Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без артка чигенәбез?»: Джо Байден Украина турында көтелмәгән белдерү ясады

news_top_970_100
«Без артка чигенәбез?»: Джо Байден Украина турында көтелмәгән белдерү ясады
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

АКШ президенты Джо Байден Украинаның, Вашингтон ягыннан ярдәм булмау сәбәпле, конфликтның кискен ноктасында булуын белдерде.

8 февральдә Америка лидеры Нью-Йоркта акча җыю чарасында чыгыш ясаган. Байден Киев режимының бик авыр хәлдә булуына борчылуын белдергән, һәм нәкъ менә шул вакытта союздашлар Украинаны ташлап китәләр, дигән фикер җиткергән.

«Ә без нәрсә эшлибез? Артка чигенәбезме?» – дип яза «Bloomberg» агентлыгы Америка президентының сүзләрен.

5 февральдә АКШ сенаты бюджетның компромислы проектын тәкъдим итте, анда республикачылар һәм демократлар таләпләре дә исәпкә алына, дип яза «Комсомольская правда». Проект кабул ителмәгән һәм хәзер конгрессменнар союздашларга ярдәм итү проектын миграция реформасыннан аерым карарга тиеш. Тавыш бирү, бүген, 8 февральдә, Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатьтә узарга тиеш.

Шул ук вакытта, «Politico» басмасы мәгълүматлары буенча, Украина Кораллы көчләре инде оборонага китәргә һәм снарядлар кытлыгы аркасында һөҗүм операцияләреннән баш тартырга мәҗбүр.

«New York Times» газетасы язуынча, АКШ ярдәме яңадан торгызылмаса, Киев режимы капитуляция игълан итәргә мәҗбүр булачак. Хәзерге вакытта, журналистлар сүзләренчә, Украина хәле «караңгы».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100