"Берничә тапкыр үлемнән калдым, әмма 63 яшькә кадәр җиттем". Чаллыда яшәүче инвалид үз көче белән 50 китап чыгарган һәм коттедж салган
Язучы Михаил Гоголев инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнә. Ул күп еллар 8 катта яшәгән һәм урамга чыгу аның өчен һәрвакыт газап булган. Үз йорты турында хыялланып ул автозапчастьләр, кәгазь һәм аяк киеме саткан.
Аның язмышы үзенчәлекле. Әгәр Михаил Гоголевның әдәбият өлкәсендәге уңышларын, мавыгуларын, сәяхәтләрен саный китсәң, “инвалид” сүзе бөтенләй онытыла. Хәер аның өчен һәр көн ниндидер каршылыкларны җиңү. Яшьлегендә алган очраклы имгәнү тормышының астын-өскә әйләндерә, дип яза "Челнинские известия" газетасы.
“Берничә тапкыр үлемнән калдым, әмма 63 яшькә кадәр җиттем, - ди Михаил. – Бу дөньяга аерым миссия белән туганмын дигән нәтиҗә ясадым. Үземнең бер өлешемне югалткач, тормышны чын-чынлап ярата башладым, юк кына әйберләрнең дә кадерен беләм. Иртән уянып күзне ачуның могҗиза икәнен аңлыйм”.
20 яшьлек Михаил үзенең дуслары белән Кама буенда ял иткәндә бәлагә тарый. Егет ярдан елгага сикерә. Дәвалап булмый торган имгәнү ала һәм аякларына баса алмый. Ләкин шул вакытта ул үз-үзен кызганмаска һәм нәрсәнедер булдыра алмыйм дип уйламаска сүз бирә.
Шушы еллар дәвамында аның янына хатыны Әлфия була. Алар студент елларыннан ук таныш булалар. Әлфия Михаил өчен илһам чыганагы да, шәфкать туташы да, шәхси машина йөртүче дә була. 37 ел дәвамында алар шатлыкны да, проблемаларны да, күңелсезлекләрне дә бергә кичә.
Тик гаилә югалып, төшенкелеккә бирелеп калмый һәм тормышлары җайланып китә. Беренче машиналары “Москвич”ны алгач ничек өенә алар! Шул машинага утырып Гоголевлар гаиләсе Польшага һәм Балтыйк буена сәяхәткә чыгып китә.
Гаиләсен җитеш, имин тормыш белән Михаил үзе тәэмин итә. “Йортыбыздагы барлык әйбер үз акчабызга алынды. Кредитлар алмадык, - ди Михаил горурланып. – Әлбәттә, күңелсез хәлләргә тарыган вакытлар булды, әмма барысы да яхшы тәмамланды”.
Алар автозапчастьләр сата торган бизнес ача. Бизнес аларга үз йортларын төзеп бетерергә мөмкинлек бирә. Гаилә шәһәр читендә төзелеп бетмәгән йорт сатып алган була. Хәзер бу йортка карау да куандыра: гараж, инвалид коляскасына җайлаштырылган киң бүлмәләр. Каминнан, йорт хуҗасы ясаган картиналардан җылылык бөркелеп тора.
Михаил Гоголевнның төп иҗади эшчәнлеге, әлбәттә әдәбият. Ул балалар, олылар өчен 50 китап бастырган. Абруйлы әдәби бәйгеләр лауреаты булган, инвалидларның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә казанышлары өчен тапшырыла торган “Филантроп” халыкара премиясенә өч тапкыр лаек була. Россия язучылар союзының җирле бүлек рәисе вазифаларын башкара.
Хәзерге вакытта Михаил үзен тулысынча иҗатка багышлый. Коттеджда яшәү, үз хисабына китаплар чыгару өчен элек тупланган акчалар ярдәм итә.
“Балалар һәм олылар өчен ике китап бастырырга әзерләдем, - диде ул. – Үз җырларымны җыентык итеп туплавыма да сөенәм. Әгәр күңел җырлап тора икән, ул кадәр өметсез, нурсыз түгел әле. Эшләвемне дәвам итәм. Италиягә барырга хыялланам”.