Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үбешкәнем генә бар» — Данир Сабировка сәер сорау биргәннәр

Артист сториста халык белән аралашкан.

news_top_970_100
«Үбешкәнем генә бар» — Данир Сабировка сәер сорау биргәннәр
Салават Камалетдинов

Данир Сабиров сториста инстачыларның сорауларына җавап биргән. Араларында ниндиләре генә юк.

«Әниеңә нинди бүләкләр бирәсең?» — дип сораучыга ул: «Яхшы бүләкләр. Минем бүләкләргә әти һәрвакыт шакката», — дип җавап кайтарган.

«Нигә «Инфинити» машинасын соңгы «Лексус»ка алыштырмыйсың? — дигән инстачыга: «Әлегә сайлый алмыйм», — дигән Данир.

«Сез Миләүшәне нәрсәләр эшләүдән тыясыз?» — дип кызыксынганнар. Данир хатынына олылар булган чараларда артык ачык киенергә рөхсәт итмәвен әйткән.

«Миләүшәнең кем булып эшләвен белергә теләүчеләргә: «Беренчедән, ул минем хатын, икенчедән, минем машинамны йөртүче, өченчедән — ул минем администраторым», — дип җавап кайтара артист.

Ике бала атасыннан: «Мәхәббәт белән шөгыльләнгәнегез бармы?» — дип тә сораганнар. «Юк, мин әлегә егет кеше, үбешкәнем генә бар», — дип шаярткан Данир.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100