news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Беспилотниклар куркынычы» режимы игълан ителгәндә нишләргә?

news_top

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов Татарстан халкына мөрәҗәгать итте. Бу хакта ведомствоның телеграм-каналында хәбәр ителә.

Көн саен Украина ягыннан Россия территориясенә БПЛА һөҗүмнәре оештырыла, бу – безнең республика халкы һәм предприятиеләре өчен куркыныч тудыра. Татарстанда иминлекне тәэмин итү өчен кайбер чикләүләр кертелә.

Безнең республикага таба хәрәкәт итүче БПЛА ачыкланган очракта, «беспилотниклар куркынычы» режимы кертелә. Халыкка уяулыкны арттырырга, ә пилотсыз очкыч табылган очракта – 112 номерына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Халыкка мәгълүмат бирү SMS-хәбәр һәм «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасы аша башкарыла. Push-хәбәрләр алу өчен кушымтаны урнаштырырга тәкъдим ителә.

Әгәр пилотсыз очкычлар Татарстан территориясендә табылса, «беспилотниклар куркынычы» режимы кертелә. Бу очракта халык урамнардан җир асты кичүләренә, паркингларга яки якындагы корылмаларга керергә һәм тәрәзәләргә якын килмәскә тиеш. Бинада булганда тәрәзәсез бүлмәләрне сайларга кирәк. Шулай ук балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү сорала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар