Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бертуган сеңлемне күралмыйм»

Бертуган сеңлемне күралмыйм. Бу яратмау һәм битарафлык түгел, ә нәкъ менә күралмау. Аның исемен ишеткәндә дә тәннәрем калтырана башлый.

news_top_970_100

Барысы да балачактан башланды. Диләфрүз белән яшь аермабыз зур түгел: мин олырак, ә ул кечерәк, әмма мин сеңлем өчен беркайчан да авторитет булмадым. Ул мине гел кага иде, уенчыкларымны тартып алды, гел сугышып тора идек, гәрчә мин конфликтка керә торган кеше түгел. Диләфрүз - сөйкемле сөякле, төче телле, аралашучан бала. Назлы, ягымлы, ялагай, фәрештәгә тиң иде инде.

Ә мин бөтенләй андый түгел. Ниндидер каршылыклар килеп чыкса, һәрвакыт ул җиңде, янап та куркыта, үз дигәненә ирешә алмаса, жәлләтеп булса да үз ягына авыштыра. Бүлмә икебезгә берәү булды. Мәсәлән, яшүсмер вакытларда телевизорны сүндерүен сорасам, ул шундук ярсып китә, кычкыра, теләсә нинди мыскыллы сүзләр әйтә иде. Мин дә йомшак куян түгел инде, әмма монда истерикага һәм кычкырыш-талашка кадәр барып җитә иде. Әгәр мин берәр нәрсә эшләүдән баш тартсам, минем әйберләремне вату яки кайбер серләремне әти-әнигә сөйләү белән куркытты. Үз дигәненә ирешкәч, мине истерика хәленә җиткергәч яки аңа сугып җибәрәсе килү теләген уяткач кына тынычлана иде ул. Без сугыша башлый идек яки мин әти белән әнинең бүлмәсенә бикләнә идем, үземнең соңгы чиккә килеп җиткәнне аңлыйм, әмма ул шантажлап барыбер мине бүлмәдән чыгара иде. Мин ачуланып, үзең ничек телисең шулай эшлә дигәч, ул гел вәгъдә иткәнчә эшләде.

Әти белән әни ул вакытта фатир алыр өчен көне-төне эшләде һәм өйгә төн җиткәч кенә бик арып кайталар иде. Диләфрүз аларга бу талашулар турында сөйләгәндә, әти-әни: «Сез икегез дә бик әйбәт, оят түгелме, сез бит кызлар, апа белән сеңел», - дип безне әрлиләр иде дә шуның белән шул.

Берсендә сеңлем белән талашып киттек тә, миңа урындык белән янады, җайсыз итеп болгап җибәрде дә минем кулны сындырды. Сындырды дип инде, сөяктә җитди булмаган ярык барлыкка килгән иде, әмма ул вакытта курыккан кебек мин башка беркайчан да курыкмадым. Диләфрүз шундук алларыма тезләнеп, елый-елый гафу сорый башлады. Әлбәттә, моңа әллә ни игътибар бирмәделәр инде, имеш, ялгыш кына булган бит, әле бу темага шаяралар да инде, янәсе, бигрәк ут характерлы инде безнең Диләфрүз!

Мин гафу иттем, ләкин онытмадым. Мин әле дә аның шул вакыттагы ачудан чалышайган куркыныч йөзен, аны тынычландырырга теләп тыныч кына сөйләшүемне, әйберләремне рөхсәтсез актаруын, мине тилегә чыгарып калдыруын, егетләр алдында мыскыллавын төшләрдә күрәм.

Шул вакытта сеңлемнең ачуы кабарганда теләсә нәрсәгә сәләтле булуын аңладым, миңа да, әти белән әнигә дә тимәсен өчен амбицияләремне эчкә йота, аңа гел юл куя башладым. Ә ул мине тулысынча юкка чыгарды. Мин үземне бер юк җан итеп хис итә идем, классташларым белән аралар бозылып бетте, бар кешегә дә үземне мыскылларга ирек бирә идем һәм моны нормаль хәл, үземә карата шушындый мөнәсәбәтне дөрес дип уйладым.

Ә институтка укырга кергәч бөтенләй кешеләрдән читләштем, аларга ышанмадым, авырлык китерүдән курыктым, баш-аягым белән эшкә чумдым. Бу тырышлыкларым юкка китмәде, шөкер, эшемдә зур уңышларга ирештем һәм хәзер миннән күпләр хәтта көнләшә дә. Бары тик шулай итеп кенә мин үзбәямне әзме-күпме үстерә алдым. Әмма егетләр белән иң озын мөнәсәбәтләрем нибары өч айга сузылды.

Миңа 30 яшь һәм мин әле саф кыз, кешеләр белән аралашуда мин бик уяу, шикчел, алар миңа бары тик комачаулый гына, теләсә нинди тәнкыйтьне бик авыр кичерәм һәм андый кешеләр белән шундук араны өзәм. Ялгызлыкка, үзем генә булуга мин шулкадәр күнеккәнмен, кеше белән яши алырмынмы-юкмы икәнен хәтта белмим дә һәм кирәкме бу миңа… Ләкин хәзер тормышымдагы бердәнбер һәм соңгы шатлыгым — эшемне дә югалту алдында торам…

Сеңлем кияүгә чыкты, аларны әти белән әни тәэмин итеп торды, алар бик еш аралаштылар һәм шуңа күрә Диләфрүз ире белән безнең өйдә даими кунак иде. Ә минем ул вакытта институтта укыган һәм әти-әни янында яшәгән вакытым. Дусларымны, бигрәк тә егетләрне әти-әни белән таныштырырга алып кайта алмый идем, чөнки өйдәге мохитне күргәч, алар миннән барыбер читләшер иде.

Сеңлем авырга узуы турында әйткәч, бер яктан аның өчен ихлас сөендем, ә икенче яктан үземне иң бәхетсез кеше итеп хис иттем. Чөнки моның ни белән бетәчәген белә идем һәм без барыбыз да няня буларак коллыкка хөкем ителдек. Мин балаларны бик яратып бетермим, үзем дә бала табарга җыенмыйм, шуңа күрә сеңлемнең балалары тугач, аларны карап өйдә утырырга җыенмыйм дип шундук әйтеп куйдым. Нәтиҗәдә исә киресе килеп чыга, чөнки сеңлемә баласы белән гел игътибар кирәк, үзе генә өлгерә алмый. Әле үзен безгә үлгәнче бурычлы дип елый, бер караганда мине һәм әти-әнине бөтен уңышсызлыкларында гаепли, имеш, әти-әни аны якламый, ярдәм итми яки киресенчә артык иркәләп, җебегән итеп үстергәннәр. Шуңа күрә аның тормышында берни дә барып чыкмый һәм бөтен кеше аны үпкәләтә, кыерсыта дип гаепли. Безнең гаилә тулысынча аның тормышы белән генә яши диярлек. Ул безне бөтен туганнар белән талаштырып бетерде, «йә алар, йә мин» дип әти-әнигә ультиматум куйды, бөтен туганнарыбызга үз исеменнән дә, безнең исемнән дә әллә нинди пычрак сүзләр әйтеп бетерде. Моның өчен аны кичерсәләр дә, барыбер беркайчан онытмаячаклар инде.

Ул тик торганнан мине гаепләп телефонга озын-озын СМСлар яза. Ул бит әле иң авырткан җиргә тия торган сүзләр, нахак яза. Яки ятар алдыннан, төнгә каршы шундый пычрак сүзләр язып җибәрә. Шул сүзләр өчен борчылып, үземне гаепле хис итеп, шуны уйлап төннәр буе йоклый алмыйм. Моңа игътибар итмәскә кирәклеген дә, бу кешенең бераз түбәсе киткәнен дә аңлыйм инде. Әмма ул шулкадәр мыскыллы, җанга тия торган сүзләр яза бит, аңа игътибар итмәс өчен таш курчак булырга кирәктер.

Гадәттә, мин аның мондый кыланмышларын читкә кагарга тырышам, үземнең үпкәләвемне күрсәтеп, аны сөендерәсем килми. Ә җавап итеп мондый пычрак, әшәке сүзләр язарга җыенмыйм, мондый кешеләр минем өчен түбән, вак җаннар, ә минем алар кебек түбәнлеккә төшәсе килми һәм бөтен үпкә-рәнҗешләремне эчемдә саклап йөртәм.

Диләфрүзнең бик нәзберек психикасына тимәс өчен артык сүз әйтергә тырышмыйм, ә эч серләремне, шәхси тормыш турында аңа күптән сөйләмим инде, чөнки кәефе начар булганда ул теләсә нәрсәгә сәләтле. Ниндидер уңышсызлыкларым килеп чыкса, ул үчлекләнеп бу хакта исемә төшерә. Әмма әти-әни һәрвакыт мине аның белән аралашырга мәҗбүр итә, чөнки без бертуганнар һәм аңлашып яшәргә тиеш диләр, мине каты бәгырьле дип гаеплиләр. Әгәр без аралашмыйбыз икән, алар бәхетсез булачак, имеш…

Әмма мин алга таба да болай дәвам итә алмаячагын аңлый идем. Чемоданнарымны җыйдым да, бөтен куркуымны җиңеп, мең чакрым ераклыктагы шәһәргә китеп фатир «снимать» иттем.

Анда бер ел яшәдем. Бу бер ел минем тормыштагы иң бәхетле, иң якты ел булды. Әмма озакламый гаиләбезгә хәсрәт килде һәм мин туган шәһәргә кайтырга мәҗбүр булдым.

Диләфрүзнең өч яшьлек кызында яман шеш таптылар. Бу безнең барыбыз өчен бик зур хәсрәт булды. Мин ярдәм итәр өчен кайттым, чөнки әти-әнигә рухи яктан да, физик яктан да бик авыр иде. Сеңлемне ире ташлап китте, характерына түзә алмады, баласы белән үзен генә калдырды. Ул баланы ике атнага бер килеп күрә, бер шоколад бирә дә шундук китә. Сеңлем баласы белән генә яши, хастаханә юлын таптый, барысы да җайланып та килә кебек: акча, аерым фатир, машина бар, дәвалану дә яхшы гына башланып китте. Мин аның белән күрешәм, бик өнәп бетермәсәм дә, аңа атна саен ярдәм итәргә, юату сүзләре әйтергә мәҗбүр, әти белән әни көн саен эштән аның янына бара, сеңлем матурланып китте, егете дә барлыкка килде.

Ләкин юк, берни дә яхшы түгел. Әгәр сеңлемә очрашуга, матурлык салонына барып кайтырга кирәк булса, безнең бала белән калырга мөмкинлек юк икән, тагын җәнҗал чыга. Мине әшәке кеше, әти-әни җилкәсенә менеп утырыр өчен башка шәһәргә киттең дип гаепли. Ә юньле әти белән әни оныкларын карар өчен әллә кайчан эшләреннән киткән булыр иде дип, әти-әнигә каныга.

Берсендә шулай котырып китте дә әнигә ниндидер уенчык ыргытты, ә ул аздан гына кызының күзенә тими калды. Әле күптән түгел әни эштә вакытта аңа шалтыратып, зур дозада дару эчүен һәм яшисе килмәвен, үз-үзенә кул салырга теләвен әйткән. Әни җаным бөтен эшен ташлап тагын аның янына чапкан инде. Әни бик чакыргач, мин дә килдем. Ә Диләфрүз бары ике генә тынычландыра торган таблетка эчкән булган, елап шешенеп беткән килеш диванда утырып тора, үзе туган апага әллә нинди сүгенү сүзләре белән СМС язып... Ул апаның аңа бер генә начарлык та эшләгәне юк бит, Диләфрүзгә кызын карарга ярдәм итүдән башы чыкканы юк. Кызы киенмәгән, ач килеш икенче бүлмәдә уйнап йөри… Сеңлем мине кочаклапы алды да, «Син килдеңме, ә мин сиңа үпкәләп йөргән булам, рәхмәт…» — дип ялагайлана башлады. Ә мин аны кыйнап ташламас өчен чак тыелып утырам.

Бу борчулардан күкрәк өлешендә авыртулар барлыкка килә башлады, сәламәтлегем өчен борчыла башладым. Ә әти-әнине инсульт яки инфаркт аяктан егарга мөмкин дип куркуларым турында әйткән дә юк инде. Чөнки бездә атна саен сеңлем аркасында кычкырыш-талаш. Аңа әти-әни белән нәрсә булуы бөтенләй мөһим түгел, үзенең проблемаларыннан башка берни дә күрергә теләми. Минем өчен әти һәм әни иң якын кешеләр, сеңлемне алар белән шулай кылануы өчен күралмыйм.

Сеңлемә карата ярату да, кызгану хисе дә тоя алмыйм, үземне мәҗбүр итеп карыйм, әмма булмый. Бары тик күралмау гына бар. Тормышта башка беркемгә дә бу кадәр нәфрәт кичергәнем булмады.

Менә хәзер без сайлау алдында торабыз: йә әни эшеннән китеп Диләфрүзнең баласын карарга тиеш, йә мин гел бала янында булып, аны үземә тәрбиягә алырга мәҗбүр булам, чөнки сеңлем, чыннан да, акылдан язып бара. Әмма әти белән әни моңа катгый каршы, чөнки алар Диләфрүз мине соңгы чиккә китереп җиткерәчәк һәм без бер-беребезне үтереп ташлаячакбыз яки икебезнең беребез үз-үзенә кул салачак дип уйлый.

Алар хаклы дип уйлыйм, ләкин әни эшен ташласа, миңа авыр булачак. Ничек дөрес карарга килергә, белмим. Мин шулкадәр арыдым, юк кына әйбергә дә ачуым кабара, елыйм, эшкә дә, ниндидер җитди мөнәсәбәтләр корырга да көчем һәм теләгем юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100