Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сеңлесе кайтып йөри»: Әнвәр Нургалиев Хәмдүнә Тимергалиеваның туган нигезендә булган

news_top_970_100
«Сеңлесе кайтып йөри»: Әнвәр Нургалиев Хәмдүнә Тимергалиеваның туган нигезендә булган

Җырчы Әнвәр Нургалиев үзенең күптән күңелендә йөрткән ниятен чынга ашырган. Борай якларына концерт белән килгәч, алып баручысы Айрат Ильясов белән Татарстан һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиеваның туган авылында, аның туып-үскән нигезендә булып киткән.

Мәшһүр җырчыбызның туган якларында юллар проблемасы да юк түгел. Әнвәр Нургалиевның машинасы таш юлдан бара-бара да, Котлыяр авылына килеп җитәрәк, чирәмле басу юлына килеп чыга. 

Бер мөлаем авыл апасы Әнвәр Нургалиевка Хәмдүнә апаның нигезе кая икәнлекне аңлатып җибәрә. Чын авыл кешеләренә хас ихласлык белән кем булуы, ниләп йөрүе белән дә кызыксына.  Аның сүзләренчә, йорт тәртиптә, территориясенә видеокамера да куелган. Җәйләрен төп нигезләренә җырчының бертуган сеңлесе Әлфинә апа кайтып йөри. Авылның икенче очында әнисе ягыннан ерак туганы Әхнәф абый гомер кичерә икән. Авыл апасы Хәмдүнә Тимергалиеваның башка исән туганнарын телгә алмый. 

Әнвәр Нургалиев йортны видео аша күрсәтә, тик капкалары бикле булганга, эченә керә алмый. «Хәмдүнә апаның туган нигезе алдында торабыз. Нинди күркәм йорт бу. Менә монда туып-үскән, тәрбияләнгән безнең Хәмдүнә апабыз. Ул үзенең холкы белән дә, җыр-моңга сәләте белән дә әтисенә охшаган булган. Аның әтисе бик матур итеп җырлаган, гармунда уйнаган», – дип сөйли җырчы.

Видео моңсу нотада тәмамлана: ятим йортының кадрлары фонында Хәмдүнә апаның җыры яңгырый: 

«Җан елаган чаклар аз булмады,

Рәнҗеттеләр кайчан урынсыз,

Авыз тулы канны йотып куйдым,

Түзем булдым, булдым карусыз». 

Әнвәр Нургалиевның язылучылары арасында әлеге авылда туып-үскән кешеләр дә бар. Алар туган якларын күрсәткәнгә җырчыга рәхмәт сүзләре язганнар. 

«Мин дә Котлыярда туып-үстем. Минем зур апам Хәмдүнә апа белән бергә укыган. Ә туганнан туган абыем – Хәмдүнә апаның беренче мәхәббәте. Апам китап яза, анда Хәмдүнә апа турында да истәлекләр булачак. Безнең якларга килеп чыгуыгызга мин бик шат»;

«Бик изге эш эшләгәнсез. Әҗер-савапларын бирсен Ходай үзегезгә»;

«Әнвәр абый, сезгә рәхмәт. Минем әнинең авылы бу, нәнәй Тынычлык урамында яши»;

«Үзем авылыма, балачагыма кайтып килгән кебек булдым», – дигәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100