Бертуган Кадеевларның кызыклы язмышы: Салих - Ак, Мөхәммәд - Кара диңгез ярында имам
XX гасыр башындагы кебек үк, хәзер дә татарлар бөтен Россиядә ислам динен җиткерү буенча алгы сафта. Рәфыйк һәм Мәрьям Кадеевларның уллары да шулар исәбендә. Язмыш аларны төрле тарафларга ташлаган - бер ир туган Ак, икенчесе Кара диңгез буенда имам-мөхтәсиб вазыйфаларын башкара.
Абыйлы-энеле Кадеевлар чыгышлары белән Мордовиянең Белозерье (Азюрка) авылыннан. Халык саны 3 меңгә якын булган әлеге татар авылының һәр урамында мәчет бар, чөнки бар кеше дә диярлек намазда. Азюрка сигез мәхәлләле авыл.
Дини гаиләдә туып-үскән һәм шул мохиттә тәрбияләнгән абыйлы-энеле Кадеевлар, әтиләре юлын дәвам итеп, дини белем ала. «Әти-әни безне биш вакыт намаз укырга өйрәтте. Без һәрвакыт ислам дине кануннары буенча яшәдек, тәрбияләндек», — дип искә ала алар хәзер. «Мин әтигә безгә дини тәрбия биргәнгә һәм нәкъ менә шул юлга бастырганга бик рәхмәтлемен», — ди Мөхәммәд.
«Кечкенәдән без энем белән бергә әтиебез — Рәфыйк, әниебез — Мәрьямгә ияреп намаз укый, мәчеткә йөри идек. Болар барысы да безнең теләк белән генә эшләнде, безне бервакытта да мәҗбүр итмәделәр», — ди Салих хәзрәт.
Беренче ураза 8-9 яшьләр тирәсендә кыш көненә туры килде. Намазга иртәрәк 5-6 яшьләремдә килдем. Яшь ярымга гына кечкенә булган Мөхәммәд тә миннән калышмады, дип сөйләде Салих хәзрәт.
Бертуган Салих һәм Мөхәммәд, туган авылларында 9 ел белем алганнан соң, Әлмәттәге ислам мәдрәсәсенә укырга китәләр. Хәзерге вакытта икесе дә Санкт-Петербург дәүләт университетында көнчыгышны өйрәнү факультетында укый.
Бер ел Мәскәү ислам институтында укыганнан соң, Салихны Россия мөселманнары Диния нәзарәте Санкт-Петербург университетына укырга җибәрә. Биредә ул көнчыгышны өйрәнү факультетының ислам мәдәният тарихы бүлегендә белем ала. Бу юлны алар энесе Мөхәммәд белән бергә үтәләр. Шунда бертуган Кадеевларның юллары аерыла.
Салихны Диния нәзарәте бер елга Римга стажировкага җибәрә. Сәфәрнең төп максаты — динара диалогны өйрәнү була. «Анда Америка, Украина, Индонезия һәм Африка илләреннән килгән студентлар белән бергә укыдым. Безнең арабызда христиан, католик, яһүд һәм мөселманнар бар иде, — ди ул. — Төрле ил һәм дин кешеләре белән аралашу минем өчен зур тәҗрибә булды. Студентларның һәм укытучыларның теге яисә бу сорауга, сәяси проблемага, исламга карата булган фикерләрен ишетү дә бик кызык, кыйммәтле. Кызганычка каршы татарлар турында белмиләр икән. Мин алар арасында иң яше идем».
Хәзер Мөхәммәд Санкт-Петербург университетында магистратурада һәм читтән торып Мәскәү ислам институтында укуын дәвам итә. Уку белән беррәттән Мөхәммәд укыту эшчәнлеген дә алып бара. Санкт-Петербургта үзләренең намаз уку бүлмәләрендә ял көннәрендә олылар һәм балалар өчен дәресләр бирә. Биредә мөселманнар өчен гарәп теле, Коръәнне дөрес уку, ислам дине нигезләре кебек дәресләр оештырылган. Дәресләргә йөрүчеләр арасында балалар белән беррәттән инде шактый олы яшьтәге кешеләр дә бар.
Мөхәммәд хәзрәт сүзләренчә, татар теле турында да килеп сораучылар булгалаган, тик курслык кешеләр әлегә җыелмаган. «Күбрәк русча укуыма карамастан, татар телен шактый яхшы аңлыйм һәм сөйләшәм. Мөмкинлек булганда, күбрәк татар телендә аралашырга тырышам. Телеңне һәм тамырларыңны бервакытта да онытырга ярамый. Мин үз телемне беркайчан да онытмаячакмын», — ди Мөхәммәд, горурланып.
Шушы елның июнь аенда Мөхәммәд Кадеевны мөфти Равил Гайнетдин Краснодар төбәгенең имам-мөхтәсибе итеп билгели. Хәзрәт сүзләренә караганда, бу регионда мөселманнар күп булса да, әле мәчет юк. Сочи шәһәрендә Россия Федерациясе Диния нәзарәте җитәкчелегендәге «Ясин» дип аталган җирле дини оешма эшләп килә. «Мин Краснодар татарлары җәмгыяте белән һәрчак элемтәдә торам. Безнең анда зур гына гыйбадәт кылу йорты бар. Быел кышкы каникуллар вакытында анда кайтып җомга намазы уздырырга җыенам. Краснодар төбәгендә яшәүче мөселманнар белән берлектә рәсмиләштерелгән җирле дини оешма да булдырырга ниятлибез», — диде ул.
Мөхәммәд хәзрәтне көньякта бик җылы, дустанә мөнәсәбәт белән каршы алалар. «Татар җәмгыяте мохтарияте мине көн саен озатып йөрде, бик кайгырттылар. Монда дини сорауларны хәл итүче, аңлатучы кеше бик кирәк, шуңа да миңа шатландылар», — дип рәхмәтен белдерә ул.
Бер атна эчендә Краснодар төбәгендә хәзрәт үзбәк, таҗик, әфган диаспоралары белән дә аралашып, очрашып өлгерә.
Мөхәммәд көньякта булса, абыйсы Салих Кадеев хәзерге вакытта Ак диңгез буенда, Архангельск төбәгенең имам-мөхтәсибе булып тора. «Мине монда бик яхшы каршы алдылар. Биредә халык күп милләтле булуына карамастан, мөселманнар җәмгыяте бердәм», — дип сөйләде ул. Хәзрәт ял көннәрендә балалар өчен дин дәресләре алып бара. Хөкүмәт белән тыгыз элемтәдә торып төрле конференцияләр, чаралар да оештыра. Җомга намазларын, никах мәҗлесләре һәм җеназалар үткәрә.
Архангельск мәчете 1905 елда төзелгән. Ул Россиянең иң төньягындагы мәчете була.
«Архангельскида да татарлар күп. Дөрес итеп оештырылган татар теле курслары үземә дә, башкалар өчен дә бик файдалы булыр иде. Рус мохитендә яшәгән һәр халык үзенең телен сагына бит ул. Мин үзем инде авылымнан күптән чыгып киттем. Татар телендә аралашырга җиңел булмаса да, бик яхшы аңлыйм», — дип фикерләре белән бүлеште.
Архангельск төбәгенең имам-мөхтәсибе фикеренчә: «Мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләрдә мәчет салырга кирәк. Безгә моны башка илләрдәге мөселманнар белән берлектә эшләргә кирәк. Чыгышлары белән Кавказ, Урта Азиядән булган мөселманнар башта үзләренең җәмгыятен оештыралар, аннан инде мәчетләр салалар».
Абыйлы-энеле Салих һәм Мөхәммәд сайлаган юлларының туры икәненә иманнары камил. Икесе ике якта яшәсә дә, мәсләкләре бер: алар читтә таралып яшәүче татарларны, мөселманнарны берләштерә.