызга да игелек телим. Мәхәббәтне саклагыз», диелә хәбәрдә.

Өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, мәрхүмә хатын иреннән зарланып, ике тапкыр полициягә килә. Беренче тапкыр ул май аенда мөрәҗәгать итә. Аны ире подъездда кыйнап ташлаган булган. Ведомство белешмәсе буенча, Татьяна үзенә китерелгән зыянны ачыклау өчен экспертиза узудан баш тарткан, шуңа күрә җинаять эше ачылмаган.

Татьяна 7 декабрьдә икенче тапкыр полиция мөрәҗәгать итә. Ул үзенең алты яшьлек кызына иреннән төрле хәбәрләр килүен әйтә. Хокук саклаучылар бу вакыйганы тикшерергә өлгерми.

«Слава мине эзәрлекләде, тезләренә чүгеп, машина каршына ятып, Таняны акылга кертергә сорады. Ул Таняны үтерү белән янады, аның машинасының тәгәрмәчләрен тиште, подъездда саклап торып, аны кыйнады. Славаны алып киттеләр дә, аннары иреккә чыгардылар», — дип сөйли мәрхүмәнең дусты.

Татьяның ятим калган кызы хәзер приютта, аның белән психологлар эшли, диелә бу хәбәрдә.

«Комсомольская правда» сайты Вячеславның шәһәрдә билгеле эшмәкәр булуын язды. Татьяна ярты ел дәвамында куркып яши, ире аны кыйнап тора.

«Таня аерылышырга документлар тапшыргач, ул аңа яный башлады. Бу вакыт эчендә Татьянаның мөрәҗәгать итмәгән урыны калмады — полициягә дә, опека органнарына да барды. Ләкин файдасы гына булмады. „Аерылышу рәсмиләштерелмәгән килеш, бу — гаилә низагы“, — дип җавап кайтардылар», — дип сөйли мәрхүмәнең дусты Светлана.

Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Тикшерү версиясе буенча, 18 декабрьдә көндез урамда 40 яшьлек ир-ат хатынына берничә тапкыр пистолеттан ата. 37 яшьлек хатын урында ук үлә. Аннары ир-ат үз-үзенә кул сала, диелә хәбәрдә.

Якынча белешмә буенча, ир белән хатын аерылышу процессында була, бергә яшәмиләр. Мәрхүм ир-атның корал тоту өчен рөхсәте булмый, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100