Үбешкән видеоны интернетка куйган өчен, егет белән кызны кулга алганнар
Егет сөйгәненең машина руле артындагы уңышларын сөенеп, "пәп" итеп алган.

Cогуд Гарәбстанында интернетка үбешкән видео куйган өчен, егет белән кызны кулга алырга шәһәр губернаторы үзе боерык биргән. Бу турыда Вести каналы хәбәр итте.
Видеода гашыйк ир-ат сөйгән кызын битеннән үбеп алганы күренә. Кыз мөселман киемнәрен кигән. Ул руль артында утырып тора. Егет исә сөйгәненең машина руле артындагы уңышларын сөенеп, "пәп" итеп алган. Җирле җәмәгатьчелекнең "оятсыз" видеороликка бик ачуы чыккан, диелгән әлеге хәбәрдә.
Согуд Гарәбстанында әле күптән түгел - июньдә генә хатын-кызларга машина йөртергә рөхсәт иткәннәр иде.
Җирле кануннар буенча, өйләнешмәгән парларга үбешергә генә түгел, икәү бергә калырга да рөхсәт ителми. Әгәр әлеге парның никахсыз булуы ачыкланса, аларның икесен дә төрмә көтә, диелгән бу хәбәрдә.
Кулга алынган егет белән кызның язмышы әлегә билгеле түгел.