news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Берсе дә исән калмаган»: Audi зур тизлектә Toyota машинасына бәрелгән, өч кеше һәлак

news_top

Хабаровскида юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше үлгән. Авария иртәнге сәгать бишләр тирәсендә Карл Маркс һәм Дикопольцев урамнары чатында булган. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Якынча мәгълүматлар буенча, Audi A5 автомобиле йөртүчесе зур тизлектә хәрәкәт иткән, светофорның кызыл утына туктамаган һәм Toyota Caldina автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән.

Toyota йөртүчесе һәм 2 пассажиры урында ук үлгән. Авария вакытында автомобильдә 3 кеше булган, аларның берсе дә исән калмаган.

Үзәк район прокуратурасы тикшерү эше оештырган. Фаҗига булган урынга прокурор Денис Харитонов та килгән. Нигез булган очракта, тиешле чаралар күреләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар