Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без аны бер генә ай күреп калдык»: хәрби операциядә һәлак булган Шәүкәт Маняпов турында

Махсус хәрби операция барышында тагын ике Татарстан хәрбие һәлак булган. Икесе дә – Түбән Кама шәһәреннән. 31 октябрь көнне аларны соңгы юлга озаттылар.

news_top_970_100
«Без аны бер генә ай күреп калдык»: хәрби операциядә һәлак булган Шәүкәт Маняпов турында
Маняповларның гаилә архивыннан

31 октябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә Украинадагы махсус хәрби операция барышында һәлак булган ике егетне соңгы юлга озаттылар. Евгений Полшков һәм Шәүкәт Маняпов белән шәһәрнең Җиңү һәйкәле каршындагы мәйданында хушлаштылар. Хәрбиләр белән хушлашырга Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, муниципалитет җитәкчеләре, ветераннар һәм кадетлар килгән иде.

Һәлак булучыларның берсе – Түбән Кама районы Красный Ключ авылында туган Евгений Полшков. «Быелгы елның августында контракт төзеп, «Тимер» батальонында хәрби хезмәттә иде. Евгений Полшков – кече сержант, батыр йөрәкле, көчле кеше иде, – дип хәбәр иткәннәр «116.RU» порталына шәһәр мэриясендә. Евгений Полшковка декабрьдә 53 яшь тулган булыр иде. Ирнең гаиләсе, балалары булмаган.

 

Фото: © «НТР 24»

Хәрби операция барышында 28 яшьлек Шәүкәт Маняпов һәлак булган. «Махсус хәрби операция зонасына беренчеләрдән булып китте, чөнки ул бүлекчәдә иң яхшы снайперларның берсе иде. Анда ул сугышчан бурычларны үтәде», – дип сөйләгән бүлекчә командиры Руслан Алиев. Бу хакта «НТР 24» порталы хәбәр итә.

«Без аны бер генә ай күреп калдык»

Шәүкәткә 30 ноябрьдә 29 яшь тулган булыр иде. Егетнең әтисе Шакир Маняпов белән сөйләштек. Аталарча гына, хисләргә бирелмичә сөйләшергә тырышты әти кеше. Улының балачагын хәтерендә яңартып алды:

Шәүкәт кечкенә чагыннан ук тере бала булып үсте, җитез иде. Техниканы бик үз итте. Базарга барганда уенчык машинаны да яртышар сәгать сайлап тора иде. Сатучылар шаккаталар иде. Кадет мәктәбен бетерде, армиядә хезмәт итте. Мәскәүдә Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү парадында катнашты.

Армиядән кайткач, контракт буенча Чечняга китеп барды. Каршы килмәдем. «Син кечкенә чагында барысын да мин хәл итә идем, хәзер инде үзең», – дидем. Чечня республикасы хөкүмәте аны медаль белән дә бүләкләде. Анда ул 3 ел хезмәт итеп кайтты, яраланган вакыты да булды.

 

Фото: © Маняповларның гаилә архивыннан

Аннары, контракт буенча, өлкән снайпер булып Таҗикстанга китте. Аннан ялга кайтып 1 ай гына өйдә булды да, Украинада махсус хәрби операция башлангач, февральдә шунда китте.

Соңгы сугыш вакытында улым үзенең иптәшләре белән украин гаскәрләрен алга таба җибәрмәгәннәр, ул үзенең 4 иптәшен каплап кала, үзенә снаряд кыйпылчыклары эләгә. Моны миңа часть командиры сөйләде. Анда снайперларны иң беренче чиратта юк итәргә тырышалар икән, – диде Шакир Маняпов, бар сызлануын эчкә йотып.

Шәүкәт Маняпов «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән. Ул 18 октябрь көнне һәлак була. Туганнары Шәүкәтне кыш көне соңгы тапкыр күреп калалар. Егетнең әнисе Айгөл ханым улының үлемен бик авыр кичергән.

Шәүкәт армиягә киткәнче үк өйләнә, ике баласы бар, мәктәптә укыйлар.

Элемтәгә чыга иде улым, шалтыратып сөйләшә идек. Алар анда урманда яшәгәннәр. Хәзер менә кечкенә улым – 24 яшьлек Рәфкать тә хәрби операциягә барырга җыена. Мәктәпне бетергәч, берничә ел рәттән вожатый булып Кырымга лагерьга барды. Күпер салганда да барды, шунда өйләнде дә. Ике баласы бар. Хәзер алар бөтенесе дә Шәүкәтне соңгы юлга озатырга дип кайттылар, – ди әти кеше.

 

Фото: © Маняповларның гаилә архивыннан

Шәүкәт Маняповның туганы Ангелина да абыйсы турында сөйләми калмады:

Аның турында мин бары яхшы әйберләр генә әйтә алам. Шат, киң күңелле кеше, яхшы әти, үрнәк абый ул. Ул бервакытта да әти-әнисен онытмый. Беренче никахтан туган 11 яшьлек улы, 8 яшьлек кызы калды. Элеккеге хатынына да хөрмәт белән карады, аерылышканнан соң да, алар үзара дустанә мөнәсәбәтләрне саклап кала алдылар. Балаларына һәрвакыт ярдәм итте. Сугышчан дусларына да бер генә тапкыр ярдәм итмәгән. Ул – безнең өчен чын батыр, герой, – ди ул.

«Синең рухың әле дә исән, безнең янда»

Шәүкәт Маняпов белән шәхсән таныш булган Роман Семин да аны бары тик җылы сүзләр белән генә искә алды:

Без аның белән якын дуслар булмасак та, таныш идек. Элегрәк бер үк чараларда катнаша идек, уртак дуслар да булды. Шул вакытта ук ул үзен батыр йөрәкле егет буларак күрсәтте. Шәүкәт көрәш белән шөгыльләнде. 12 яшьләр булгандыр, безнең арада аның кебек кульбитлар ясаучы булмады. Беребез дә аның кадәр булдыра алмый идек. Шәүкәт үзенең бернидән дә курыкмавын әйтә иде һәм тренер куйган бурычларны да җиңеп үтәп килде. Ул һәрвакыт кыю йөрәкле,тәвәккәл булды. Күп очракларда көчсезләрне яклап чыга иде, – дип сөйләде ул.

Социаль челтәрләрдә Шәүкәт Маняповны соңгы юлга озату турындагы язма астында дистәләгән кеше кайгы уртаклашу сүзләре язып калдырган. Күбесе егет белән шәхсән таныш та булган. «Шәүкәт-брат», рухың белән көчле идең. Ничек шулай була соң, ә... Сүзләр белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Үзеңнең батырлыгыңны күрсәттең. Тыныч йокла. Гафу ит, сиңа ярдәм итә алмадык. Син – герой! Синең көчең, рухың әле дә исән, безнең янда... Тыныч йокла «брат», – дип язып калдырган Айрат Вәлиев.

Егетнең яшьлек дуслары аны ярдәмчел, киң күңелле, куйган максатларына тайпылмыйча баручы кеше буларак истә калдырганнар. Түбән Кама шәһәре фотографы Айсылу Гайнуллина Шәүкәт белән танышып китү мизгелләрен сөйләде. Айсылу 2011 елда Җиңү бәйрәме көнне мәңгелек ут янында Шәүкәт белән фотога төшкән булган. Егет ул вакытта каравылда торган.

 

Фото: © Айсылу Гайнуллинаның шәхси архивыннан

Шәүкәт ул чагында кадет мәктәбендә укый иде. Мәңгелек ут янында каравылда торганда янына килеп, фотога төшеп киттем. Аннан социаль челтәрләрдә аралаша башладык. Шәүкәт үзенең Оборона министрлыгында эшләве, Чечня республикасында хәрби хезмәттә булуы турында язды.

2018 еллар тирәсендә мин аның белән төнге клубта, фотограф булып эшләгән вакытта очраштым. Үзе килеп эндәште. Бу аның ялга кайткан вакыты иде. Шәүкәт бик ачык, гади, тормыш сөючән, аралашучан кеше булды. Ул һәрвакыт, нәрсә генә булса да, ярдәмгә килергә әзер иде. Аннан ниндидер бер җылы энергетика бөркелде, аңа һәрвакыт кешеләр тартылып торды. Аны кызлар бик ярата иделәр...

Аның барысын да тизрәк эшлисе килә иде. Яшәргә ашыккан кебек... – ди Айсылу Гайнуллина.

Шәүкәт Маняпов гаиләсе һәм туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

 

Фото: © Айсылу Гайнуллина

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100