Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Берьюлы 14 теш дәвалаган, 5 сәг ярдәм көтә, аннары да булышмыйлар». Сабый интегеп үлгән

news_top_970_100
«Берьюлы 14 теш дәвалаган, 5 сәг ярдәм көтә, аннары да булышмыйлар». Сабый интегеп үлгән
Фото: © "Татар-информ"

Читада 2 яшьлек малай үлгәннән соң, табибларны колониягә озаталар. Ул берьюлы 14 тешен дәвалаганнан соң, интегеп үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 3 ел элек була. Ир белән хатын 2 яшьлек улының тешләре авыртуын аңлап ала. Алар түләүле медклиникага бара. Берничә тапкыр консультациядән соң, белгеч 14 тешне дәвалау өчен кыйммәтле операция тәкъдим итә. Ир белән хатынның кулында 90 мең сум гына була, алар кредит ала. Аннары дәвалау көне билгеләнә. Тик бала авырый башлый. Табиб моны белә. Ләкин инфекция симптомнарына игътибар итми.

5 сәг операция ясаганда, табиб баланың бугазына зыян китерә. 2 көннән бала дәүләт хастаханәсендә реанимациядә үлә. Бирегә китергәндә ул бик авыр хәлдә була.

Вакытында ярдәм күрсәтмәгән табибларга хөкем карарын 2024 елның 17 июнендә чыгаралар.

2021 елның ноябрь башында баланың ата-анасы шәхси теш клиникасы белән килешү төзи. Сабыйга гомуми наркоз ясап, тешләрен дәваларга тиеш булалар. Ләкин бала йогышлы авыру эләктерә, ул бик йөткерә.

«Коммерцияле клиниканың табиб анестезиолог-реаниматологы нәни пациентның анализларын, инфекцион авыру булуын белдерә торган зарларны игътибарга алмыйча, тешне дәваларга була. Табиб, матди табыш алу өчен, педиатр, невролог һәм башка белгечләргә консультациягә җибәрми, озак наркоз белән катлаулы операцияне 3 ноябрьдә ясый», – дигәннәр Байкал аръягы Тикшерү идарәсендә.

Операция алдыннан анестезиолог-реаниматолог берничә тапкыр малайга интубирование (сулыш юллары ачык булсын өчен трахеяга көпшә кертү) ясый, чираттагы манипуляция вакытында баланың бугазын җәрәхәтли.

Аннары пациент уяну палатасына күчерелә, биредә аңа тиешенчә күзәтү оештырылмый, диелә хәбәрдә.

1-2 сәгатьтән бала тончыга башлый, катлаулы стеноз (бугаз тулысынча каплану) башлана, баланы экстрен рәвештә клиник инфекция хастаханәсенә китерәләр. Түләүле клиника табиб-анестезиологы баланы хастаханәгә кадәр озатмый, операция һәм кертелгән препаратлар турында медицина документларын бирми.

Ләкин дәүләт хастаханәсендә дә балага ярдәм итмиләр. Табиб анестезиолог-реаниматолог сабыйны карый, ләкин барлык билгеләргә карамастан, ашыгыч рәвештә реанимациягә күчерми. Ул дару гына бирә.

Нәтиҗәдә сабый анасы белән бергә кабул итү бүлмәсендә 5 сәг ярдәм көтеп утыра. Баланың хәле бик начарлангач кына, аны реанимациягә алып китәләр.

«Ләкин анда да аңа озак вакыт тиешле ярдәм күрсәтмиләр. Гаепләнүче табибә авыруның критик халәтенә дөрес бәя бирмәү аркасында, аны шунда ук үпкәләрне ясалма җилләндерү аппаратына тоташтырмыйлар», – ди тикшерүчеләр.

3 сәг буена малай сулыш ала алмый, ИВЛга тоташтырганны көтә. Бу вакытта табиб прибор дөрес эшләмәү белән бәйле кисәтүне таблода күреп тора, ләкин аппарат белән эшләвен дәвам итә.

Шулай итеп бала берничә көн интегеп үлә. Аннары җинаять эше ачыла. Хөкем карары буенча, табиблар 2,5 һәм 3 елга колония-поселениегә озатыла, 1,5 һәм 2 ел табиблык белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100