Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бесланда әсирлектә булган кыз, күп еллардан соң, коткаручысын эзләп тапкан

Әлеге ир-ат бу адымын геройлыкка санамый, шуңа күрә үзен эзләүләренә битараф калган.

news_top_970_100
Бесланда әсирлектә булган кыз, күп еллардан соң, коткаручысын эзләп тапкан
https://www.instagram.com/zvezdi_show_biz/

Бесланда террорчылар әсирлегендә калган кыз, бик күп еллар үткәч, үзен коткарган ир-атны эзләп тапкан. Бу хакта «Шоу-бизнес йолдызлары яңалыклары» инстабитендә язганнар.

2004 елның 1 сентябрендә Беслан мәктәбендә меңләгән кеше террорчылар әсирлегендә кала. Алар арасында 3 «Б» сыйныфы укучысы Регина да була. Аны, мәктәпне штурм белән алган вакытта, пулялар астыннан таныш булмаган ир-ат алып чыга. Регинаны кулларына күтәргән ирнең фотосы, очраклы рәвештә, әлеге куркыныч көн хроникасына эләгә. Бу фото Бесландагы террор актын сурәтләгән иң тетрәндергеч фотофактларның берсе.

Кызның гаиләсе коткаручыны бик озак эзләгән. Газетага игълан да биреп караганнар, хәтта. Ләкин батыр ир-ат табылмаган.

Узган ел Регина инстаграм сәхифәсенә әлеге авыр көннең хатирәсе булган фотоны урнаштыра. Озак та үтми, ул 11 яшьлек бер малайның: «Уңда минем әти һәм мин аның белән горурланам», - дип язган комментариен укып, тетрәнә.

Малайның Сослан исемле әтисе белән аралашкач, Регина аның әлеге адымын геройлыкка санамавын, шуңа күрә үзен эзләүләренә битараф калуын ачыклый.  

Сослан фикеренчә, пуля астыннан сабыйларны коткару — һәр кешенең бурычы.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Заложница из Беслана через много лет нашла своего спасителя ⠀ Первого сентября 2004 года ученицей 3 «Б» класса она попала в тысячу заложников в школе Беслана. Регину во время штурма вынес под пулями неизвестный мужчина, и случайно попал в фотохронику того страшного дня. ⠀ Годы семья девочки разыскивала героя, чтобы отблагодарить — даже писали объявления в газетах. Но так встречи и не произошло. Пока в прошлом году повзрослевшая Регина сама не выложила снимок со своим спасителем на своей страничке в Instagram. Девушка была потрясена, когда, когда в комментариях под фото 11-летний мальчик написал ей: "Справа мой отец, и я горжусь тем, что он помогал тогда". Списавшись с отцом мальчика Сосланом, Регина выяснила, что мужчина не считает себя героем, потому и не откликался ни на какие объявления. По мнению Сослана, быть под пулями в те минуты там и спасать детей - это долг каждого человека. ⠀ Всем, кто был там и без страха за свою жизнь спасал людей - низкий поклон!

Публикация от ?НОВОСТИ ЗВЁЗД ШОУ-БИЗНЕСА? (@zvezdi_show_biz)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100