Бесланга 19 ел: Коточкыч фаҗигане кичергән кешеләр ничек яши?
Бесландагы фаҗигага – 19 ел. Шул көннән алып ул – кайгы шәһәре, үз балаларын кочаклый алмаячак ана куллары, аталарның оялмыйча агызган күз яшьләре шәһәре.
Фаҗига Бесланның һәр кешесенә кагылды
3 көн дәвамында җәһәннәмдә булган тоткыннарның һәм аларның якыннарының хәтерләрендә уелып калган бу кичерешләр еллар узу белән сүрелми. Алар, бу фаҗига корбаннарын онытып булмый һәм ярамый да, дип сөйли. 186сы бала булган 333 кешенең җаннары спорт залы диварлары эчендә кала. Әлеге фаҗига шаһитләре, бу беркайчан да кабатланмаска тиеш, ди.
Туганнарча ярату
«Кызлар, мәктәпкә барырга вакыт! Мин сезнең энегезне җыям да, аннан...» – дип ашыктыра кызларын Эльза Цабиева. Аның шатлыклы көне: олы кызы Алана 5нче сыйныфка, ә кечесе, Зәлинә, 3нче сыйныфка бара. Алар ашыга-ашыга җыенсалар да, линейкага бераз соңга калалар. Һәрберсе үз сыйныфы янына баса, ә 3 минуттан соң әсирлеккә алу башлана…
«Спорт залында һәр җирдә бомбалар эленеп тора иде, йөзләгән кеше, кысан, – дип сөйли «СтарХит»ка Зәлинә Плиева. – Егылып яткан җиремнән кузгалмадым да. Кичкә таба гына күршеләремнең берсе минем кайда булуымны сеңлемә әйтте. Алана минем яныма килә алды. Без 3 көн буе бер-беребезне җибәрмәдек, ашамадык, бу куркыныч сәгатьләрдә иң зур хәзинә булган бер-ике тамчы су йоттык. Штурм вакытында без инде бөтенләй хәлсез идек. Террорчылар, ыгы-зыгыга бирелеп, газ битлекләрен киделәр, һәм шартлау тавышы ишетелде. Көчле шартлау, һәм барысы да төрле якка очты. Мин дә кимендә 4 метрга очтым. Апамны бүтән исән килеш күрмәдем...»
Азат ителгән көнне, 3 сентябрьдә, Зәлинә өстенә түшәмнең бер өлеше җимерелеп төшә. «Мин аңымны югалттым, – дип сөйли кыз. – Аңыма килгәч тә тора алмадым, тирә-якта үлгән кешеләр иде. Тагын 15 минутлап яттым һәм кинәт кенә террористны күрдем, куркып калдым һәм үлгән булып кыландым. Аннары ул юкка чыкты. Аякларымны селкеттем, шунда мине волонтерлар күреп алды, җимерекләр арасыннан алып чыгып, носилкага салдылар. Әлегә кадәр күз алдымда тора: бер табиб, ә аның янында – 30лап кеше. «Аны ал, ул үлә!» – дип кычкыралар. «Юк, минем баламны ал», – ди икенчесе. Ләкин доктор миңа карады да, тотып алып, операция бүлмәсенә җибәрде. Мин инде бүлмәдә уяндым, җәрәхәтләрем барлыгын, ә аннары апамның мине бүтән беркайчан да кулымнан тотып тормаячагын белдем».
Алана Бесландагы фәрештәләренең берсе була. «Аллага шөкер, әни безнең белән барырга өлгермәде, – ди Зәлинә. – Кайвакыт әти-әниемнең ничек исән калуына гаҗәпләнәм. 1 яшьлек энебез өчен бөтен гаилә үз-үзен кулда тоткандыр. Кайвакыт әти-әниләр үзләрен гаепли: ни өчен җибәрдек, ни өчен ярдәм итмәдек, диләр. Туганнар сәламәт, барысы да яхшы. Ничек яхшы? Мәктәп янында яшибез, тәрәзәләр спорт залына карап тора. Монда – үле тынлык. Безнең подъезддан гына да 8 бала өйгә кайтмады».
Зәлинә апасының үз гаиләсен саклавына ышана. «Ул бер тапкыр төшкә керде, – дип искә ала ул. – Аны борчымавыбызны сорады – әти-әнием һәр көнне, вахтадагы кебек, зиратка бара иде. Тыңладык, кабергә сирәгрәк йөри башладык. Мин әниемнән: «Без кая да булса күченә алыр идекме?» – дип сорадым. Ә ул: «Әгәр Алана исән булса, монда бер көн дә калмас идек!» – диде. Кеше бар нәрсәгә күнегә: яралар төзәлә, әмма җәрәхәт эзләре кала. Мин беркайчан да бернәрсәне дә онытмаячакмын һәм теләмим дә, без истә тотарга тиеш! Фаҗигага багышланган гыйбадәтханәне төзеп бетерүләрен көтәм, анда кереп, шәм куячакмын. Минемчә, анда үлгән балаларның рухлары яшәячәк, алар арасында минем Аланочкам да…»
Кабат янәшәдә
Боевиклар мәктәпне басып алганда, Таймураз Царахов бәйрәм салюты аттылар дип уйлаган. Аннары кычкырулар, атулар ишетә... Һәм шунда гына бәла килүен аңлап ала. Тоткыннар арасында аның балалары – 12 яшьлек Эльбрус һәм 9 яшьлек Виктория да була.
«Гадәттәгечә, кызым һәм улым, киенеп, линейкага китте, – дип сөйли «Стархит»ка ир-ат. «Безгә бүген тагын музыка мәктәбенә дә линейкага барырга кирәк!» – дип сөйләнделәр», – дип искә ала ул. Виканың үз сыйныфы янында басып торуын, «әнием һәм әтием янына барырга телим» дип кыбырсынуын хәтерли. Ә Эльбрус аны: «Ник елыйсың?» – дип тынычландыра. Тагын ул, улымның залда дустына урын бирүен сөйләде, иптәшенә: «Әгәр дә безне чыгарсалар, мин сине уятырмын!» – дип вәгъдә иткән. Ул үзе тәрәзә янында басып торган, бомба астында, мөгаен, минем улымны беренчеләрдән булып дулкын каплагандыр да. Ә ул малай бер җәрәхәтсез чыкты. Кызым ничек котылган? Бер хатын-кыз ярдәм иткән – аны тәрәзәдән этеп чыгарган! Әлегә кадәр без аның кем икәнен белмибез!»
Боевиклар юк ителгәннән соң, кайгыга баткан әти кеше үз балаларын эзли башлый. «Кызымны кыйпылчык яралары белән Владикавказга җибәрделәр, – дип уртаклаша Таймураз. – Күршеләрнең берсе улымны күрүен әйтте, аңа операция ясыйлар, диде. Берничә тапкыр медицина хезмәткәрләреннән: «Аның белән барысы да яхшымы?» – дип сорагач, мине тынычландырдылар: «Куркыныч юк!» – диделәр. Ләкин табиб өстәлендәге бала минем улым түгел булып чыкты... Аны 1 ай эзләдем: Мәскәүдә дә, Ростов-Донда да, ахырга кадәр баламның юклыгына ышанырга теләмәдем. Улымны исән килеш табам, дип кабатладым. Ләкин ДНК өмет юклыгын күрсәтте».
Фаҗигадән соң 2 ел үткәч, Цараховлар гаиләсенә яңа бәла килә. «Хатыным улыбызның аны күккә чакыруы турында уйлана башлады. Һәм шулай булды да. Юл аркылы чыкканда, аны машина бәрдерде. Аны Эльбрустан ерак түгел урында җирләдек. Мин улымны сизәмме? Кайвакыт әйе кебек тоела, ләкин андый хәл була алмый, ничек... Ул бит инде берничә ел дәвамында юк».
Таймураз, күп ата-аналардан аермалы буларак, алга таба яшәү өчен көч таба. «Эшлим, – дип сөйли ул. – Канадага яки Швейцариягә күченү мөмкинлегем бар иде, ләкин китмәдем».
Чиста биттән
«Бердәнбер балаңны югалту һәм шуның белән яшәү – бу чын җәһәннәм. Мин үзем дә үлдем. Вөҗдан газабы, зиратта сәгатьләр уздыру, үз-үзеңне бетерү. Вакыт дәваламый», – дип уртаклаша Лариса Сокаева.
1 сентябрьдә ул кызы һәм башкалар белән бергә тоткынлыкка алына. Альбина әнисен кысып кочаклап ала. Ә олыларга эчәргә рөхсәт ителмәгәч, кыз авызына су җыеп, әнисенә бирер өчен, аның иреннәренә кагыла... Быел әлеге кечкенә, әмма көчле балага 31 яшь тулган булыр иде.
«Ул ачык, һәрвакыт елмаеп торучан булып истә калды, – дип сөйли «СтарХит»ка аның туганы Ацамаз Сокаев. – Террор һөҗүменнән соң Альбинаның әнисе берничә ел стеллаждан уенчыкларны алмады. «Ни өчен?!» – диде. Беркем берни әйтмәде... Минем әтием сеңлемнең әтисе белән бергә аларның гәүдәләрен танырга барды. Коточкыч! Балаларны тәреләр, йөзекләр, беләзекләр буенча таныганнар... Альбинаны да шулай тапканнар».
Кыз, мөгаен, гаиләне саклаучы фәрештәгә әйләнгәндер. 2006 елда Владимир һәм Лариса Сокаевларның улы туа. Аңа Альбинага мәктәптә ошаган малай хөрмәтенә Георгий дип исем кушалар. «Аңа еш кына апасы турында сөйлиләр, – ди Ацамаз. – Малай әти-әнисенә көч бирде».
Аның артында мин үземне таш дивар артындагы кебек хис итә идем
Александр Озиев әлеге датаны һәр ел саен елап каршы ала. Ул моннан оялмый, чөнки фаҗига аның кадерле кешеләрен – туганнан туган абыйсын һәм апасын алып киткән.
Саша бигрәк тә абыйсы Вадимны сагына. Балачакларын алар бер ишегалдында үткәргәннәр. Дөрес, төрле мәктәпләрдә укыганнар. «Ул көнне мин бәйрәмдә идем һәм теракт турында хәбәрне ишеткәч, дөресен генә әйткәндә, моңа әһәмият бирмәдем. Чөнки ул вакытта без үлемнең нәрсә икәнен аңламый идек, ә соңыннан ул һәр йортка керде, – дип сөйли Александр. – Мондый вакыйгадан соң Аллаһка ышанудан туктыйсың. Балалар, мондый коточкыч хәлләрне кичерер өчен, шуның кадәр гөнаһ кыла алган була алмый. Хәзер мин атеист».
Александр илаһи көчләргә ышанмаса да, аларның гаиләсендә могҗиза булган. Берникадәр вакыттан соң аның абыйсы, Вадимның әтисе Сергей, терактка эләгә... һәм исән кала. «Ул Владикавказ базарында миналы машина янында торган була, – дип сөйли Александр. – Шартлаудан соң, ул җилкәсенә туңдырма чәчрәгән дип уйлый, ә бу кемнеңдер баш мие булып чыга. Табиблар тиз арада абыйны хастаханәгә алып китәләр, ул вакытта аның колаклары ишетми, күзләре күрми башлый, хәзер ишетүе дә, күрүе дә кире кайтты».
Озиевлар гаиләсендә Беслан фаҗигасе турында сөйләшмәскә тырышалар. «Вадим нинди игелекле булган, дип уйлыйм, аның артында мин үземне таш дивар артындагы кебек хис итә идем, – дип сөйли Саша. – Мин андый кешеләрне бүтән очратмадым. Әнисенең заводтан кайтуын хәтерлим, ул шунда ук аның янына килә дә: «Арыдыңмы? Берәр җирең авыртмыймы?» – дип сорый иде. Вадимның энесе Володя калды. Ул тырыша, эшли, ә абыем өйдә утыра... Беләсезме, шул сентябрь аеннан соң Осетиядә дөньядан йөз чөергән кешеләр күпме?»
Беслан әнисе
Һәлак булганнарның алфавит исемлегендә 115нче урында 9 яшьлек Алана Доган санала. Ул әнисе һәм 1 яшьлек сеңлесе Милена белән бергә шул агач идәндә бовиклар әсирлегендә була. «Автомат тавышлары ишетелгәч, без Алана белән паникага бирелеп бер-беребезне югалттык, – дип сөйли Анета Гадиева. – Мине залга соңгы булып алып керделәр. Бер генә уй бар иде: «Кызым кайда?» Кинәт укытучы: «Анета, ул монда!» – дип кычкырды. Мине күргәч, Алана елый башлады: «Монда килмә, сине атып үтерәчәкләр!» – диде, ә үзе кешеләр аша минем яныма шуышты. Мин аны кочакладым, куркуым бераз бетте. Милена эсседән, ачлыктан һәм сусаудан елады. Ул миңа елышты. Шулай итеп без 1 тәүлек буе почмакта утырдык».
Икенче көнне, террорчылар белән сөйләшүләр алып бару өчен, мәктәпкә Ингушетиянең элекке президенты Руслан Аушевны керттеләр. Ул күкрәк балалары белән аналарны азат итәчәкләр, дип килеште. «Баланы олы кызым алып китсен, дип сорадым, мине аның урынына калдырулары өчен ялвардым, – дип искә ала Анета. – Ләкин беркем дә тыңламады... Без Мила белән исән калдык, ә Алана...»
Коткарып кала алмаган кызы истәлегенә Анета «Беслан әниләре» комитеты рәистәше була. «Мин әле дә 2004 елның 2 сентябрендәге кебек, – ди ул. – Онытылырга телисең, ләкин булмый. Йөрисең, нәрсәдер эшлисең, аннары кабат әйләнеп кайткан сыман. Без тикшерү процессын активлаштырырга тырышабыз, чөнки эш әлегә кадәр ачылмаган. Безнең бурыч – дәшми калмау, фаҗигане сөртеп атырга юл куймау! Без барлык корбаннарга ярдәм итәбез. Сәламәтлеге бозылган кешеләргә сәяхәтләр оештырабыз, аларга ташламалар ясыйбыз...»
Бу ханым авыр эштә аңа һәлак булган кызы ярдәм итә, дип ышана. «Җирдәге хыяллар турында сөйләсәк, Миленага бәла-казалар килмәсен, ул үзен ышанычлы хис итсен һәм тормышны яратсын дип телим, – ди безнең героиня. – Күк хыяллары да бар – Алана белән очрашуны, ике дөньяның берләшүен телим...»
Starhit.ru сайтыннан тәрҗемә ителде.
Авторы: Александр Ново