Биш бертуган Рәфинә, Люция, Резедә, Гөлсу һәм Илсөя (Аиша) Ганиуллиналар иң якын кешеләре – әниләрен матур итеп туган көне белән котлаганнар.
«Бүген безнең әниебезнең туган көне. Аңа 74 яшь! Биш баланы берүзе аякка бастырган көчле хатын-кыз, башына төшкән күпме чирне җиңеп, йөрәгендә яшәү ямен югалтмаган, сынауларга бирешмичә сынмаган, сыгылмаган... Кадерле әниебез, без сине бик яратабыз.
Моннан 10 ел элек шау чәчәккә күмелгән, яши генә башлаган алмагачны яшен суккандай булды. Бик авыр инсульт, баш миенә катлаулы операция кичереп, хәрәкәтсез, урын өстендә генә ята торган булып калган идең. Корыган агач озак яши алмас, диделәр. Ләкин син, табибларны таң калдырып, кабат бөреләндең, яфрак ярдың, чәчәк аттың, бүгенге көндә алмаларың – без биш кызың, оныкларың белән тулы тормышта кайнап яшисең.
Кемдер шушы бәхетләрне дә күрә алмыйча якты дөньялардан вакытсыз китеп бара. Яшик әле, әни, авыр булса да җиңел итеп яшик, чөнки син безнең өчен – яшәү чыганагы. Кайвакыт без моны онытып та җибәрәбездер.
Күңел әрни, синең бит әле дөнья буйлап сәяхәт итәсең, Вахит Галиев кебек 90 яшькә кадәр «за рулем» йөрисең, кешеләргә файдалы булып яшисең килгән иде. Кем белә, бәлки бу хыяллар да тормышка ашар, өметебезне сүндермик әле, әни, синнән була ул», – дип язган кызлар социаль челтәрләрдә.
Зөлфия ханым – 5 кызын ялгызы гына тәрбияләп үстергән көчле рухлы шәхес. Аның 5 кызы да җыр-моңга гашыйк. Зөлфия апа үзе исә әдәби әсәрләр дә язган. Хәзерге көндә ул кызларының тәрбиясенә мохтаҗ, алар әниләрен чиратлашып карыйлар.