
Соңгы елларда югалып торып, хәзер яңадан сәхнәгә кайткан җырчы Аиша әнисен күрсәтте һәм аның хәле турында сөйләде. Аиша сеңлесе Гөлсу белән машинада әниләрен каядыр алып китеп баралар. Аишаның кечкенә кызы да алар янәшәсендә.
«Әниегезнең хәле ничек? Бер дә әниегезне күрсәтмисез», – дигән кешеләргә әнидән ялкынлы кайнар сәлам. Бик каты табигать карап бара әле ул. Агачлар матур икән, әйеме? Сәлам әйт, әни», – ди Аиша якын кешесенә.
«Әнине урамга алып чыгуы авырлашты… Шуңа күрә хәзер бик кирәк булган очракларда гына чыгабыз», – дип тә билгеләп үтә үзенең сторисларында Аиша.
Зөлфия ханым – 5 кызын (Рәфинә, Люция, Резедә, Гөлсу һәм Илсөя (Аиша)ны) авыру килеш ялгызы гына тәрбияләп үстергән көчле рухлы шәхес. Аның 5 кызы да җыр-моңга гашыйк. Зөлфия апа үзе исә әдәби әсәрләр дә язган. Хәзерге көндә ул кызларының тәрбиясенә мохтаҗ, алар әниләрен чиратлашып карыйлар.