Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без авырмыйбыз, сәбәп бездә түгел» - Рафил Җәләлиевкә нинди гаеп аударалар?

Җырчы Рафил Җәләлиев Инстаграм битендә видео-мөрәҗәгать белән чыкты.

news_top_970_100
«Без авырмыйбыз, сәбәп бездә түгел» - Рафил Җәләлиевкә нинди гаеп аударалар?
Рамил Гали

«Игътибар! Тулысы белән каравыгыз сорала! — дип язган Рафил Җәләлиев. - Исәнмесез, мөхтәрәм милләттәшләр, хөрмәтле инстадуслар! Тиздән 8 Март якынлаша, барлык хатын-кызларны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Бер вәзгыять килеп туды. 6 март көнне Әтнәдә корпоратив алып барырга тиеш идек. Тик бу мәҗлес булмаска охшап тора, чөнки килергә телүчеләр саны күп түгел. Оештыручылар белән берлектә шундый карар кылдык.

Соңгы арада инстаграмга берничә кеше: «Корпоратив булмыймы әллә, сез килмисезме әллә?» — дип сорап язды. Безне: «Салкын тидергәннәр, авырыйлар, шуңа бәйрәмгә килмиләр», — дип дөреслеккә туры килмәгән сүз чыгарганнар. Хөрмәтле әтнәлеләр, без чирләмибез, эшлибез. Корпоративның булмау сәбәбе бездә түгел. Шундый зур мәҗлеснең булмау сәбәпләрен безнең өскә аударып кую бер дә дөрес түгел. Бәлки әлеге чарага килмәүчеләр арасында безнең иҗатны аңлап, белеп бетермәүчеләр бардыр, башка сәбәпләр дә булырга мөмкин».

«Без сезгә ышанабыз, Рафил әфәнде»;

«Телегез чиста, матур шундый. Бер рус сүзе кыстырмыйча аңлаттыгыз. Җырлавыгыз да бик ошый. Салават абый концертында сезне күргәнем бар. Шул якта яшәсәм, килер идем ул мәжлескә»;

«Рафил, мин дә яратып карыйм сезне. Матур итеп сөйләвегезгә игътибар иттем», — дип язалар җырчыга инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100