Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бертуган сеңлем иремнән бала тапты...

Сеңлем Ләлә туганда миңа 10 яшь иде. Мин аны тәрбияләүдә, карауда әти-әниемә бик теләп ярдәм иттем. Кечкенә сеңлемне бөтен җаным-тәнем белән яраттым, аны яратмаска мөмкин дә түгел иде. Һәм миндә аңа карата көнләшү бөтенләй дә булмады.

news_top_970_100

Ләлә беренче сыйныфка кергәндә, мин университетка укырга кердем. Өченче курста укыганда булачак ирем Фаил белән таныштым. Ул бездә еш кунак була башлады, безнең белән дачага да барып йөрде, хуҗалыкта да булышты. Фаилне әти-әнием дә бик ошатты.

Ә Ләлә сеңлем Фаил абыйсы артыннан койрык кебек ияреп йөрде, ул да сеңлемә - нәни кызчыкка бүләкләр бирә иде, гел аның белән уйнады. Университетны тәмамлагач, туй уздырдык һәм дус-тату гаилә булып яши башладык. Балага узгач, миндә коточкыч токсикоз булды. Шуннан китте инде: бала төшү куркынычы, шешенүләр, начар анализлар… Мине хастаханәгә саклануга салдылар. Мин аннан чыккач Фаил безнең өчен фатир арендалавын һәм үзебезгә фатир алу өчен банктан кредит алуын әйтте. Димәк без роддомнан бала белән үз өебезгә чыга алачакбыз. Искиткеч бит бу!

Без әти-әнием һәм сеңлем белән кечкенә генә өч бүлмәле фатирда яши идек. Әлбәттә, әти-әни безнең бу карарны биш куллап хуплады гына. Ә менә Ләләнең кәефе төште. Аңа ул вакытта 13 яшьләр тирәсе иде, мәктәптә математика буенча проблемалары да башланды. Без бергә яшәгәндә Фаил аңа дәресләрен әзерләргә ярдәм итә иде. Ә соңыннан, без күченеп киткәч, Фаил атнага бер тапкыр аның янына килеп, берәр сәгать дәресләрен әзерләргә булышачак дип килештек.

Еллар уза торды. Ильяс һәм Раил исемле ике улыбыз үсә. Ә Ләлә безнең йортта көтеп алынган кунак. Сеңлем институтка укырга керде, кияүгә чыгар яше дә җитеп килә. Егетләр аның тирәсендә өерләре белән генә йөрде. Әмма җитди йөргән егете булмады. Әле иртә, дип шаяртып торды. Без бөтен гаиләбез белән аның планнарын хуплый идек, тормышка аек акыл белән каравына да сөендек. Мин улларым белән күп вакытны дачада уздырдым. Фаил көн саен диярлек безнең янга килеп йөри. Әгәр инде килә алмый калса яки командировкага китеп барса да борчылмадым, чөнки безнең бар яхшы иде.

Бервакыт дачада булганда әтинең кан басымы күтәрелде, ә ул даруларын өйдә онытып калдырган булган. Шәһәргә һәм якындагы авыл аптекасына барып кайту өчен бер чама вакыт кирәк. Әле аптекада дарулар булмаска да мөмкин бит, ә өйдә алар бар иде. Шуңа күрә мин шәһәргә кайта торган автобуска ашыктым. Кайтып җиткәч, өйгә очып кына кердем. Бик сусаган идем, ашыгып-кабаланып стакандагы сокны эчкәндә футболкама түгеп җибәрдем. Пычранган футболкамны кер җыя торган кәрзингә салырга дип капкачын ачкан идем… Иремнең күлмәгенә карап катып калдым. Аның якасы помадага буялып беткән иде. Шок хәлендә калып ванна читенә утырдым да, иремнең күлмәгенә тик карап торам шулай.

Шулвакыт баскычта аяк тавышлары һәм кешеләр көлешкәне ишетелде. Ишек ябылды. Коридорда сеңлемнең туфли тавышлары килде. Ул ванна бүлмәсенең ишеген тартып карады да «Кем анда?» дип сорды. Мин яшьләремә буылып Ләлә янына чыктым. Ул куркып китте: «Нәрсә булды?» дип сорашырга тотынды. Ә мин «Фаил кайчан өйдә булды?» дип сорадым. Ләлә җилкәләрен генә җыерып, «Белмим, күптән инде. Нәрсә булды» диде. Ә мин аңа иремнең күлмәге турында сөйләдем. Ләлә мине кочаклап алды да, елмаеп «Апам, ул минем егетемнең күлмәге бит! Әллә син андый күлмәкләрне башка кешеләр кими дип беләсеңме? Өйдә кеше булмаганда киемнәрен юыштырам мин аның шулай», диде.

Аның бу сүзләреннән аптырап калдым. «Әле яңа гына син аны куып җибәрдеңмени? Ни өчен таныштырырга теләмәдең?» дим. Ул көлеп кенә куйды. «Әле әти һәм әни белән дә таныштыр дип әйт инде. Аңлыйсың бит инде. Егетләрнең мәхәббәт төне уздырасы килгәнен белмисеңмени?Тукта, ә син нишләп монда соң?» диде.

Дарулар турында шунда гына исемә төшердем һәм дачага киттем. Ләлә дә миңа иярде. Ул булган хәл турында берәүгә дә сөйләмәвемне сорады.

Ә мин сөйләргә җыенмадым да! Фаилнең мине истеричка дип уйлавын да теләмим. Ул бит улларыбыз һәм минем өчен барысын да эшли, тырыша.

Аннан көнләшәм, шикләнәм дип уйлавын да теләмим. Өстәвенә, бу шик-шөбһәләр нигезсез дә бит әле. Хәтта ирем хыянәт итсә дә, ул андый киемнәрен теләсә кайда ташлап калдырмас иде. Хатын-кызларны әти-әнием фатирына да алып килмәс иде. Өстәвенә, анда Ләлә дә егетләр белән күңел ача… Сеңлем дөрес әйтә, бер үк төрле кием кигән кешеләр беткәнмени.

Шулай да күңелемдә ниндидер шик калды. Фаилнең эшендә еш тоткарлана башлавы, командировкаларга еш йөрүе һәм миңа мәхәббәтен сирәк белдерүе... Иремне ничек күзәтергә икән дип уйлана башладым. Озаклап уйланганнан соң, теләгән кеше яшеренер әмәлен таба ул дигән фикергә килдем. Ә минем аны күзәтеп йөрергә барыбер вакытым, шәхси детектив ялларга акчам да юк. Нәкъ менә шул шымчы турында уйларым мине көлдерде һәм тынычландырды инде.

Фаил безнең белән күбрәк вакыт уздырсын дип, августта балалар белән шәһәргә кайттык. «Эшеңдә бар да яхшымы?» дип сорагач, ирем кызып китте. Безнең дачаны беркайчан да яратмавын әйтте. Анда бары тик минем әти белән әни алдында яхшы атлы булыр өчен генә йөрүен дә әйтте. Ул яңа проект эшләү сәбәпле бик арый, аның җир чокырга һәм черки симертергә бер дә теләге юк икән. Дүртебезне ашату өчен өч кешелек эшләвен дә әйтеп ташлады. Әмма ул кайвакыт ялгызы гына да калырга тели икән бит. Урман тынлыгы аңа ят. Шәһәр шавы аны яхшырак тынычландыра. Миңа иремнең хаклы булуын танырга гына калды.

Әмма гаилә корып яшәү шәхси ирекне юкка чыгаруны аңлатмый бит. Эштән соң буп-буш фатирда диванда аунау ошый икән аңа, ярар, аунасын соң. Мин үзем дә шәһәрне күбрәк яратам, әмма балларымның сәламәтлеге өчен файдалырак булсын дип дачага йөрим. Шуңа күрә иремне тынычландырырга теләдем. Хәер, аның нишләп шулай кинәт кенә кызып китүен аңламадым.

Ә бер елдан соң сеңлем Ләлә кияүгә чыкты, чөнки балага узган иде. Аның ире Илнур ниндидер сәеррәк егет иде. Ул безнең гаиләгә кереп китә алмады, ала карга кебек йөрде шулай. Әти белән әни шат булсалар да, Ләләнең ни өчен шулай кисәк кенә гаилә корырга теләвен бик аңлап бетермәде, өстәвенә шулай сәер генә итеп.

Ләләнең улы туды. Әмир әнисенә охшаган иде һәм аны барыбыз да бик яраттык. Баласы тууга ук сеңлем аерылышырга гариза язды.

Бәләкәчкә ике яшь тулгач, аппендицит булды. Аның хәле авыр иде, ә яшь әни нәрсә булуын шундук аңламаган. Коликлардыр дип уйлап, авыртуны баса торган, температура төшерә торган дарулар биргән. Ашыгыч ярдәм машинасы сабыйны туп-туры операция өстәленә алып китте…

Ләлә Әмир белән хастаханәдә булганда, эшемнән сорадым да сеңлем янына ярдәм итәргә киттем. Аларның палатасы аерым иде. Шәфкать туташы баланың хирург янында, әти-әнисенең дә шунда булуын әйтте, миңа көтеп торырга кушты. Мин Ләлә баланың әтисен чакыргандыр дип уйладым.

Палата да бөтен уңайлыклар да бар, шулай ук туалет та шунда. Бераз макияжымны төзәтеп алыйм дип шунда кердем. Шул вакытта улы белән Ләлә килеп керде. Аларның кергәнен күргәч күзләрем шакмакланды… Сеңлемне минем ирем Фаил назлап кочкан, битләреннән үбә-үбә керә иде… Алар мине күрмәде, туалетның ишеге ачык булуына игътибар итмәде.

Аларның сөйләшкәнен ишетеп тораташтай катып калдым. Ләлә Фаилгә табибларга акча түләгене өчен рәхмәт әйтте һәм «Безнең улыбыз бары тик яхшыга гына лаек!» диде. Ирем йоклап киткән баланы ятакка яткырды да шундук Ләләне тәрәзә төбенә утыртып куллары белән аның итәк астына кереп китте… Сеңлем аның колагына иркәләп кенә нидер пышылдады. Ә мин нишләргә белмичә катып басып торам. Ялгыш сөрлегеп киттем дә, кулым белән кранга тиеп киттем, раковинага шаулап су ага башлады…

Назланышкан сөяркәләр туктап калды. Мин чыктым, бер сүз дә дәшмичә палатадан чыгып киттем. Ә артымнан Фаил куып тотты. Ул сөйләгәннәр башыма сыймады.

Мин йөкле вакытта хастаханәдә «сохранениедә» ятканда ук Ләлә аның башын әйләндергән икән инде. Теге математика дәресләре… Әмма мондый «шаярулар» өчен Фаилгә иң куркыныч маддә - яшүсмерне аздырган өчен төрмәгә утыру янаганын сеңлем аңламаган күрәсең. Шуннан соң Фаил безнең өчен фатир арендаларга уйлаган һәм мине әти-әни яныннан күченеп китәргә мәҗбүр итте. Әмма әти-әни сорагач һәм Ләләнең ялварып елаулар аркасында аның белән шөгыльләнүен дәвам иткән.

Әмма Ләлә теләгән һәр нәрсәсен алырга өйрәнгән кеше. Ул башка тактика сайлаган. Күзгә бәрелеп тормаслык итеп киенә башлаган, әмма Фаил янында аны кызартырлык кинаяләрен ташламаган.

Берсендә ул Ләләгә имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итәргә килгән. Сеңлемә 17 яшь тулган гына иде. Ләлә эссегә сылтау итеп душка кереп киткән дә Фаилдән сөлге алып килүен сорый. Менә шунда беренче тапкыр башлана инде аларның мәхәббәт уены.

Фаил нидер сөйләде, мине һәм улларыбызны гына яратуын әйтте, антлар эчте… Ә минем күз алдымда аның йоклап киткән кечкенә Әмирне караватка яткыруы, ә аннан соң бертуган сеңлемне кочаклавы, үбүе…

Бер атна узды. Ләлә үзен берни булмаган тота. Ә мин газапланам, утта янам, нишләргә соң? Әти-әнигә сөйләргәме? Оят бит, адәм мәсхәрәсе! Әгәр алар Фаилне кире каксалар, өч малай — минем ике улым һәм сеңлемнең баласы әтисез кала бит! Иремне үземә куып чыгарыргамы? Ә улларыма нәрсә әйтәчәкмен? Әти-әнигә?

Күп ир-атлар сулга йөри. Иремнең сөяркәсе башка берәр чит кеше булса, миңа бу кадәр авыр булмас иде дә бит. Әмма иремнең башын бертуган сеңлем әйләндерде, аннан бала тапты, ә үзе моның өчен бер генә тамчы да оялмый бит! Ул минем белән аңлашырга, сөйләшергә дә теләми, ә бу минем ачуны тагын да ныграк чыгарды. Ахыр чиктә иремә башка шәһәргә күченеп китәргә, Ләлә белән арасын өзәргә дигән шарт куйдым. Ул аңа акча җибәрә ала — бу беркемне дә гаҗәпләндерми, чөнки башка туганнарыбыз да ялгыз әнигә акчалата ярдәм итә иде. Кайвакыт кунакка да килеп йөри алабыз. Ирем дә өченче улын кулларына күтәрә ала, балаларыбыз Әмир белән уйный ала, ничек кенә булмасын, алар бертуганнар. Миннән аерылырга теләмәгән ирем барысына да риза иде. Ул үзенә күптәннән чит илдә эш тәкъдим итүләрен әйтте, әгәр мин каршы булмасам… Озакламый без чит илгә күченеп киттек. Кире әйләнеп кайтырга җыенмыйбыз. Һәм кунакка да беркемне чакырмыйбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100