Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бертуган апам фатирыбызны тартып алды һәм илдән качарга җыена»

«Фатир мәсьәләсе хәтта кан кардәшләрне дә кан дошманнарына әйләндерә ала икән. Минем очракта шулай булды...» Исемен әйтергә теләмәгән ир-ат апасы аркасында ничек итеп авыр хәлдә калу тарихы белән уртаклаша.

news_top_970_100

«Без апам белән һәрвакыт бик дус булдык. Гадәттә, малай белән кыз һәрвакыт талашалар, ләкин бездә киресенчә иде, минем апам – минем идеалым, минем кумирым иде. Ул миннән 5 яшькә олырак. Аңа безнең мәктәпнең барлык малайлары диярлек гашыйк иде, шуңа күрә мине беркем дә рәнҗетергә батырчылык итмәде, чөнки апамның мине рәнҗетүчедән үч алу өчен барысын да эшләячәген белде.

Без үстек, һәркем үз гаиләсен корды. Без хатыным белән ипотекага фатир алдык һәм 10 елдан соң кредитны вакытыннан алда түләп бетердек. Тормыш матур гына дәвам итте. Ә менә апамның тормышы үзе теләгәнчә бармады. Ул 2 тапкыр кияүгә чыкты, бала тапты, әмма шәхси тормышы барып чыкмады. Алар икенче ире белән фатир буенча озак судлашып йөрделәр, чөнки фатир ипотекага алынган иде, анда кемнең күпме акча керткәнлеге һәм башкалар турында бәхәсләр озак дәвам итте. Бу вакытлар артта калды. Күптән түгел ул тагын бер ир белән танышты, балага узды һәм аңа кияүгә чыгарга булды.

Апам сау-сәламәт малай тапты, без аны хатыным белән бала тудыру йортыннан алып кайттык, яңа ире аларны каршы алырга соңга калды.

Бер кичне ул минем янга килде һәм сөйләшергә кирәк булуын әйтте. Ул, ана капиталын акчага әйләндерү өчен, безнең фатирны сатып алган кебек килешү төзүне сорады. Әлбәттә, фатирның бәясе кыйммәтрәк иде, әмма апа җитмәгән суммага расписка ясарга һәм аны нотариаль рәвештә расларга тәкъдим итте. Документлар буенча, ул ана капиталын торак сатып алуга акчаның бер өлеше итеп керткән кебек булачак иде. Акча минем счетка күчерелгәннән соң, мин аны кире аңа бирәм, ә ул ярты елдан соң фатирны минем гаиләмә күчерә, дип килешергә тәкъдим итте.

Апам минем өчен әти-әниемнән дә якынрак иде. Мин аны кире кага алмадым, җитмәсә, ул акча җитмәүдән зарланып елады. Иренең әле яңа гына эшкә урнашуын, декрет ялында тиен генә акчалар алуын әйтте.

Һәм без әлеге килешүне тиешенчә рәсмиләштердек. Хатыным мине туктатырга тырышып карады, ләкин мин аңа, апамны минем кебек күр, барлык документларга кул куй, дидем.

Ана капиталы акчасын мин аңа тулысынча бирдем, апам миңа 50 мең сум акча бирергә тырышса да, мин баш тарттым, сиңа акча кирәгрәк, дидем.

Аннары элемтә югалды. Апам һәрвакыт бала белән мәшгуль булуын, безгә кунакка килә алмавын, ире белән проблемалар булуын, аның эчә башлавын һәм башкаларны сөйләде.

Яңа ел алдыннан, кич белән, безнең ишеккә шакыдылар. Таныш булмаган өлкән яшьтәге пар безне күреп бик гаҗәпләнде: «Марина безгә сезнең монда вакытлыча яшәвегезне, 1 ай эчендә фатирны бушатачагыгызны әйткән иде. Без аның фатирын сатып алдык, безнең барлык документларыбыз бар», – диде.

Без хатыным белән моңа ышанмадык, ләкин документларны игътибар белән карагач, тормышның тиз генә түбәнгә тәгәрәвен аңладык.

Апа яңа елдан соң фатирны кире кайтарырга тиеш иде, шуңа күрә без аны ашыктырмадык. Ә бу кешеләр безгә Маринаның күчемсез милек сатуны бик ашыктырганын, чөнки чит илгә күченергә җыенуын, шуңа күрә фатирны кыйммәткә дә сатмавын әйттеләр.

Минем ниләр кичергәнемне аңлату өчен барлык сүгенү сүзләре дә җитмәс. Хәзер без хатыным белән фатир яллап торабыз. Юристлар әйтүенчә, килешү документлар буенча бик чиста эшләнгән, хәтта нотариаль рәсмиләштерелгән, шуңа күрә фатирны кире кайтару мөмкин түгел.

Марина, мин синең исемеңне махсус үзгәртмәдем. Бел, Аллаһ сиңа тиешле җәзаңны бирәчәк. Мин ахырдан гына белдем: синең ирең уеннарда оттырган булган, җитди кешеләргә, банкларга зур бурычлары җыелган булган. Күрәсең, шуңа күрә син илдән качарга булгансың. Иртәме-соңмы, мин сине барыбер табачакмын».

«SAKHAPRESS»тан тәрҗемә ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100