Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бетонга катырып куйган». Кайгыргандай кыланып йөргән ир хатынын үзе үтергәне ачыкланган

news_top_970_100
«Бетонга катырып куйган». Кайгыргандай кыланып йөргән ир хатынын үзе үтергәне ачыкланган
https://pixabay.com/

Томск шәһәрендә бер ир-ат бергә яши торган хатынын үтереп, мәетен бетонга катырып куйган. Хәзер аны полиция тоткарлаган, җинаять эшен тикшерү бара, ир-ат гаебен танып күрсәтмә биргән. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, 43 яшьлек хатын быел июльдә югалган булып санала. Аның югалуы турында ире хәбәр итә, имеш, аның бергә яши торган хатыны туганнарына киткән һәм шуннан бирле элемтәгә чыкмый.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, соңгы тапкыр ир белән хатын фатирдан бергә чыгып киткәнен күргәннәр. Алар машинага утырып китеп барган. Соңрак ир үзе генә кайткан. Нәкъ шуннан бирле хатын элемтәгә чыкмый башлаган.

Оперативниклар хатын югалуга ирнең катнашы булуын ачыклый. Ир исә бу хәлләргә катнашы булмаган кебек кыланып йөргән.

Тикшерү версиясе буенча, ир белән хатын бергә бакчага бара, шунда алар талашалар. Ир сөйгәнен вәхшиләрчә кыйный, хатын урында ук үлә. Аннары ир хатынның мәетен чокырга күмеп, бетон белән катырып куя, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100