Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бертуган абыем, баегач, әти-әнине, туганнарын тормышыннан сызып атты

news_top_970_100

Акча көчсез кешеләрне боза. Минем бертуган абыем бу хакыйкатьне тагын бер кат раслады. Сукыр бер тиене дә булмаган вакытта ул гаиләне бик ярата иде, ә хәзер аңа әти-әнидән, туганнарыннан берни дә кирәкми. Үзләре дә кирәкми.

Безнең гап-гади гаилә, бизнеска бернинди катнашыбыз юк. Әти белән әни гомер буе һәр тиен акчаны тир түгеп, үз көчләре белән тапты. Фатирны да үзләре сатып алды, дачаны да үзләре төзеде, без 2 баланы аякка бастырды.

Безне артык кырыс тәрбияләмәделәр, әти белән әни һәрвакыт безнең белән бар нәрсәне уртага салып сөйләшеп-киңәшеп, аралашып, аңлашып яшәде. Алар безнең бөтен борчулардан да, шатлыклардан да хәбәрдар иде. Дәресләребезне тикшерергә дә, кино-театрларга алып барырга да, паркта карусельләрдә әйләндереп кайтырга да вакыт таба иделәр.

Әти-әнигә үпкәләрлегебез юк, алар абый белән безгә тиеш булган нәрсәне бирде, хәтта күбрәк тә. Хәтта без үсеп җитеп, аякка баскач та, әти-әни безне ярдәменнән ташламады.

Абый белән үзара ярыйсы аралаштык. Бик якын, җан дуслар булмасак та, бервакытта да бер-беребезгә ниндидер астыртынлыклар, әшәкелекләр эшләмәдек. Мин кайвакыт аңа иншалар язам, ул миңа геометрия һәм сызымнан өй эшләрен эшләп бирә иде.

Безнең аралашкан дусларыбыз да, кызыксынуларыбыз да төрле иде. Тик мин абыем бар икәнен һәм кирәк булган очракта аңа һичшиксез ярдәм итәргә тиеш булуымны гел күңелдә тоттым.

Мин университетны укып бетердем, ә абый өченче курстан «очты». Аның «койрыклары» бик күп җыелган иде, һәм ул аларны сессиягә кадәр ябып бетерә алмады.

Әти белән әни бу хәлне ничек тә булса җайларга тырышып карады, тик деканатта абыйның укуга карата мондый җавапсыз мөнәсәбәтеннән тәмам туйган булып чыктылар, шуңа аңа икенче шанс бирүләр дә, бернинди миһербан-шәфкать тә булмады.

Абый армиягә сәламәтлеге аркасында эләкмәде, әти аны үзе янына заводка слесарь өйрәнчеге итеп алды. Абый анда ярты ел эшләде, ә аннан аны эштән кудылар.

Әлбәттә, гаиләдә борчылдылар, тик аңа карап кына тормыш туктап калмый. Абыйны эштән кудылар, аннан ул эшне үзе эзләде, әмма бер җирдә дә җүнләп тоткарланмады. Әти-әни белән яшәде, алар аны ашатты-эчертте, вак-төяккә акча бирделәр.

Шулай әрле-бирле йөри торгач, абый үз эшен ачып карарга булды. Әмма моның өчен кредит алырга кирәк иде, әмма абыйга кредитны йә бирмәделәр, йә хупласалар да процентлары коточкыч югары иде.

Әти белән әни аңа шанс биреп карарга була. Кредитны әти үз исеменә алды, акчаны абыйга бирде, ә ул беренче акчалары барлыкка килүгә үк кредитны үзе түләргә вәгъдә итте.

Абыйның эшләре яхшы китте, ул 4 айдан соң инде кредитны үзе түләп бара башлады һәм әти белән әнигә алар түләгән өлешен дә кире кайтарды. Ә тагын ярты елдан кредитын тулысынча каплап бетерде.

Әти дә, әни дә улларының, ниһаять, тормышта үз урынын тапканына сөенде. Берничә ел эчендә абый үзенә фатир да, машина да алды.

Мин абыйның уңышларына сөенергә тиеш инде, тик нигәдер сөенеп кенә булмый. Юк, мин аннан көнләшмим. Сәбәбе башка, чөнки ул акча ягына яхшырып киткәннән бирле, аңа гаиләнең кирәге бетте.

Әти белән әни янына да сирәк килде, әллә нидә бер шалтыратты. Күпмедер вакыт әти белән әни үзләре шалтыратып, язып торган өчен генә аралаштылар.

Инде менә өченче ел абый безне тормышыннан бөтенләй сызып ташлады. Ул телефон номерын да алмаштырган бугай, чөнки искесе кайчан шалтыратсаң да «недоступен», интернетта язсаң да җавап бирми. Ә яңа номерын гаиләдә беркем дә белми.

Абый шалтыратмый да, язмый да, килми дә. Хәтта әти белән әнине туган көннәрендә дә, башка бәйрәмнәрдә дә котлауны кирәк дип тапмый. Үзе исән-сау, үз рәхәтенә яши, интернеттагы бите чит илдәге яллардан фотолар белән тулган.

1 ел элек абый өйләнде. Фотоларына караганда, йөзләгән кунак җыеп, бик купшы туй уздырган. Ә әти белән әнине чакырып та тормады. Чакыру түгел, хәтта өйләнәсен дә әйтмәде.

Хәзер аның башка тормыш, аралашу даирәсе дә башка. Тик әти-әнинең нинди гаебе бар соң? Алар гомер буе абыйга ярдәм итте, әти аның өчен кредит алды, ә бит ул вакытта абыйны аны түли алачагы да билгесез иде. Ә рәхмәте шушы булды.

Абыйның бар нәрсәсен югалтып, әти-әни янына тезләнеп, шуышып килүен телим. Аларның күзенә карап, үзенең беткән җан, кабәхәт икәнен аңласын иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100