Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Берьюлы 3 татар артистына мактаулы исем бирелгән

news_top_970_100
Берьюлы 3 татар артистына мактаулы исем бирелгән

Берьюлы 3 җырчы – Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина һәм Ранис Габбазовларга «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хакта Ваһапов фонды хәбәр итә.

«Каршы алыгыз! Сезнең алдыгызда — Татарстанның атказанган артистлары! Чын күңелдән котлыйбыз! Котлауларга сез дә кушылыгыз! Бүләкләү тантанасы 16 сентябрь көнне Ваһапов фестиваленең юбилей гала-концертында булачак», – дип хәбәр итәләр фондның социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Ура! Күптән көттем! Афәрин, Рифат Әхмәтович! Тырышлыкларыгыз бушка китмәде, нәтиҗәләре әнә нинди җимешле. Алга, шәп», – дип котлый яшьләрне автор-башкаручы, композитор Зифа Нагаева.

«Барыгызны да хөрмәт итәбез. Алга таба да уңышлар!»;

«Котлыйбыз! Алга таба да иҗатыгыз белән сөендереп торыгыз»;

«Иҗатыгыз гөрләп барсын. Яңа уңышлар! Сез мактаулы исемнәргә бик лаек. Дәвамлы булсын, тамашачыларыгыз күп булсын. Бәхеткә күмелеп яшәгез», – дип котлый җырчыларны башкалар да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100