news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Без аларга гомер буе рәхмәтле»: Әнвәр Нургалиев якыннарына кыйммәтле бүләк ясаган

news_top

Җырчы Әнвәр Нургалиев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә туганнары белән берлектә күптәнге хыялын тормышка ашыруы турында яза. Алар хәзерге көндә җырчының туган нигезендәге утны сүндермичә, карап торучы Марат җизниләре һәм Лилия апаларына яңа «Нива» машинасы бүләк иткәннәр. Бу бүләкне алуда уллары Рөстәм, Әнвәр Нургалиев һәм махсус операциядә яраланып, хәзер тернәкләнү узучы кияүләре Илья катнашкан.

«Якыннарымның гаҗәпләнүе, күзләрендәге шатлык – безнең өчен иң бәхетле мизгел булды. Марат җизни һәм Лилия апа – безне өчен иң кадерле кешеләр. Аларның җылысы, кайгыртуы һәм тырышлыгы белән туган нигез бүгенге көнгә кадәр сакланып килә. Моның өчен без аларга гомер буе рәхмәтле», – ди ул.

Шулай ук җырчы якыннарына ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек теләп калган: «Без сезне бик яратабыз һәм чиксез хөрмәт итәбез!» - дип язган.

Артистның игелекле гамәле тамашачылары арасында да зур соклану уяткан.

«Үзең шуннан рәхәтлек алып йөргәнең йөзеңә чыккан. Булдырасың, Аллаһ риза булсын», «Шәп булган, якыннарыгызга сөенеп йөрергә язсын», «Әнвәр-Ирина, сез олы йөрәкле гаилә. Игелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын», «Миңа биргәннәрмени. Шулай шатланып карап утырам», «Әнвәр, сез гел кешеләрне шатландыруда. Аллаһ ярдәмен бирсен», «Котлы булсын якыннарыгызның машиналары. Еллар буе сөенеп йөрергә язсын», – дип язалар алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар