Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без һаман шок халәтендә» — бер төркем артист күп балалы гаиләдә кунакта булган

Актанышның Киров авылында яшәүче Рәшитовлар гаиләсе үзләренең өч балаларыннан тыш, тәрбиягә алып, ун бала үстерә.

news_top_970_100
 «Без һаман шок халәтендә» — бер төркем  артист күп балалы гаиләдә кунакта булган
https://www.instagram.com/aigul_barieva/

Бер төркем татар артистлары Актаныш районының Киров авылында яшәүче күпбалалы Рәшитовлар гаиләсенә кунакта кайткан. Алар арасына Айгөл Бариева, Гөлнара Габидуллина, Алия Исрафилова, Гөлүсә Шаһбаннар бар. Тәмле ризыклар пешереп, сабыйлар белән аралашып, илһамланып килгәч, Айгөл Бариева әлеге соклангыч гаилә турында инстаграмга пост язган.

«Әлеге постны язу өчен бик озак уйланырга туры килде. Дөресен генә әйткәндә, мин һаман шок халәтендә, башымда мең төрле сорау бөтерелә.

Кичә Актаныштагы концертыбыздан соң, Гөлүсә һәм Закир Шаһбан безне үзләренең күптәнге дуслары, Киров авылында яшәп ятучы Мәрьям апа һәм Алмас абый гаиләсенә алып кайтты. Юлда алар әлеге гаиләнең бик күп сабыйларны тәрбиягә алулары турында сөйләделәр.

Ишегалдына керү белән бер рәттә тезелешеп торучы чаңгылар күзгә ташланды. Шунда ук бик ачык, шат күңелле хуҗабикә үзе күренде.

Өйгә кердек. Диварда балаларның күпсанлы грамоталары, дипломнары, мактау кәгазьләре. Шок халәтендә эчкә үтәбез. Залга бер-бер артлы балалар кереп тула. Мин бу мәлдә күз яшьләремне тыя алмадым.

Әлеге балалар барысы да төрле гаиләләрдән, барысының да үз язмышы. Ләкин аларның якты күңелле, ярдәмчел булуларына шаккаттык. Нинди җылы атмосферада үсә һәм нинди дөрес тәрбия ала бу сабыйлар!

Төгәл 21.00 сәгатьтә алар йокларга ята. Көн тәртибе язып куелган. Һәрберсенең өй буенча башкарырга тиешле эшләре билгеләнгән. Һәр атна ахырында гомуми гаилә җыелышы үткәрәләр, һәрберсенең тәртибе, уңышлары турында сөйләшәләр.

Иртәнге, төшке һәм кичке ашлар дога укудан башлана һәм дога кылып тәмамлана. «Рәхмәт әнием, тыныч йокы әнием, хәерле иртә, әнием» кебек матур сүзләр әйтелә.

Күпме көч, мәхәббәт, сабырлык аларның әти-әниләре Мәрьям ханым һәм Алмас абыйда.

Һәр балага үзенчәлекле мөнәсәбәт кирәк. Мәрьям ханым - бик яхшы психолог. Балалар йокларга яткач, ул көн дәвамында төшерелгән фото-видеолардан кинорепортаж ясый, аны музыкага сала һәм инстаграмга урнаштыра. Шул рәвешле, тормышларының кадерле минутларын истәлек итеп саклый. Әлеге гаиләнең үзләренең дә өч баласы бар. Алардан тыш тагын ун баланы тәрбиягә алып, гаилә җылысы бүләк иткәннәр.

Һәйкәл куярлык гаилә бу. Рәхмәт сезгә Алмас абый һәм Мәрям ханым, зур йөрәкле булуыгыз өчен», — дип язган җырчы.

Җырчылар бер көнгә булса да Мәрьям ханымны аш-су әзерләүдән ял иттерергә булганнар. Аннары бөтенесе бер диванга ятып йоклаганнар. Күп балалы әни аларны видеога төшереп йөргән. Әлеге кызык видеоларны истаграмга Гөлнара Габидуллина да урнаштырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100