news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Берьюлы берничә эш эшләмәгез»: табиб онытучанлыкның төп сәбәпләрен атады

news_top

Чамадан тыш ару, җитәрлек йокламау, хроник стресс, эмоциональ киеренкелек һәм берничә эшне берьюлы эшләү гадәте онытучанлык китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт мәгариф университетының фундаменталь медицина дисциплиналары кафедрасының өлкән укытучысы, медицина фәннәре кандидаты Александр Калюжин сөйләде, дип яза РИА Новости.

«Онытучанлыкның иң еш очрый торган сәбәпләре – чиктән тыш ару, җитәрлек йокламау, хроник стресс, эмоциональ киеренкелек һәм берничә эшне берьюлы эшләү гадәте. Физиология ягыннан караганда, онытучанлык хәтер кимүгә түгел, ә мәгълүматны теркәү функциясе бозылуга бәйле. Мәсәлән, кеше әйберне каядыр куя, тик бу мизгелдә әлеге гамәлне тулысынча исендә калдырырга өлгерми, чөнки игътибары таркау», – дигән Калюжин.

Аның сүзләренчә, онытучанлыкны кисәтү өчен җитәрлек йокларга, мәгълүмати йөкләнешне киметергә һәм берьюлы күп төрле эш эшләүдән котылырга кирәк. Табиб инде башкарылган эшләргә игътибар юнәлтеп, эзлекле һәм аңлы рәвештә эшләү гадәте булдырырга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар