Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бертуган апам мине үзенә бозым салуда гаепли. Акланып туйдым...

news_top_970_100

Яши-яши, кешеләрнең фантазия байлыгына шаккатам. Тик монда минем бертуган апам барысын да уздырды бугай. Әгәр аның сүзләренә ышансаң, мин аңа бозым салып ятам икән. Нәкъ шуның аркасында ул эш тә таба алмый, ире белән бетмәс-төкәнмәс проблемалар, бала да таба алмый...

Гөлнара – минем бертуган апам, ул миннән 2 яшькә олы. Әле балачактан ук ул җыен сөйдергеч-биздергечләргә, һәртөрле багуларга ышанды, хәтта берсендә әнидән ак һәм кара сихер турында китап сорап та тинтерәтеп бетергән иде. Ул вакытта шәһәр җирендә мондый китаплар бик популяр иде шул.

Ә апамның бу мавыгулары миңа файдага иде, әгәр бик тә ачуымны китерсә, аңа туп-туры карап, теләсә нинди сүзләрне рифмага һәм бераз көйгә салып әйтсәң, аны истерика хәленә җиткерергә була иде. Боларның барысын да апам бәддога һәм бозым дип кабул итә, шуннан соң ул «ялт» итеп минем яннан китә иде. Тик бу – кечкенә чакта булган хәлләр. 15 яшьләргә җиткәч мондый күңел ачулар мине туйдырды.

Хәзер без зурлар инде, миңа – 31, апага 33 яшь. Икебезнең дә иребез, балалар һәм гаилә мәшәкатьләре бар. Тик апамның гаилә тормышы барып чыкмау мине тамчы да аптыратмый. Аның холкы да ташка үлчим генә, мактанырлык түгел, менә ирен дә шундыйракны сайлады инде.

Ире белән эт белән мәче сыман яшәделәр, инде бер 5 мәртәбә аерым яшәп тә алдылар, тик аннан ниндидер могҗиза булып, кабат дуслашлар һәм күпмедер вакытка гаиләләрендә тынычлык урнашып тора. Гадәттә, бу идиллия бер ярты елга җитә, аннан кабат кычкырыш, аерым яшәү әйләнә дә кайта. Шулай итеп 9 ел чамасы яшәделәр болар.

Балалары булмады. Тик апам табибларга йөрисе, тикшеренәсе урынга, кулын кушырып утыра һәм, Аллаһ Тәгалә бала бирми, дип сыктый. Тик, миңа калса, монда эш нәкъ менә сәламәтлектә. Апа һәрвакыт тулы гәүдәле булды, ә соңгы вакытларда аеруча да юанаеп китте. Бу да бер сәбәп булырга мөмкин. Монда инде табиблар белән эшләргә кирәк, ә апа аларга барудан катгый баш тарта.

Узган елда әби вафат булды, һәм әни аның бердәнбер мирасчысы булып калды. Әни әбидән калган фатирны апага бирергә уйлады.

«Гафу ит инде, кызым, тик апаңа фатир кирәгрәк. Син дә, ирең дә – төпле, башлы кешеләр, ә апаңның да, иренең дә икесенә тулыр-тулмас бер баш. Сез әнә ипотекага акчаны да 5 ел эчендә генә җыеп куйдыгыз, ә тегеләр фәлән ел кеше фатирында көн күрә. Әмма әтиең белән безнең фатирны сиңа яздырабыз. Син апаңа гына әйтә күрмә, алайса, сиңа яхшырагы эләгә дип, тагын зарлана башлаячак», – диде әни.

Миңа да вариант ошый иде. Без чынлап та ирем белән ипотекага фатир алдык һәм хәзер айлык түләүләр белән көрәшәбез. Авыр булса да, җиңәргә тырышабыз инде. Әнинең үзләренең фатирын миңа калдырачагына ышанмаска сәбәбем юк. Ә болай уйлап карасаң, әбинең фатиры – ул әнинең генә мирасы, шуңа күрә ул аны беркемгә берни аңлатып тормыйча да, үзе ничек тели шулай тота ала.

Апа белән җизни шул фатирга күченде, ә без ирем белән ипотека түләүне дәвам итәбез. Барысы да тыныч кына, салмак кына үз җаена бара иде. Тик берсендә ярсыган, чәче-башы тузган апам ишекне дөбердәтә башлады.

«Син эшләдеңме моны?» – дип акыра-акыра борын төбемдә ниндидер капчык болгый башлады.

«Нәрсә эшләдем?» – дип сорап, ападан читкәрәк тайпылырга тырыштым, юкса, кулларын болгый-болгый, битемә дә тондырырга мөмкин иде.

«Кыланма! Идән җәймәсе астында таптым бу капчыкны. Бер әби әйтте, көнләшеп, бер якын кешең эшләгән, иде. Синнән башка миннән беркем дә көнләшә алмый!» – дип җикеренде.

Мин кычкырып көлеп җибәрдем. Менә минем алда башына акыл керергә тиешле, олы гына хатын басып тора бит инде. Ә үзе капчыкка ниндидер чүп-чар җыеп тутырган да, «Бозым саласың!» дип мине гаепләргә килгән. Өстәвенә, көнләшеп салам икән. Көнләшерлек нәрсәсе булса икән, ичмасам!

Мин «үзең юк-бар нәрсә уйлап чыгарасың» дип аңлатырга тырышып карадым. Юк, сүз туксаны туксан. Ул капчыгыңны да идән паласы астыннан тапкасың, шунда җыелган чүп ул синең, дидем. Ешрак өеңне җыештыр, чүпләреңне ташла, сихерләнгән әйберләр салынган капчык та булмас, дим. Аңа нәрсәдер аңлату, дәлилләү бөтенләй дә мөмкин эш түгел.

«Сеңлем мине күралмый, хәтта әнинең фатирны миңа бирүеннән көнләшеп, бозым салып йөри», – дип, мине бөтен туганнарга сөйләп чыкты.

Әле соңыннан минем моны беренче генә ел «эшләмәвем» дә билгеле булды. Минем «бозымнар» аркасында аның эше уңмый (ә эш вакытында бөтен туганнарга мәзәк видео һәм фотолар җибәреп утырган өчен түгел), ире белән арасы начар (гел талашып тора торган параноикка кияүгә чыккан өчен түгел!), бала да таба алмый (монда да сәламәтлекнең бер катнашы юк). Кыскасы, эче катса да – мин гаепле.

Мин акланып туйдым. Аның янындагы бөтен кеше гаепле, тик ул гына акыллы һәм ак-йомшак. Әле күптән түгел безнең фатир ишегенә һәм ишек янындагы келәмгә балавыз агызып, әллә нинди тузга язмаган аркылы-торкылы рәсемнәр ясап киткән иде.

Менә шушының ише юк-барга вакыты бар кешенең, ә үз тормышын җайга салу өчен вакыт та, теләк тә юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100