news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Берничә тапкыр әйләнеп капланган машинадан кеше очып чыккан мизгел видеога эләккән

Иминлек каешын эләктергән машина йөртүче үзе салонда калган, ул җиңелчә имгәнгән.

news_top
Берничә тапкыр әйләнеп капланган машинадан кеше очып чыккан мизгел видеога эләккән

Украинаның Львов өлкәсендәге Корчин авылы тирәсендә 7 ноябрьдә коточкыч авария була. Шул мизгелләрне видеорегистратор камерасы төшереп алган. Бу кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Land Rover машинасы алдыннан бара торган автомобильне узып китә. Арттарак калган машинаның видеорегистраторы эшләп тора. Ул Land Rover автомобиленең узып китүен, тик үз полосасына таба чыгарга маташканда идарәсен югалтуын төшереп ала. Кроссовер асфальттан чыгып, юл кырыена төшеп китә. Аннары ул бераз шуып бара, берничә тапкыр әйләнеп, түбәсенә каплана.

Әйләнеп каплана торган машина тәрәзәсеннән бер мизгелдә кеше очып чыгуы күренә. Бу хатын иминлек каешын эләктермәгән булган. Якынча белешмә буенча, очып чыккан хатын бик җитди имгәнә, аны хастаханәгә илткәннәр. Машина белән идарә итүче ир-ат иминлек каешын эләктергән булган, ул җиңелчә генә имгәнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар