Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Берсе дә ошамый» – Иркә яңа фотоларын күрсәткән

news_top_970_100
«Берсе дә ошамый» – Иркә яңа фотоларын күрсәткән
Фото: Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Иркә табигать кочагында төшкән яңа фотолары белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан.

Фотоларны аның олы кызы Айсылу төшергән икән.

«Кайсы фото сезгә күбрәк ошый?» – дигән җырчы.

«Бөтенесе матур», «Барысы да искиткеч. Беренче фотодан бигрәк тә матурлык, сафлык бөркелә. Табигатьнең матурлыгы да чагылган. Афәрин, Айсылу!», «Кызыгыз – шәп фотограф», «Бик мату-у-ур фотолар. Айсылу маладис, ә әнисе бик чибәр», «Гел шулай шат күңелле булыгыз, төшенкелеккә бирелмәгез. Ирегез дә кайтыр, безнең урамда да бәйрәм булыр әле, могҗизаларга ышаныгыз...», «Бәхетле әнинең кызлары була. Син бик бәхетле, Иркә. Илләребез тынычлансын, Артурың әйләнеп кайтып, бәхетле хатын булып яшәргә язсын», – дип, җылы сүзләрен ирештергәннәр Иркәгә виртуаль дуслары.

«Берсе дә ошамый», – дип комментарий калдырган Данил Гарифуллин дигән бер кеше.

Аңа җавап итеп, Иркәнең кызы Айсылу итагатьле итеп: «Алай да яхшырак карагыз әле, зинһар өчен. Бигрәк матурлар бит», – дигән.

Фотолар: Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100