«Берсе икенчесеннән өстәрәк»: күкрәгенә операция ясаткан җырчы врачлардан зарлана
Җырчы Слава (Анастасия Сланевская) пластик операция ясаткан. «Кай җиренә» дип сорасагыз, «кай җиренә ясатмаган» дию дөресрәктер – пластик хирург кулларын, корсагын, аягын, аркасын, ияген, күкрәген «дөресләгән», дип яза «СтарХит».
Җырчы операциянең тискәре яклары турында сөйләгән. Аны пластик хирург Тимур Хәйдәров «дөресләгән» – бу табиб җырчыларны матурлау юнәлешендә махсуслашкан икән. 43 яшьлек җырчы күкрәкләрен тарттырып куярга кушкан.
«Минем күкрәк болай да матур иде, аз гына тарттырып куясы бар иде. Операция өзеклекләрсез узды. Әмма, бер айдан соң лифчикны салгач, чак егылып китмәдем. Минем күкрәк кырыен күрсәтеп торган күлмәкләр киясем килгән иде», – дип зарланган ул.
Җырчы бу операциянең үзенә кыйммәткә төшкәнен сөйләп зарланган. Ул, шушы күкрәкләрен күрсәтмәс өчен, 1 ел буе ирләрсез яшәргә мәҗбүр булганын әйткән.
«Мин 1 ел стресста яшәдем. Мин яки лифчик кияргә мәҗбүр идем, яки оялырга. Көзгегә карарга ояла идем – бер ими өстәрәк, икенчесе астарак, ямьсез җөйләр», – дигән Слава.
Җырчы бозылган күкрәге, травма алган психикасы һәм ирләрсез яшәү сәбәпле алган рухи газапларын каплар өчен, клиниканы судка биреп, компенсация алмакчы булган. Әмма соңыннан бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләү яхшырак, дигән нәтиҗәгә килгән. Ул шул рәвешчә, бу хирургка баручыларны киметәм, язылучыларыма яхшылык эшлим, дип аңлата. Әмма язылучылары бу адымын мондый изге ниятләр белән генә түгел, язылучыларын арттыру, артык билгеле булмаган җырчының үзен танытырга теләве дип тә аңлый.
«Тимур, син тәнне матур ясыйсың, әмма күкрәккә тотынма», – дигән Анастасия табибка.
Слава былтыр бер бизнесмен белән аерылышуын әйткән иде, быел тагын шуның белән үк кавышуын әйткән. «Ул миңа 28нче тапкыр тәкъдим ясады инде», – дигән җырчы.